Студент сүзе

Куркыныч хәл…

Татарстанда яшәп, татар телебезне мәктәпләрдә укытуны куркыныч хәлгә ничек җиткердек? Күп ата-ана мәктәпләрдә татар телен факультатив рәвешендә генә калдырып, рус теле һәм чит тел сәгатьләре белән бер тигез укытмауны куәтләп чыктылар. Үзен татар дип горур атап йөргән һәр кеше өчен дә бу бик куркыныч һәм авыр хәл.

Алга таба

Удмурт татарча сөйләшә. Татар татарча сөйләшә алмый?

Бүгенге көндә туган телебез – татар теленә каршы бик каты, астыртып көрәш алып барыла. Татар теле дәресе мәктәпләрдә факультатив фән буларак кына укытылса, телебезнең, милләтебезнең киләчәге  булырмы икән?

Алга таба

Бабайларны сагынып

Безнең кадерле әби-бабайларыбыз авыр сугыш елларында үскәннәр. Биш ел буе дәвам иткән бу сугыш аларның балачакларын, нәни чак шатлыкларын урлаган. Сугыш күпләрнең киләчәген, хыялларын җимергән һәм, бер сүз белән әйткәндә, язмышлар язылышын хәл иткән. Минем ата-бабаларыма да сугыш авырлыкларын кичерергә туры килә.

Алга таба

Бэйрэм

Рәхмәт тә әйт, кул да ю, яки бу атнада нинди бәйрәмнәр көтелә?

Кеше психологиясе бигрәк сәер нәрсә инде. Югалтып карамыйча — бернәрсәнең дә кадерен белмибез, аткан таңнарга гадәти күзлектән карыйбыз, хәтта елмаерга иренеп йөргән вакытта да бар гаепне һава торышына сылтап калдырабыз. Ә иң начары — безнең хәтта бәйрәмнәребезнең исемлеге дә елдан-елга бер үк төрле, үзгәрешсез күчеп бара…

Алга таба

bea-2

Җәйгә комиссия аша

Җәйне ничек үткәрдем? Бу сорауны кеше мәктәптә укый башлаганнан бирле ишетә инде. Өч айлык ялдан соң беренче уку көнендә үк өй эшенә бирелгән иншаның исеме яңгырагач, ихтыярсыздан җәй көннәрендә ниләр эшләгәнне искә төшерә башлый. Алга таба

Барысы да «сатлык» татарның үзеннән башланды

РФ Президенты Путинның «Заставлять изучать человека язык, который родным для него не является, так же недопустимо» дигән фикереннән соң татар теле тирәсендә барлыкка килгән шау-шу күпләребезне уйланырга мәҗбүр итте. Алга таба

Өлкәннәрнең нигә кирәге бар?

Бер әкият искә килеп төште. Борын-борын заманда булган ди бер патша, аның бик тә сәер карары булган. Аерым бер яшьне үтеп киткәннәрне, ягъни картларны үтертә торган булган ди бу. Шулай бервакыт патшалыкта кыенлыклар, чишә алмый торган мәсьәләләр килеп чыккан. Алга таба

Алтын көздә җылы сүз…

Бүген Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең актлар залында хөрмәтле укытучыларыбызның һөнәри бәйрәменә һәм Халыкара өлкәннәр көненә багышланган “Алтын көздә җылы сүз” исемле бәйрәм концерты булып узды.

Алга таба

“Эх, Алсу, утыз ягына чыктың”, ягъни җәйге ялым

Җәй. Мәктәп укучылары өчен ял сүзе белән ассоциация уятса, без, студентлар өчен, бераз куркыныч һәм дулкынландыргыч ел фасылы. Җәй башлана икән, димәк сессия килеп җиткән. Шуңа, һава торышы үзгәреп, урамда кояш кыздыруга карамастан, безнең өчен җәй җитә дигән сүз түгел әле бу. Алга таба

Вакыт үзгәртәме?

Гади генә каникул турындагы сочинениены безгә кечкенә сыйныфлардан ук яздырып киләләр иде. Шул бер үк сочинение темасы, нигә узгәртмилэр соң, башка темалар да күп инде юкса. Ләкин, бактың исә, бу безнең узебез өчен кирәк икән. Алга таба