Ризык кадере

Җиңү бәйрәменә багышлап һәм Рамазанны каршылап…
4e72a4b9-42c7-4460-abaf-1b4c67df5e5d
Зур туй мәҗлесендә утырабыз. Сый-нигъмәттән өстәлләр сыгылып тора. Эчемлекнең нинди төре генә юк! Савыт-сабаның да өстәлгә иң затлысы куелган.

Күрше өстәлдәгеләр үзләре белән дүрт-биш яшьләр чамасындагы улларын ияртеп килгәннәр. Гадәттә, мондый мәҗлесләрдә кечкенә балалар сирәк күренгәли һәм алар күбесенчә күзне иркәләп, бәйрәмгә ямь өстәп, биюче абый-апалар янында бөтерелә.

Бу бала гаиләдә бердәнбер, күрәмсең. Үз-үзен тотышы, гадәтләре шуңа ишарәли. Өстәлдәге ризыкларга төртеп күрсәтә-күрсәтә әле теге, әле бу әйберне сорый. Әнисе алып биргән әйбер ошамый, ризыкны кискен хәрәкәт белән этеп җибәрә, еламсырап һаман нидер аңлата, нидер таптыра. Баланың өзек-өзек сүзләре безгә дә ишетелә: “Йогурт хочу, купи мне йогурт…” дип, әнисенең күлмәк җиңен тарткалый ул. Әйтерсең лә, сый-нигъмәттән сыгылып торган өстәл бөтенләй юк.

Билгеле, мондый күренешне соңгы вакытта еш күзәтергә була. Һәр көн кичкырын эштән кайтканда кибеткә керсәң, шундый ук яшь бала җитәкләгән ханымны очратасың. Ул ханым, кибет киштәләренә төртеп әйбер сораган баласына карап, нәрсә алырга кергәнен оныта, ник кергәненә үкенә башлый. Бала белән ана арасындагы диалог гел бертөсле: “Мам, купи мне чупа-чупс, купи мне чипсы!!!” Бу җөмләләр җиңне тарткалау, аяк белән идәнгә тибү кебек хәрәкәтләр белән чиратлаша. Күренешнең ахыры ничек тәмамлануы да һәркемгә мәгълум. Беренче вариант — әни кеше бала сораган әйберләрне ала, бала берникадәр вакытка тынычлана, икенче вариант — әни кеше “җенләнеп” баланы өстерәп диярлек кибеттән алып чыгып китә, бала әллә нинди әче, ямьсез тавышлар чыгарып елый, сугына, тибенә.

Бүгенге көн балаларының күбесе шундый: җаны ни тели шуны таптыра, кулыннан төшеп киткән ризыкны аяк белән читкә тибәрә, аш шулпасыннан кишер, суганын чүпләп тәлинкә читенә этәрә, алдындагы ризыкны ошатмыйча (борын җыерып) өстәл читенә алып куя. Әти-әни баланың бу гадәтләрен гадәти күренеш буларак кабул итә, бер сүз әйтми генә, ашалмаган ризыкны чүп савытына “озата”, кибеттән “күңелгә ятышлы” ризыклар ташый. “Ризык кадере” дигән төшенчә телгә дә алынмый, күңелгә дә керми.

Ирексездән, балачагы сугыш елларына туры килгән әти-әниләрнең балачак турындагы кыйссаларын искә төшерәм.

1933 нче елның сентябрь ае. Балык бистәсе районы Күки авылында Хөсәен һәм Хәербанулар гаиләсендә төпчек (сигезенче) бала булып минем әни дөньяга килә. Җиде айлык булып туганлыктан, бик нәни һәм зәгыйфь була ул. Озакламый сугыш башлана. Гаиләдәге ике абыйсы Бөек Ватан сугышына китеп бара. Әхтәмҗан абыйсы да, Мозаффар абыйсы да сугыштан кире әйләнеп кайтмыйлар. Гаиләгә Әхтәмҗан абыйсының хәбәрсез югалуы, Мозаффар абыйсының Витебск өлкәсе Зароново (Топорково) авылында җирләнүе турында хәбәр килә. Игезәкләр дә (Фатыйма белән Исмәгыйль), тагын бер абыйсы Мияссәр дә якты дөнья белән хушлашалар. Озак та үтми, әнисе авырый башлый һәм әнигә 12 яшь тулганда (1945 елда) үлеп китә…

Ул чор кешеләренең кайсын гына тыңласаң да, вакыйгалар бертөсле – сугышка киткән, хәбәрсез югалган ир-егетләр, тол калган хатыннар, төрле авырулардан үлгән балалар, ач-ялангач сабыйлар…

Яшьли ятим калу, ачлык-ялангачлык, черек бәрәңгедән яки бәрәңге кабыгыннан пешерелгән ризык, суга изгән умач, алабута күмәче – менә әнинең балачагы. Бер әнинең генә түгел, барлык сугыш елы балаларының балачагы. Әни сөйләгәннәрне бик бирелеп тыңласам да, ул алабута күмәченең, черек бәрәңгенең тәмен укучыга җиткерә алмам, чөнки аны аңлар, аңлатыр өчен шул ризыкларның тәмен татыган сугыш чоры баласы булуың кирәктер, мөгаен.

Шуларны искә алам да, тирән уйга калам. Бер караганда, әллә ни күп гомер узмаган. Шул ачлы-туклы тормышта үскән кешеләрнең балалары, оныклары шул чор вакыйгаларын энә күзеннән үткәреп “ризык кадере” дигән төшенчәне күңеленә беркетергә, алдына килгән ризыкны борын җыермыйча ашап, табын яныннан шөкер итеп китәргә тиеш, югыйсә. Юк шул, кызганычка каршы, күп әти-әниләр дә, балалар да ризык тирги, ризык кадерен белми. Күп әти-әни үзе дә бала алдында бертуктаусыз “Минем ул ризыкка исем дә китми”, “Моның тәмсезлеге! Авызга да алырлык түгел!” дигән сүзләр кабатлый.

Әйтергә теләгән сүзем шул: әти-әниләр өлешне калдырмый ашарга, өстәл яныннан Ходайга шөкер итеп, әти-әнигә рәхмәт әйтеп китәргә, ризыкның валчыгын коеп анда-монда ашап йөрмәскә кирәклеген һәрдаим искәртеп торсыннар, үзләре дә бала алдында сөйләме, гадәтләре белән ризыкның бар нәрсәдән олы икәнлеген аңлатсыннар иде. Әти-әни белән беррәттән балаларны радио-телевидение һәм башка массакүләм мәгълүмат чаралары да тәрбияләсә, бер дә артык булмас иде, мөгаен. Билгеле, сугыш чоры, ачлык-ялангачлык, бәхетсез балачак турындагы фильм, язмаларга караганда “ашагыз, эчегез, моннан тәмле әйбер юк” эчтәлегендәге рекламалар күрсәтү, ишеттерү радио-телевидение өчен файдалы. Әмма сугыш чоры кешеләренең тормышы, сабыйларның балачагы, бер телем икмәккә тилмереп яшәгән көннәре турында һәрдаим (бәйрәм көннәрдә генә түгел) документаль, нәфис фильмнар, тапшырулар күрсәтелсә, язмалар бастырылса, хәзерге буын “хөрмәт”, “ризык кадере” дигән олы төшенчәләрне күңеленә ныграк беркетер иде…

Комментарий язарга