Роберт Миңнуллин: «Дөньядан артта калмаска кирәк»

Һәр кешенең үз мавыгулары була. Танылган шәхесләрнең хөббияте, күңел халәте, кая баруы, ниләр эшләп, хәтта ниләр ашавы халыкка кызыклы инде ул. Соңгы арада халык шагыйре Роберт Миңнуллин аеруча популяр, күптән түгел генә теркәлүенә карамастан, инстаграм челтәрендә язылучылары гына да унбиш меңнән артып киткән.

«Идел»челәр дә аны бик кызыксынып күзәтә, ерак сәфәрдән кайтуын күрдек тә, шагыйрьнең Югары Ослан районы Аю авылындагы өенә юл тоттык. Ничә елдан бирле тупланган аю сыннары коллекциясе дә биредә саклана икән.

Роберт абый, аю сыннары җыюгызны кайбер укучыларыгыз белмидер дә. Бу мавыгуыгыз нидән башланды?

Мин бит Башкортстаннан, башкорт балы белән бәйле ул шөгыль. Без бәләкәй чакта әнкәйнең сервантында да берничә аю сыны тора иде. Шуннан башлангандыр ул агачтан уеп эшләнгән сыннар җыюым. Салават, Айдар Галимов бүләк иткән аюлар да, очраклы килеп кергәннәре дә бар. Менә берсе очрашуга баргач, балалар бакчасыннан «ияреп» кайтты. Ишек катында бер уенчык ята, бу иске аюны нигә монда тотасыз, дим. Тәрбияче: «Без аны күптән ташларга җыенган идек, хәзер алып куябыз», – ди чынга алып. Ярар, минәйтәм, ташламагыз, үзем алып китәм. Бакалы районында, Бакалының үзендә Илдар Юзеев дигән кеше яши. Балалар иҗат үзәгендә менә шулай сыннар – аюлар эшли ул. «Кызыл таң» үзхәбәрчесе Венера Мәҗитова күргән дә, мине кунакка чакырды. Аның кул эшләре хәзер миндә дә саклана. Берничәне Бәрәңгедән бүләк иткәннәр иде, Ижаудан, Төмәннән, Чуашиядән алып кайтканнары да бар. Һәрберсенең үз тарихы. Киләчәктә ул коллекцияне, мөгәен, берәр җиргә бүләк итәрмен.

Икенче мавыгуым – картиналар. Менә иң соңгы бүләк – Илдар Байбеков дигән рәссамнан. Күргәзмәләрдә катнашып, каталогка кергән картинасы, оригинал. Декоратив стильдә искиткеч әсәрләр иҗат итә ул. Миндә өч картинасы саклана. Илдар Зариповның берничә әсәре бар, бик дус идек. Шамил Шәйдуллинның, Әхсән Фәсхетдиновның оригиналь картиналары, Абрек Абзгильдин минем портретны ясаган иде… Төрле стильдәге сиксәннән артык картинам бар. Менә аларны өйдә сакламыйм инде. Тукай музеенда, Халыклар Дуслыгы йортында ике күргәзмә эшләдем. Милли сәнгать белгечләре югары бәяләде.

Коллекциягезне сатып алырга теләүчеләр юкмы?

Мин коллекционер түгел, барысы да күңел өчен эшләнә. Бер хыялым бар: үземнең районда галерея оештыру. Әлегә бина белән сузалар. Болай гына бирәсе килми, киләчәктә перспективасы булсын иде. Рәссамнар да ул галерея ачылганны көтә, тагын утыз-кырык картина бүләк итәбез, дип торалар. Бу – зур байлык бит инде.

Күңелегездә рәссамлык бар, үзегез дә ясыйсыздыр?

Күңелдә генә бар шул. Бәләкәй чакта да йолдыз гына ясый белә идем.

Ә фотога төшерү?

Анысы шактыйдан килә. Инстаграмны сайлавым да фотография белән бәйле. Ә ул шигърият белән шулкадәр тәңгәл килә, бер-берсен тулыландыралар. Материаллар шулкадәр күп, ничек биреп барырга белмим әле. Портретлар сериясе, пейзажлар… Фотографияләрдән күргәзмә эшләү теләгем дә бар.

Заманча телефонга кайберәүләрнең теше үтми. Күрәм, сез үзләштергәнсез.

Кайбер кушымталарын өйрәнәм генә әле. Кызым Таңсылуга рәхмәт. Эштән китеп, төшенкелеккә бирелеп йөргәндә, әйдә әти, дип тәки кызыктырды. Баштарак нәрсә икәнен күзалдына да китерә алмадым, хәзер төшенә башладым бугай. Дөньядан артта калмаска кирәк. Әгәр шундый әйбер уйлап табылган икән, аны файдаланырга була. Бер әйбәт ягы шул – шигырь яздыра. Бер биткә сыярлык, биш-алты куплет. Алайса, озын шигырьләр яза башлаган идем. Укыганнарын күреп торам. Кайберләре мактап та җибәрә. «Куегыз миңа лайк, әгәр булсам, моңа лаек», дип тә шаяртам. Җиде мең подписчик булгач, күңел булды. Минем тирәгә әдәбият, шигърият яраткан укучылар тупланды.

