Резеда Гобәева шигърияте

Резеда Гобәева 1988 елда Балтач районы Арбор авылында туа. 2011 елда Казан дәүләт университетынының татар филологиясе һәм тарихы факультетын тәмамлый. «Гади була алмый ярату…» (2006) исемле китап авторы.

Кызыма

Мин бәхетнең күзләренә багам,
Кочагыма алам, иркәлим…
Бу дөньяның бөтен яме, гаме –
Синдә, балам, синдә икән бит!

Зур күзләрен ачып елмая ул,
Бар да әле аңа өр-яңа!
Үз-үзеңә бүләк ясыйм дисәң,
Бала тудыр икән дөньяга!

Әниләрне чынлап аңлыйм дисәң,
Ана булып кара икән ул.
Балаң өчен борчылулар гына
Тирән утка сала икән ул…

Бу дөньядан хаклык эзлим дисәң,
Дөреслекне үзең тудыр икән…
Синнән дә саф хаклык бармы җирдә?! –
Күзләреңнән фәрештәләр үпкән…

Мин бәхетне кочагымда тоям,
Җавап итеп берни эзләмим…
Бу дөньяда синсез күпме гомер
Ничек кенә, ничек түзгәнмен?!

 

Төн

Өзлексез яңгырга юанып,
Тәрәзәм артында төн тына…
Ә йөрәк,
Кылт иткән һәр хискә уянып,
Бер яна, бер туңа…
Тынлыклар
Тын гына калкына,
Галәмдә төн инде –
Бер тула…
Сулышым өрәм дә тәрәзгә,
Үзем дә
Тораташ тынлыкка әйләнәм…
Ә уйлар куыша-куыша
Бербөтен бушлыкка бәйләнә…
Колакта гел бер көй –
Хисләрдән узган ул,
Тик барыбер
Әйләнә, әйләнә…
Ялгызлык гадәте
Гел шулай
Җырлардан юаныч
Эзләүдән башлана;
Үткәнгә кайтудан,
Һәр хыял-өметкә
Ясаудан ташлама…
Сабырлык барлаудан,
Чарлаудан сүзләрне…
Кадерле буладыр хисләрнең
Киштәгә тезгәне…
Ә сүзләр…
Ә сүзләр бу төндә
Кадерен югалтыр…
Һәм иртән
Җан тулы бушлыкта
Тәрәзәм артында
Тын гына таң атар…

 

Казан

Бу биек йортларың артында
Ни серләр саклыйсың син, Казан?!
Даһиларың сиңа данлы җырлар,
Шагыйрьләрең күпме юллар язган!

Урамнарың урап бетергесез,
Килә адашасы аларда…
Үзәгеңә каян баксаң да гел
Калкып тора горур манара.

Бетмәс серләр саклый Кабан күле,
Күпме җиңү тарихыңда, күпме газап…
Син чорларны уяу үтә белгән,
Мең сынауны җиңгән, и Казан!

***
Мин риза…
Җыр булып салынган авазның
Җан булып кайтуы хакына.
Шул җырга ымсынып, йолдызлар
Йөзәрләп, меңәрләп атыла…
Әрнетә күңелне
Өзлексез –
Җырланмый калганы, җан тырнап…
Атылган йолдызлар хакы бар –
Янып та куярсың ялкынлап…
Китмәскә сүз куеп,
Ашкыну
Алдапмы йөдәткән чагында,
Уеннар чын булып әйләнсә,
Хаклыкның йөзенә чалынма…
Көтәсе юлларда –
Үгетләү,
Үкенү, тәүбәләр, вәгъдәләр…
Ут бармы тәрәзә артында? –
Карадан тегелгән пәрдәләр…
Китәргә ашыкма.
Таңнарда
Бер җырга сыеша бар галәм.
Җилләрдә тирбәлә моң булып:
«Син минем бергенәм, бергенәм…»

 

***
Сары яфрак булып оча бу җан,
Көзләр булып җилдә тирбәлә.
Илереп елар исәрлегем өчен,
Хаталарым өчен тиргәмә.

Өзелеп төшәр миләш тәлгәшендә
Соңгы яме гүя бу көзнең…
Гамьсез генә мәнсезләнә күңел,
Син аклыйсың, ә син гел түзем.

Югалырдай булып юл алам да,
Борылырга табам сәбәпләр.
Синнән мине чакрымнар түгел,
Аералар бары сәгатьләр.

Сары яфрак оча көзге җилдә,
Төшәр-төшмәс һаман уйнаклап…
Онытырга теләп талпынам да,
Исемеңне йөрим кабатлап…

 

***
Син юл кебек…
Чиге дә юк микән? –
Әллә инде эзләп табасы?..
Чикләр узгач, җан да бушар иде,
Ярсуларның булса чамасы…
Тузан тузгып калган олы юлга
Яланаяк чыккан чагымда,
Син таш булып гәүдәләндең никтер,
Бер җансыз таш җирнең кочагында…

Мизгелләрне саный-саный үткән,
Чакрымнар атлап киленгән…
Үзең юлмы, әллә юлчы микән,
Акка кара белән киенгән?..
Ташка басар өчен йә корычтан,
Яки таштан кирәк аяклар…
Бәрхет чирәм дәва булыр бермәл,
Сиңа дигән догаларым саклар…

Мин йөгерәм болынлыкка таба
Яланаяк, рәхәт чирәмнән…
Янда гына юл шаукымы, ләкин
Ул газаптан кабат чирләмәм…
Башкалар да юлга чыгар әле,
Яланаяк түгел – туфлидән…
Үкчәләрдән эзләр калыр микән –
Мин үткәне эзсез үтелгән…

Син юл кебек… Башы да юк микән,
Ә ахыры – еллар исәбе…
Яшеллектән кабат юлга чыгып,
Кабат дәштем инде: исәнме!

 

***
Мин сине бер көйгә салдым да,
Җыр итеп тудырдым:
Агыла-агыла
Моң булып,
Сүз булып,
Эз булып…
Көйләдем, ятладым сүзләрен –
Җыр итеп яздым да,
Шул җырдан
Тилереп мин сине
Эзләдем…

Тамчылап учыма җыйдым да,
Хис итеп тудырдым
Мин сине…
Җылыта,
Куркыта,
Сулкыта
Исемең…
Учымны ачтым да
Очырдым
Гел син дип шашынган
Хисемне…
Тик саклыйм исеңне,
Төсеңне…

Сүзләрдән мин бәхет үрдем дә,
Бер хыял булдырдым
Үземә…
Ашкына,
Талпына
Һәм тына –
Күнегә…
Син диеп тудырган хыялдан
Моң тамар мизгелдә,
Кан кылы киселә
Өзелә –
Түз генә,
Түз генә…

Комментарий язарга