Роберт Миңнуллин «Татарча беркем дә укымый. Бу хурлык!»

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин Казан политехник колледжының юбилее уңаеннан оештырылган күргәзмәдә булганнан соң , ул инстаграм битенә фотолар урнаштырып, үз фикерен белдергән. «Ошыймы ул сезгә?»

«Сезгә Татарстан гимнының сүзләрен тәкъдим итәм! Фикеремне әйтеп тормыйм, кабул ителгәч, дәүләт символларын хөрмәт итәргә бурычлыбыз! Гимнның иске сүзләре юк иде. Ул Р.Яхинның Р.Байтимеров сүзләренә җырланган җыр иде. Без аның көен генә гимн итеп кабул иттек. Ләкин күп җирдә шул җыр сүзләрен гимн итеп язып куялар иде. Бигрәк тә мәктәпләрдә. Әлеге колледжда эленеп торган сүзләр дә җавапсызлыктан килә. Бу наданлык билгесе, әлбәттә! Гимн 13нче елга кадәр сүзсез башкарылды. Аннары шушы текст барлыкка килде. Дүрт ел узды бит… Кемдер күрергә тиеш иде, югыйсә. Бу, беренчедән, гимнга мөнәсәбәт. Икенчедән, татар теленә… Димәк, татарча беркем дә укымый. Берегез әйткәнчә, хурлык! Ә үзебез дәүләтчелек, татар теле, дибез… Үз республикасының дәүләт гимнын белмәгән кешегә дәүләтчелек тә кирәкми шул.»

Хәерле кич! Минем үтенечкә бик исегез китмәде бугай! Берничәгездән башка… Сезгә Татарстан гимнының сүзләрен тәкъдим итәм! Фикеремне әйтеп тормыйм, кабул ителгәч, дәүләт символларын хөрмәт итәргә бурычлыбыз! Гимнның иске сүзләре юк иде. Ул Р.Яхинның Р.Байтимеров сүзләренә җырланган җыр иде. Без аның көен генә гимн итеп кабул иттек. Ләкин күп җирдә шул җыр сүзләрен гимн итеп язып куялар иде. Бигрәк тә мәктәпләрдә. Әлеге колледжда эленеп торган сүзләр дә җавапсызлыктан килә. Бу наданлык билгесе, әлбәттә! Гимн 13нче елга кадәр сүзсез башкарылды. Аннары шушы текст барлыкка килде. Дүрт ел узды бит… Кемдер күрергә тиеш иде, югыйсә. Бу, беренчедән, гимнга мөнәсәбәт. Икенчедән, татар теленә… Димәк, татарча беркем дә укымый. Берегез әйткәнчә, хурлык! Ә үзебез дәүләтчелек, татар теле, дибез… Үз республикасының дәүләт гимнын белмәгән кешегә дәүләтчелек тә кирәкми шул…

A post shared by Robert_Minnullin (@robert_minnullin_poet) on

 

Комментарий язарга