РЭМ УРАСИН: «Татар музыкасы – искиткеч!»

Барысына да өлгерү мөмкин дә түгел. Һәм бу факт минем күңелемне дә төшерә: эшлисе эшләр күп, ә вакыт бик аз… Менә, күз сал әле!
Һәм ул үзенең эш планнарын күрсәтә. Смартфонның экра­нына багам…

Пианист рэм урасин. Татарстанның халык артисты. Казан дәүләт Консерваториясе доценты. 1976 елда казанда туган. Биш яшеннән консерватория каршындагы музыка мәктәбендә фортепиано классында укый. 1994-2001 елларда Мәскәү консерваториясендә белем ала, шунда ук профессор Лев Николаевич Наумов җитәкчелегендә ассистентура-стажировка уза. 15 яшендә мәскәүдә үткән шопен исемендәге халыкара яшүсмерләр конкурсында җиңү яулый, тагын өч елдан Шопен исемендәге XIII Халыкара яшүсмерләр конкурсында лауреат булып таныла. Шул чакта аны «гаҗәеп татар» дип атыйлар, чит ил газеталарында хәтта Шопенның үзе белән чагыштыралар. Монте-Карлода халыкара конкурста гран-при яулый (2001). Алмания, Франция, Швейцария, Австрия, Италия, Польша, Словакия, Исландия, Япония, Тайвань, Австралия һәм башка чит илләрдә чыгыш ясап, тамашачыларның кайнар алкышларына ия була.

– Беренче соравым бик гади тоелыр: син ничек барысына да өлгерәсең?

– Өлгереп булмый шул. Барысына да өлгерү мөмкин дә түгел. Һәм бу факт минем күңелемне дә төшерә: эшлисе эшләр күп, ә вакыт бик аз… Менә, күз сал әле!
Һәм ул үзенең эш планнарын күрсәтә. Ә ул планнар смартфонның бер экра­нына гына сыймый, бармагы белән аска, һаман аска төшерә…

– Бәлки кайсыннандыр баш тартыр­гадыр?

– Син нәрсә? Ничек?
Һәм шунда ук рәхәтләнеп сөйли башлый. Менә тиздән Мәскәүдә аның концертлары башлана. Ә ул анда – дөньяда бердәнбер кеше! – Шопенны тулысынча уйнаячак (бөек Шопенның барлык әсәрләрен үз эченә алган ун­бер концерт циклы моңарчы Казанда, Екатеринбургта һәм Варшавада узган иде). Ә аңарчы аның укучылары Про­кофьев сонаталарына багышланган концерт куячак (үзе катнашында). Аннан Святослав Рихтер фонды оештырган Тарус шәһәрендәге фес- тиваль һәм җәйге мәктәп (җиде ел рәттән сәнгать җитәкчесе буларак чыгыш ясый)… Кыскасы, сокланырга гына кала. Һәм ул әлеге исемлектән бер генә пунктны да төшереп калдырмаячак.

– Әйдә, алайса, антология турында сөйләшик. Белүемчә, эшнең бер өле­ше инде тәмамланган?

– Әйе. Әлеге проектны мин моннан берничә ел элек Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән башла­ган идем. Инде ике диск яздырылды, ә барлыгы бишәү булачак. Татарстан композиторларының фортепиано музыкасы антологиясен төзү идеясе Казанның меңъеллыгына бары тик татар музыкасыннан гына торган кон­цертка әзерләнгән чакта туган иде. Шул вакытта мин үзем өчен киң җәмә­гатьчелеккә артык билгеле булмаган берничә композиторны ачтым. Һәм шунда уйлап куйдым: алар язылырга тиеш. Татар классикасының бөтен ал­тын фонды бер коллекциядә булырга, яңгырарга тиеш! Моңа кадәр андый тәҗрибә әле булмаган. Билгеле ки, Рөстәм Яхин, Марат Сираҗетдинов, Флора Хәсәноваларның гаҗәеп хезмәтләре бар. Ләкин, беренчедән, минем өчен заманча язмалар булуы һәм аларның үзем теләгәнчә яңгы­равы мөһим. Икенче төрле әйткәндә, бу үзенә күрә популярлаштыру һәм мәгърифәти максатларны куйган сән­гати кызыксыну.
Икенчедән, татар кешесе буларак мин һәрвакыт һәм һәркайда туган мәдә­ниятем белән бәйләнешне өзмәдем, милли музыканы Татарстаннан чит­тә дә алга сөрдем һәм әле дә шул юнәлештә эшлим.

– Ә милли музыканы ничек кабул итәләр соң?

