Мең рәхмәт! (ФОТО)

12 февральдә Кәрим Тинчурин исемендәге театрда «Мең рәхмәт» проекты кысаларында шагыйрь, популяр җырлар авторы Ирек Габдрахмановның “Җырлы язмыш” дип исемләнгән иҗат кичәсе булып узды.

Татар эстрадасының популяр җырчылары Ландыш Нигъмәтҗанова, Гөлназ Сираева, Гөлнара Габидуллина, Рәсим Низамов, Римма Никитина, Мәскәү кунаклары Гүзәлия, Хәким, Марат Яруллин һәм башка бик күп җырчылар бер сәхнәдә тамашачыны үзенең матур җырлары белән сөендерде. Иҗат кичәсендә катнашкан һәрбер җырчы матур чәчәк бәйләме һәм рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Концертта яңгыраган җырларның авторы Ирек Габдрахманов бүгенге көндә Германия шәһәрендә дәвалану уза. Авыру булуга карамастан, ул йөзләгән җырлар иҗат иткән. Аның ике хыялы бар. Беренчесе — туган ягына кайту. Икенчесе исә, шигъри җыентык – китап чыгару. Әлеге хыялларны тормышка ашыру максатыннан, “Мең рәхмәт” проекты, Арча якташлар җәмгыяте, Тинчурин театры һәм дистәдән артык мәгълүмати партнерлар берләшеп, “Җырлы язмыш” хәйрия кичәсен үткәрделәр.

Концерт җыр-бию белән генә чикләнеп калмады. Театр фойесында татар китапларын, шул исәптән, Зәмирә Сәмигуллинаның “Кем син, насыйп яр? әсәрен, “Байлар” чәен сатып алырга мөмкин иде. Кечкенә генә уен да уйнаттылар. Тамашачылар концертның матур мизгелләрен төшереп, Инстаграм битләренә #ҖырлыЯзмышИрекГабдрахманов хэштегы белән фото кертте. Кичә азагында иң күп лайк җыйган җиңүчене билгеләп, истәлекле бүләкләр бирделәр.

Тамашачылар күңеленә концерт хуш килде. “Барлык җырчыларның да иҗатлары белән кызыксынабыз. Концертта чыгыш ясаган һәрберсен яратып тыңладык. Тере тавыш, матур, якты утлар, җылы атмосфера күңелгә үтеп керде”, — дип, үз фикерләрен белдерделәр. Ирек абый иҗат иткән шигырь, җырлар һәм биюләргә үрелеп барган кичә бер сулышта үтеп китте. Концертның матур мизгелләрен фотолардан күрә аласыз.

Лилия Лилия1 Лилия2 Лилия3 Лилия4 Лилия5 Лилия6

Чулпан Гарифуллина фотолары

Комментарий язарга