Мин китәргә булдым яшьлектән

«Идел» журналының август санында шагыйрь Рифат Сәлахның «Мин китәргә булдым яшьлектән» дигән башисем белән шигырьләр циклы басылып чыкты. Шагыйрь яшьлектән нигә китәргә булган икән соң? Укыйбыз.

Салкын җәй

Тәрәзләрне ябып җәйгә кердек,

Ак каеннар япкан шәлләрен.

Күктән кайнар кояш эзләп йөреп,

Тирә-юньне күпме әйләндем.

Тирә-юньдә соргылт болыт кына,

Таныш түгел миңа, ят алар.

Зәңгәрлекне каплап киткәннәр дә

Тезелешеп күктә яталар.

Давыл чыкты… Ак кар бөртекләре

Тупыллардан яумый нигәдер,

Алар кайнар тузан баскан җәйгә

Сафлык өстәр өчен иңәдер…

Тәрәзләрне ябып җәйгә кердек,

Ак каеннар шаулый тын гына.

…Моның кадәр салкын булмас иде

Бер җылы сүз әйтсәң син миңа.

Онытыгыз!

Татар телен, әйдә, онытыгыз,

Өйрәнгәнен сызып ташлагыз.

Татар тәэсиренә бирешмичә

Өр-яңадан яши башлагыз!

Яшәгез сез надан, мокыт булып,

Бөек ил бу диеп сөенеп.

Сүнгән учак кебек пыскып кына

Сез бетәрсез монда сүрелеп.

Татар йогынтысы кагылмасын

Илгә, телгә, сезнең нәселгә.

Кагылмагыз бүтән, табу төшсен

Казан белән бәйле һәр сергә.

Табу төшсен башка милләтләргә,

Табу төшсен башка фикергә.

Аяк асларында буталмасын

Комачаулап җирдә йөрергә.

Сез бит монда килмешәкләр түгел,

Бу тарихи асыл җирегез.

Монда гына тыныч яшәгез дә,

Тыныч кына монда үлегез.

Кемнәр анда башка фикер әйтә,

Җәлладларны, әйдә, җигегез.

Һәр сугышны сез бит ялгыз откан,

Татарларны тагын җиңегез.

…Сандугачлар, әйдә, сайрамасын,

Иң моңлы кош җирдә каргадыр.

Йотсаң сөяк булып,

Татар теле

Бугазларга сезнең кадалыр.

Һәм буылып җиргә егылганда

Татарлардан ярдәм сорарсыз.

Ул чагында бик булышыр идек,

Җир йөзендә ләкин булмабыз.

Казан өсләренә томан төшкән,

Читләрендә бераз балкыш бар.

Татар сүзе шундый ялгыз монда,

Алга чыкса, кемнәр алкышлар?!

Татар сүзе шундый авыр хәлдә,

Башкаласын никтер тарсына.

Әллә китеп барыйм микән ди ул,

Ачу итеп монда барсына.

Татар сүзе шундый авыр хәлдә,

Юк сыеныр җире, юк йорты.

Байларны ул күптән ташлап китте,

Гади халык аны онытты.

Заводлардан китте, фабрикалар

Төтен илә аны озатты.

Хәер сорап йөри ул урамда

Үз исемен җуйган, үз атын.

Татар сүзе сәхнәләргә менә,

Хак сүз җиткерергә ул әзер.

Киемендә тишек күренгәндә

Оялып та тормый ул хәзер.

Татар сүзе

Ул тарихта бугай

Алтын Урда кебек алыста.

Алыплардай көчле татар сүзе

Билен биргән дисәм алышта.

Татар сүзе…

Шагыйрьләрдә калган

Йөрәкләргә кадар ук булып.

Казан өсләренә төшкән томан

Янып китәр сыман ут булып!

Дөнья эстәүчегә

Күңелеңә ташлар тулса әгәр,

Йота алмый торсаң төерне.

Фәрештәләр күптән бергәләшеп

Ташлап киткән инде өеңне.

Һәр гамәлең әгәр иманыңнан

Баш тартырга сине чакырса,

Башыңны ор потка, балбалларга,

Балбалларың әгәр хак булса!

Башыңны ор дөнья ләззәтенә,

Миллионга, хәмер, рибага.

Башка ысул белән баеп булмый

Бу өч көнлек фани дөньяда…

Әгәр сиңа дөнья кирәк икән,

Учларыңа тутыр син аны!

Байлыгын җый, җирдә бозыклык кыл,

Буйсындырып кара дөньяны!

…Намус белән әгәр яшим дисәң,

Бу дөньядан ләззәт эстәмә.

Ахирәттә җәннәт теләгәннәр

Әмер бирә ала хискә дә!

 

Шәһәр урамында татар үсми

Шәһәр урамында татар үсми,

Сирәк кенә була искәрмә.

Бу чынлыкны бер аңлаган идек

Татар авылында үскәндә.

Шәһәр малайлары кайтканда да

Бик дуслаша гына алмадык.

Тумагандыр шәһәр балалары

Авыл балаларын аңларлык.

Үсеп җиттек. Читкә чыгып киттек.

Күп таптадык кала урамын.

Кеше өйләрендә яшәдек без,

Чит күрмәдек тулай торагын…

Үзебезне аямыйча монда

Көрәштек без туган тел өчен.

Татар теле, дидек, урамында

Таш каланың кабат терелсен!

Без калага килгәч, башка булыр,

Үзгәртербез дидек гавамны —

Үзебездән туган балалар да

Татар булып бетә алмады.

Мең кат янып, мең кат сүрелсәк тә

Юк, үзгәрми икән бу гавам.

Соңлап кына белдек:

Туган җирдән

Читкә китү кирәк булмаган!

рифат3

Язылу

 

Комментарий язарга