Роберт Миңнуллин: Хәзер андый җырлар яза алмыйлар

Танылган шагыйрь Роберт Миңнуллин 11 ноябрьдә актерлар йортында узган Сара Садыйкованы искә алу кичәсеннән бик тәэсирләнеп кайткан.

Үзенең инстаграм бирендә ул болай яза:

«Актерлар йортында Сара Садыйкованы искә алу кичәсе булды. Аны тулысы белән 92 яшьлек кызы Әлфия Айдарская оештырды һәм алып барды. Шаккатмалы! Тамашачылар белән зал тулы! Бөтенесе дә диярлек өлкәннәр. Совет заманы кешеләре. Сара апа җырларында үскән буын… Ә җырлары — чиста, моңлы, дәртле… Хәзер андый җырлар язмыйлар. Дөресрәге, яза алмыйлар… Яшь җырчы Иркен Мостафин «Яшә, Казан, яшә!»не матур итеп башкарды. Зөһрә Сәхәбиева «Әнкәй»не җырлап елатты… Соңыннан Сара апаны, «Гөлҗәүһәр апа» дип, Әнкәйне искә алды. Рәхмәт аңа! Сара апаның җырлары яши, яшәячәк! Һәйкәлен генә һаман куя алмыйлар… Оят, билләһи! Сара апаның һәйкәлен кызы Әлфия апа күреп калсын иде инде дип, аңа озын гомер телим!»

Актерлар йортында Сара Садыйкованы искә алу кичәсе булды. Аны тулысы белән 92 яшьлек кызы Әлфия Айдарская оештырды һәм алып барды.Шаккатмалы! Тамашачылар белән зал тулы! Бөтенесе дә диярлек өлкәннәр. Совет заманы кешеләре. Сара апа җырларында үскән буын… Ә җырлары — чиста, моңлы, дәртле… Хәзер андый җырлар язмыйлар. Дөресрәге, яза алмыйлар… Яшь җырчы Иркен Мостафин "Яшә, Казан, яшә!"не матур итеп башкарды. Зөһрә Сәхәбиева "Әнкәй"не җырлап елатты… Соңыннан Сара апаны, "Гөлҗәүһәр апа" дип, Әнкәйне искә алды. Рәхмәт аңа! Сара апаның җырлары яши, яшәячәк! Һәйкәлен генә һаман куя алмыйлар… Оят, билләһи! Сара апаның һәйкәлен кызы Әлфия апа күреп калсын иде инде дип, аңа озын гомер телим!

A post shared by Robert_Minnullin (@robert_minnullin_poet) on

 

Комментарийлар

  1. Кутай
    Ноя 13, 2017 @ 12:00:03

    Роберт та сакауланган мени инде?

Комментарий язарга