– Искиткеч! Татар музыкасының бө­тен җир шарында тыңлаучыларның йөрәгенә үтеп керүен тоям мин.

– Антологияне туплау нинди прин­ципка корыла?

– Әлбәттә, татар композиторлары­ның фортепиано өчен язылган һәр нотасын яздырып булмый, әмма мин мөмкин булган кадәр тулы картинаны бирергә һәм татар музыкасы үсешен күрсәтергә тырышачакмын.
Шунысы да бар: күп кенә әсәрләрнең язмалары бөтенләй юк. Әсәрләр му­зыка мәктәпләре, училище, консерва­тория программасына кергән, алар­ны уйныйлар да кебек, ләкин язмалар бик аз – гаҗәп бит. Минем әнә шул бушлыкны тутырасым һәм күләгәдә калган әсәрләргә һәм тыңлаучылар­ның, һәм башкаручыларның игътиба­рын юнәлтәсем килә.
Әйткәнемчә, бүгенгә ике диск әзер. Шуларның беренчесе – Александр Ключарев, Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозафаров, икенчесе – Рөстәм Яхин иҗатына багышланган. Тагын ике дискка ХХ гасырның икенче яртысы композиторлары – Фасил Әхмәтов, Мәсгүт Латыйпов, Ренат Еникеев, Илдус Якупов, Алмаз Монасыйпов, Рәшит Кәлимуллин һәм башкаларның әсәрләре кертелде. Бер диск тулысынча үземнең транскрипцияләрдән торачак. Бу – эшчәнлегемнең бик мөһим өлеше, мин татар виртуоз концерт музыкасында үз өлешемне булдырырга тырыштым. Биредә Лист, Рахманинов, Плетневларның концерт программаларына таяндым.
Биш дисктагы антологиям Татарстан фортепиано музыкасын тиешенчә чагылдырыр, дип өметләнәм һәм аны мөмкин кадәр тизрәк тәмамлыйсым килә.

– Шопен мазуркаларыннан торган диск ничек язылды?

– Пианист өчен Шопенның бөтен мазуркаларын яздыру актерга, әйтик, Шекспирның барлык сонетларын яздыруга тиң. Бик җаваплы эш бу! Яздыру Дәүләт радио һәм тавыш яздыру йортының беренче студиясендә узды. Легендар урын: биредә Нейгауз, Софроницкий, Рихтер язылганнар. Дискның релизы Голландиянең Brilliant Classics фирмасы тарафыннан башкарыла.

Йолдыз гына димә…

– Шулай да кайвакыт минем тулы бер көнне бернәрсә эшләмичә үткәрәсем килә. Урамнарны урап узасы, яз исен тоясы, кафеларга кереп, кешеләрне күзәтеп йөрисе иде… Дөресен генә әйткәндә, соңгы тапкыр кайчан мондый мөмкинлегем булгандыр – белмим…
Гастрольләрдә булмаганда, Рэм вакытын шәһәрдән читтә урнашкан йортында – авылда үткәрергә тырыша икән.
– Миңа, һичшиксез, үз-үзем белән генә калу кирәк. Аз гына булса да. Инструмент белән күзгә күз «аралашу», композиторлар, аларның әсәрләре белән берьялгызым калу кирәк. Авылда катгый көн тәртибен бозмаска тырышам, әйтик, иртәнге биштә-алтыда уянам.

– Һәм шунда ук рояль артына утырасыңмы?

– Юк. Иртән иртүк уяну миңа алдагы көнемә яхшылап әзерләнергә, тиешле ритм алырга этәргеч бирә. Иртәләремне ашыкмый гына уздырырга тырышам: урамга чыгып керәм, укыйм… Аннан соң гына рояль артына утырам. Гомумән, көнемне бернинди интернетсыз башларга омтылам. Бүген бит кеше уяна да шунда ук виртуаль дөньяга чума. Бу исә башка кешеләр аның аңын яулый, көнен, фикерләү образын формалаштыра дигән сүз. Мин дә социаль челтәрләрдән файдаланам анысы, әмма көннең беренче яртысын музыка белән «аралашу»га багышларга тырышам.

Язманың ахырын журналның апрель санында укый аласыз.

Комментарийлар

  1. Дамир
    Сен 08, 2017 @ 02:05:22

    Афәрин! Тик аңлый алмадым — Салих абый Сәйдәшнең исеме төшеп калган. Нидән алай икән?

  2. дамир
    Сен 08, 2017 @ 02:07:07

    O Салих Сәйдәш музыкасы?

Комментарий язарга