Роберт Миңнуллинны Төркиядә дә укыячаклар

Күптән түгел Төркиянең  «Манас» шәһәрендә Роберт Миңнуллинның “Татар күңеле” дип аталган шигырьләр китабы төрек телендә бастырылды. Китапның тәрҗемәсен Элазыг университеты профессор Эрҗан Алкая һәм аның укучысы Гүзәл Шәмсиева башкарганнар.

342 битлек җыентыкта шагыйрьнең төрле елларда татарча чыккан “Татарларым”, “Күңелләр нечкәргәндә”, “Кунакка килегез” басмаларыннан сайлап алынган 223 шигырь тәрҗемә ителгән. Китапны Роберт Миңнуллинга 70 яшь тулу уңаеннан  әзерләгән.

Фото: Рушания Алтай

Бүген, 12 октябрь, 18.00 Кәрим Тинчурин театрында шагыйрьнең юбилей кичәсе уздырылачак. Роберт абый үз инстаграмында хәбәр иткәнчә, кичәгә броньнар  инде беткән.

Комментарий язарга