«Республика Татарстан» төшеп кала язды

Декларация текстны беренче булып кем укыган? Фәндәс абый Сафиуллин. Ул чакта ТАССР Югары Советы депутаты, ракета гаскәрләренең Казан югары хәрби инженер-командирлар училищесы мөгаллиме.

Декларацияне кемнең укуы артык игътибарга лаеклы факт түгелдер. Әмма минем өчен ул горурланып искә алырлык зур вакыйга булды. Әзер Декларация текстын кулыма тоттырдылар да, Югары Советка, телевидение һәм радио аша бөтен республикага укырга дип, трибунага чыгардылар. Алдан үзем әзерләгән кереш сүземнән соң Декларация текстын укып бетергәч, депутатларның, Югары Совет утырышына чакырылган барча халыкның, аягүрә басып, залны тетрәтеп алкышлаулары тынгач, урыныма барып утырдым. Бетте-китте шуның белән бу фактның формаль эчтәлеге.

Ә бөек тарихи вакыйга – ул Декларацияне кабул итү. Суверенитет өчен көрәшү дә кинәт кенә 1990 елда гына туган идея түгел. Аның «биографиясе» шактый озын. Автономияле Татар Совет Социалистик Республикасының дәрәҗәсен союздаш республика итеп күтәрергә омтылу, СССР оешканнан ук, 1922 елдан бирле, бертуктаусыз дәвам итеп килде. Корбаннары да аз булмады. Башта СССРда дүрт кенә союздаш республика иде. Казакълар, үзбәкләр, таҗиклар, кыргызлар, төрекмәннәр, мәсәлән, безнең кебек үк РСФСРда иделәр. Соңрак аларны, бернинди декларацияләр кабул итүләрен көтеп тормыйча, РСФСРдан аерып, союздаш республикалар итеп, башка чыгардылар. Безгә ул ирек өстән бирелмәде.

Сиксәненче елларның ахырында башланган СССРны үзгәртеп кору гамәле Татарстанны да союздаш республика итү мөмкинлеген ачты. 1990 елның язында Татарстаныбызның тарихында бердәнбер, чын демократик сайлау-сайлану белән, чын халыкчан легендар парламентыбыз булдырылды. Менә шуннан кабынып китте инде суверенитет өчен көрәш.

Аның Югары Советка кертелгән биш проектын тикшерү 1990 елның 29 августында башланып, ике көн дәвам итте. Мин дә ун минутлык чыгыш ясадым. Бик каты кул чабып хупладылар. Суверен Татарстанның яңа исемен дә тәкъдим иткән идем: «Татарская АССР урынына – «Республика Татарстан» («Татарстан Республикасы»). Анысына да шаулап кул чаптылар. Болары әле мактануым түгел. Шуңа әзерләнү генә. 30 август көнне Декларациянең биш проектыннан бер уртак проект булдыру өчен 29 кешедән килештерү комиссиясе төзелде. Аларны Югары Совет рәисе Минтимер Шәймиев тәкъдим итте. Андый комиссиянең саны икегә бүленми торган булырга тиеш. Депутат Анатолий Васильев өстәп, мине тәкъдим итте. Анысына да кул чаптылар. Минтимер Шәймиев шарт куйды: комиссия составы әзер, җитәрлек, ә Фәндәс Сафиуллинга бер депутат кына каршы булса да, үткәрмәскә! 250 депутатның берсе генә дә каршы килмәде! Менә монысы белән, чакырылмаган кунак сыманрак үтсәм дә, ничек инде мактанмыйсың?

Комиссиягә Минтимер Шәймиев үзе кергәч, тагын бүленмәс 31 булдык. Килештерү комиссиясе утырышында республиканың исеме Татарская Советская Социалистическая Республика (ТССР) дип калдырылды. Утырыш тәмамлану белән, проектның кулдан язылган текстын чистага күчереп утырган машинистка кызлар бүлмәсенә депутат Дамир Сираҗиев мине ияртеп алып керде дә, хата киткән дип, «ТССР»га сызыкча аркылы «Республика Татарстан»ны өстәп тә куйды.

Әзер Декларация текстын Югары Совет трибунасыннан халыкка җиткерүне, Дамирның тәкъдимен хуплап, килештерү комиссиясе миңа тапшырды. Халык депутаты, Кәрим Тинчурин исемендәге театрыбызның баш режиссеры, инде мәрхүм Дамир Сираҗиев тарафыннан өстәп яңартылган, төшеп кала язган исемебез – «Республика Татарстан»ны – аеруча басым ясап, очардай канатланып уку бәхете – үзе ни тора! Ул онытылмас минутлар Татарстаныбызның дәүләти суверенитеты өчен гомуми көрәшебездә минем өлешемә бирелгән бәянең иң югары ноктасы булып калды.

Халкыбызның, республикабызның язмышына кагылган, хәлиткеч тарихи вакыйгаларның үзәгендә кайнау, көрәшү – алар минем шәхси язмышымда, бәлки, иң бәхетле көннәрем, елларым булгандыр.

Комментарий язарга