Ришат Төхвәтуллин гаилә корырга әзерләнә ахры… (ВИДЕО)

Ришат Төхвәтуллин соңгы вакытта өйләнү белән бәйле темаларга еш сүз кузгалта башлады. Җитмәсә, тыңлаучылар да аңа, кайчан өйләнәсең инде, дип яза башлаган.

«Мәхәббәтем, кайда соң син?» дигән яңа популяр җыры да үзенә кагыла булса кирәк. Бер дустының туенда булган җырчы. «Өченче тапкыр тотам, бәлки монысы уңышлы булыр», – дип повязка эләктергән видеосын инстаграмына да элеп куйган. Кызларны да Ришатның кайчан өйләнәчәге борчый. Күптән түгел берсе: «Ришат кайчан өйләнәсең инде? Синең аркада кияүгә чыга алмый йөрим. Бер туйда «Ришат Төхвәтуллин өйләнмичә кияүгә чыкмыйм», дигән идем. Рас килде ахры», – дип җырчыны «гаепләгән» иде.

Бер ай элек Ришат Төхвәтуллин социаль ипотекага фатир да алып куйды. Интернетка балалар белән төшкән фотоларын да еш куя башлады. Чынлап торып гаилә корырга әзерләнә бугай… Мәхәббәте генә кайда йөридер?

sabantuytatar.ru

 

Комментарий язарга