Ниндидер бер чиргә әверелер дигән шик юкмы, Роберт абый?

Нинди чир булырга мөмкин? Әгәр минем иҗатка яхшы тәэсир итсә, әйбәт чир дип, уйлыйм. Аннары мин архивымдагы фотоларны нишләтергә дип аптырап беткән идем инде. Алар шулкадәр күп, хәтта төшергән кешеләр үзләре дә белми. Язучылар, иҗат кешеләре, рәссамнар… Аз-азлап булса да күрсәткәч, аларның да күңелләре була.

Кайберәүләр фото куя да, ничә лайк куйдылар икән, нигә куймыйлар икән дип, ача да карый…

Аны үзең куйган вакытта гына карарга өйрәнергә кирәк. Мин принципиаль рәвештә татарча гына алып барам. Язылучылар шулкадәр күп һәм шулкадәр төрле. Бөтенесенә дә ярап булмый. Эзләнәм. Җитди әйберләр дә куеп карыйм. Андыйларга исләре китми. Күбесенә минем утын яру, мунча ягу, кар көрәү кызыграк. Бер тапкыр Клара пешергән бәлешне куйдым – егерме биш мең кеше карады!

Юлда йөрүләрегезне дә карап барабыз, әле менә кайчан гына Башкортстанда булдыгыз, аннан алда Казакъстанда, Кыргызстанда… Һәр сәяхәтнең бер истәлеге кала, хатирәсе… Соңгы сәяхәтләрдән ниләр алып кайттыгыз?

Башкорстанда мин алты-җиде районда булдым. Илештән башладым, Краснокама, Агыйдел шәһәре, Тәтешле, Яңавыл, Авыргазы районнары, Уфада ике көн. Шулкадәр күңел булды. Халык сусаган, тере шагыйрьне бик җылы кабул итәләр. Кыргызстанга Чыңгыз Айтматовның туган җирен күрәсе килгәнгә бардым. Каберен зиярәт кылдым, туганнары белән очраштым. Аның Муса Җәлил премиясен халыкара премия итәргә кирәк дигән бер тәкъдиме дә бар иде. Республиканың аңа көче дә җитә. Чынлап та, Җәлилне күтәрү өчен шәп булыр иде, яшьләр премиясе генә, әлбәттә, аз инде аның өчен. Шул тәэсирләр белән кайттым. Җае чыкканда гына бара торган кеше инде үзем, зур максатлар куеп, чыгып киткәнем юк. Казакъстанга драматург, сенатор да булып торган Нурлан Азариның юбилеена бардым. Мин аның китабын тәрҗемә итеп чыгарган идем. Тагын бер казакъ шагыйрен ачтым – Мукагали Макамаев искиткеч шагыйрь, кырык ничә яшендә вафат булган, исән чагында санламаганнар үзен. Ә бүген Алма-Ата шәһәрендә һәйкәле тора, туган авылында музее… Ул туган Карасаз авылын күрәсе килгән иде, Нурлан оештырды – Кытай чигендә үк урнашкан Карасазга да барып кайттык, күңел булды.

Үзегез туган Шәммәттән фотоларыгыз күренми, туган нигезегезгә эзне суыттыгыз ахры?

Әнкәй яшәгән нигездә аның җәмәгате Рәвис абый яши. Олы энекәш тә авылда йортын бетермәде. Җәй көне сеңелкәш кайта, балалар да шунда – элемтә өзелмәде. Әмма мин бик авырлык белән кайтам. Ниндидер бер психологик киеренкелек барлыкка килде. Әнкәйне оныта алмыйм. Менә өч елдан соң бәләкәй генә бер шигырь яздым. Аның турында үзе исән чакта ук әзерләгән китабым шул көе ята, иганәчесе дә бар… юк, кул бармый… Әнкәй безнең өчен икеләтә, бишләтә кадерле иде. Тормышта бик зур роль уйнаган кеше, әти дә, әни дә, бабай да, остаз да, тәрбияче дә…

Роберт абый, Югары Осландагы бу йортыгыз Шәммәткә охшап тора бит. Илһам киләдер?

