«Көндәшләрне өйрәнеп тормыйм. Чыгам да, көрәшәм»

“Батырлар” төркеме көрәш сөючеләр өчен Инстаграм аккаунтында атнаның һәр якшәмбесендә көрәш журналистлары, хөкемдарлар, көрәшчеләр, белән туры эфирга чыга. Чираттагы эфир кунагы Россиянең спорт мастеры, билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы, “Тамашачы мәхәббәтен яулаган көрәшче” конкурсы җиңүчесе, Менделеевск егете – Ренас Кәлимуллин.

Ренасны көрәшергә кечкенәдән бабасы өйрәтә. “Сабантуйлар алдыннан һәрвакыт әзерли иде. Аннары үзе көрәш буенча түгәрәк алып бара башлады. Мин шунда йөри идем”. Беренче тапкыр сөлгене 8 яшендә кулына ала. Иң беренче җиңүе 16 яшендә яшьләр арасында Татарстан беренчелегендә була. 2014 елда билбаулы көрәш буенча ярышта беренче урынны яулый, аннары татарча көрәш буенча өчлеккә керә башлый. Бүгенге көндә исә үз үлчәү категориясендә аңа тиңнәр юк! Иң истә калган ярышы дип, Ренас 2016 елдагы тәүге Татарстан чемпионатын атый. Ул анда җиңүче исеменә лаек була. “Дөнья чемпионатыннан соң ук үткәрелде, җиңәрмен дип уйламаган идем”, – ди.

Берничә ел дәвамында 85 кг үлчәү авырлыгында көрәшеп килә, хәзерге вакытта 80 кг авырлыкта бил алыша. Ренас фикеренчә, 80 кг үлчәү авырлыгында көрәшү җиңелрәк, чөнки үлчәү авырлыгы зуррак булган саен, көч тә күбрәк була. Иң көчле көндәше дип Илмир Төхвәтуллинны атый. Бүгенге көндә көчле яшь көрәшчеләргә Әлмәт командасыннан Рамил Синякаев, Марат Кәримов, Раил Сәләхетдиновны кертә. Үзе баштарак мәлләрдә Илдар Гиниятуллин көрәшүен яратып караган.

Ренас атнага биш тапкыр тренировкага йөри. Туган шәһәрендә тренировкаларда бил алышырга кеше булмау сәбәпле, еш кына зур ярышлар алдыннан Түбән Камага йөреп әзерләнә. Ярышларга әзерләнгәндә “вес куа”. Һәр тренировкадан соң, канатта, турникта күнегүләр уздыра. Келәмгә чыкканчы, көндәшенең көчле һәм көчсез якларын барлап анализлап утырмый, чыга да көрәшә генә икән! Ярышларда хөкемдар “свисток” бирү белән, прием ясарга һәм  көндәшен күтәреп салырга тырыша. “Ярышлардан соң тиз тернәкләнәм: 1-2 көн ял итәм дә, янә тренировкаларга йөри башлыйм”, – ди. Җиңүгә ирешү өчен Ренас чыдамлылык, көрәш техникасын яхшы белү, физик һәм мораль яктан әзер булу кебек факторларны атый.

Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә 1 курста тренерлыкка укый. Беренче белемен Түбән Кама шәһәрендә ала. Инженер-механик һөнәрен үзләштерә. Көрәшченең планнарына килгәндә, Данил Галиев ярышлары алдыннан Зәй районына күчәргә җыена. Көрәшергә генә түгел, бәлки яшәргә.

Ренаска зурдан-зур уңышлар һәм җиңүләр теләп калабыз!

Сафин

Комментарий язарга