Резеда Сәләхованы котлыйбыз!

Бүген, 8 декабрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Резеда Сәләхованың туган көне. Резедә, сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз!

Яңадан яңа иҗади уңышлар, илһам чишмәсе саекмасын. Иң мөһиме исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез.  Яңадан-яңа матур рольләр алып, тамашачыларыңны куандырып яшә!

 

_rotator

Комментарий язарга