Шигърият

ГАДИ БУЛЫП КАЛЫЙК

Тар күңелле, горур кешеләрне,
Никтер беркайчанда сөймәдем.
Киңәш сорап алар каршысына,
Һич бервакытта да килмәдем.

Миңа калса синең соравыңа,
Җавап бирмәс андый кешеләр.
Аларга бит туган-туган түгел,
Беркем түгел якын күршеләр.

Үз-үзеңне генә яратып-сөеп,
Бик кыендыр гомер итүе.
Хәлең ничек диеп сораганда,
Горур булып, дәшми китүе.

Ничек кенә җирдә яшәсәңдә,
Вакыт көтми,үтә гомерләр .
Гади булыйк, һәрбер кеше өчен,
Ачык булсын безнең күңелләр.

Тар күңелле, горур кешеләрне,
Никтер яратмыймын,сөймимен.
Киңәш бирәм, булганымны бүләм,
Мин башкача яши белмимен.

САБЫРЛЫКЛАР БИК КИРӘК
Сабырлыкны ярты иман диеп,
Борынгылар белеп әйткәннәр.
Сабырларның урыны оҗмах түре,
Дип сөйлиләр иде өлкәннәр.

“Сабыр төбе-сары алтын улым,
Тешне кысар чаклар күп булыр.
Сабыр итеп-морадыңа җиткән,
Көннәрең дә әле бер туыр” .

Дип кабатлый иде бик еш әнкәй,
Биктә сабыр иде ул үзе.
Алтын хәреф белән йөрәгемә,
Язылып калды әйткән һәр сүзе.

Әнкәемнең шушы сүзләренә,
Яши-яши кабат инандым.
Сабыр итеп яши алсам әгәр,
Тулы булыр иде иманым.
Ф.Мөхәммәтҗан.

Гаиләң-җылы учагың

Гаиләң-җылы учагың

Каршы алсыннар өеңдә
Балалар җәеп кочагын.
Яшәүгә ямь,дәрт өстәсен
Гаиләң-җылы учагың.

Үз итсеннәр туганнарың,
Артып торсыннар дусларың.
Якты сибеп дөрләп янсын
Гаиләң-җылы учагың!

Олыгайгач юксынырсың
Тормышыңның матур чагын.
Җылысыннан ташламасын
Гаиләң-җылы учагың.

Дуслыкка,бергә яшәүгә
Тартыла ул кеше җаны.
Бәхетле,гомерле булсын
Гаиләң-җылы учагың.

Фәнәвис Дәүләтбаев

 

***

Бер шырпыдан кабызырга мөмкин
Җылы учак!
Учак сүнмәс, өстәп торсаң утыңны
Кочак-кочак!
Гаилә дә бит тиң учакка-
Анда җылы!
Өстәп торсаң җан җылыңны,
Яратуны!
Теләр идем һәммәгезгә-
Гаилә-учак!
Бәхет, шатлык, саф мәхәббәт
Кочак-кочак!!!

Гөлара Шәрипова