Студент сүзе

“Безнең авылда кибет юк, налогы бик күп булганлыктан яптылар” (ФОТО)

Иртә таңнан торып, теплоходта Ташерка авылына таба юл тоттык. Беренче тапкыр әлеге транспорт чарасында елга буйлап барабыз. Биткә салкын җил исә, дулкыннар шаулый, салмак кына теплоход гөжелди, каршыда чиксез киңлек. Шәһәр тормышының ыгы-зыгысы, машинадан чыккан төтен исләре, бетмәс-төкәнмәс хәрәкәт – барысы-барысы да онытыла. Бар сихри мизгел һәм шул мизгелнең каһарманнары – без. Әмма сәгать ярымлык рәхәттән соң вакыйга бераз гына үзгәреп китә.

Алга таба

Җәй-2017: печән, исерек йөзләр, кыска итәкләр

Дөресен генә әйткәндә, минем җәем тик июльдә генә башланды, чөнки май-июнь айларында мине һәрбер студентны кебек үк бер генә әйбер борчыды – ул да булса сессия. Әле берәү генә булса ярар, параллель рәвештә өстәмә белгечлек алганга күрә – икәү бит алар. Ничек тапшырганымны… аны мин генә беләм, шулай да көзгә калмадым, һаман да стипендия алам.

Алга таба

Тешең кәкре булса, нишләргә?

Иң беренче чиратта, прикусның (тешләрнең тигезсезлеге) дөрес булмавы кешенең тышкы кыяфәтен боза. Күп кенә кеше өчен балачактан ук килгән теш рәте бозылу җитди комплекслар тудырырга, тулы канлы тормыш алып барырга комачауларга мөмкин. Алай гына да түгел, бу саулык өчен зыянлы. Прикусның сәламәтлеге белән медицинаның ортодонтия бүлеге шөгыльләнә.

Алга таба

Казанда халыкара саммит старт алды

19-20 октябрь көннәрендә Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә «Телләр һәм мәдәниятләрнең Халыкара саммиты» («Международный саммит языков и культур») уза.

Алга таба

Гаҗәеп җәй: сәлам, Америка!

Америка дигәч кешенең башына иң беренче нәрсә килә? Әлбәттә ул – Нью-йорк, Лос Анджелес, Голливуд, Майами һ.б. Һәрберебезнең анда барып, шушы шәһәрләрне, танылган җирләрне күреп кайтасы киләдер. Америкада төшерелгән кинолар буенча без анда ничегрәк яшәгәннәрен, нәрсәләр бар икәнен күз алдына китерә алабыз: юлдагы сары полосалар, бөтен җирдә диярлек яшел чирәм, гади кешеләр, бәйрәмдәге кызыл стаканнар, күңел ача белән торган студентлар.

Алга таба

КФУда күпмилләтле илдә туган телләрне саклап калуга багышланган конференция узачак

19-21 октябрь көннәрендә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Күпмәдәниятле җәмгыятьтә туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар” темасына халыкара фәнни-гамәли конференция узачак.

Алга таба

Илгизәр Хәсәнов: «Талантны да бит әле камилләштерергә кирәк»

60 яшьлек юбилеен яраткан тамашачылары алдында каршы алырга әзерләнүче Илгизәр Хәсәнов: “театр училищесына керергә әзерләнеп йөргәндә, гаиләдә “ярый, кереп карасын инде, кермәсә шуннан соң туктар”, – дип миннән башка гына сөйләшү булган.

Алга таба

Ырынбур шәле Гинесслар рекорды китабына керде!

Быелгы “Ырынбур мамык шәле көннәре” акциясе дала халкы өчен яңа рекорд белән истә калачак. 15 октябрь көнне “Оренбуржье” спорт комплексында үткәрелгән XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә катнашучыларга иң зур шәл тәкъдим иттеләр. Әлеге казаныш Гинесс рекордлары Китабына теркәлде.

Алга таба

Бушка нәрсә бирәләр? Белем!.. (ФОТО)

Узган атнада КФУның филология институты базасында Айдар Шәйхин җитәкчелегендә оешкан «Гыйлем» интернет проекты кысаларында «Хәлбуки» фәнни лекторийлар циклы яңа сезонын ачты. Беренче лекторий «Нобель бүләге 2017» темасына багышланган иде.

Алга таба