Урыны бик охшаган. Син Шәммәткә әнкәй янына кайткан кеше инде, хәтерлисең икән, безнең авыл тау башында урнашкан, аста Сөн елгасы ага, аръягында Актаныш. Монда да шулай ук, тау башы, аста – зур су, гаҗәп инде. Мин берничә дача алмаштырган кеше, берсендә дә язган булмады. Монда да эш бетми. Тегесен кагасың, монысын казыйсың… Җаваплылык та бар, суы, газы, уты – бөтенесе… Быел бакчаны челтәр белән тотармын дигән идем, куяннар кереп интектерде. Алмагачлар үсмәде, ашыйлар да китәләр, төлкеләр дә йөри анда, ишек алдына да керәләр.

Китапларыгыз да биредә сакланамы?

Анысы аерым сөйләшә торган тема. Минем бөтен язмыш шул китап белән бәйле. Үзебезнең район китапханәсенә генә ун меңнән артык китап бүләк иттем. Беренче тапкыр өч газель машинасы белән кайтардым. Алар тулыланып тора, китапханәм бик зур. Култамгалы китаплар үзебезнең райондагы балалар китапханәсендә саклана. Анда егерме елдан артык эшли торган клуб бар. Бер диварда култамгалылары йозак белән куелган. Меңгә якын иде, хәзер аннан да арткандыр инде. Иң кадерлесе – Шәүкәт абый Галиевтән. Без аның белән аталы-уллы яшәдек. Почеркы шаккатмалы матур иде. Киләсе елга аның юбилее, өлгерсәм, «Остаз белән шәкерт» дипме, китап чыгарасы иде. Ул минем турында, мин аның турында шактый яздык. Наҗар Нәҗминең дә йөз еллыгы якынлаша. Аның турында «Милли җаным» дигән китап чыгарган идем, игътибар итмәгәнсездер. Инде менә миңа, Сибгат Хәким, Гамил Афзал, Гөлшат Зәйнашева, Рәдиф Гаташка… атап язган бик күп хатларын җыйдым. Бәлки юбилеена шуларны туплап чыгарырмын, дип торам.

Көн саен бер шигырь язып эләм дигән максат куйдыгызмы?

Юк. Ул шулай ук күңел әйберсе. Күңелне көйләргә була. Менә ничә ел рәттән берәр сәгать урамда йөреп керәм. Табигатькә дә икенче күз белән карарга өйрәндем. Кулыңда телефон булгач, фотога төшерәм. Шигырь дә шулай, параллель бара, детальләр туа. Болай тирләп-пешеп йөрүгә караганда, яхшы бит, ике-өч эш берьюлы эшләнә. Күз күрә, күңелдә бар, бөтенесен дә эләктереп кенә алырга кирәк. Тик язучылар техника белән ялкау инде.

Башка социаль челтәрләрдә күренмисез кебек, Роберт абый?

Вакытны бик күп ала. Аннан кала да эшләрем җитәрлек. Күңелдәгенең бөтенесен язып бетерергә димәгән бит. Анда язуның да бер максаты булырга тиеш. Теләсә нәрсә язудан мәгънә бармы? Мин бөтенесе белән бәхәсләшеп утыра алам. Шуннан нәрсә? Бер теманы, әйтик, китап өчен үстерергә булса, бер хәл әле. Комментарийлары да эчне пошыра, объектив әйберләр сирәк була, килде-китте сырлап утырган авыру кешеләр җитәрлек. Без бик әйбәт заманда яшәдек. Укучылар күп булды, тиражлар, чыгышлар… Эйфория итеп кабул ителә торган чаклар. Соңгы вакытта дөнья үзгәрде. Аның объектив сәбәпләре дә бар. Әмма халыкның күңеле шул ук. Мин моны үземнән беләм. Җиде мең укучың булу – зур көч. Үзеңә ышанычны югалтырга иртәрәк.

Тиражлар кимүгә социаль челтәрләр дә сәбәпче бугай. Ниндидер бер вакыйга булса, Илбашы беренчеләрдән булып фото элеп куя, шуны телевизор кич күрсәтә, гәҗитләр икенче көнне генә язып чыгалар. Президент постларын карап бару да җитә шикелле.

Әмма укучыларны югалтуга газеталар үзләре дә гаепле. Бернинди үзгәреш, эзләнү юк, тулы анахранизм… Совет чорындагы провинциаль газета булып калырга ярамый. Әйтик, бер басманы утыз-кырык битле, дөнья хәлләрен алып бара торган көчле итәргә кем комачаулый? Акча юкмы? Монополист буларак, ул үзен аклый да алыр иде. Гел болай дәвам итә алмаячак. Мин тагын бер нәрсәне аңламыйм: һәр министрлыкның матбугат үзәкләре бар, бу заманда алар кирәкме? Штатлары сезнең журнал редакциясеннән зуррак та әле. Бернинди яңалык эшләми алар, аналитика белән шөгыльләнмиләр. Матбугатта алар юк. Үзләренә кирәктә мәгълүмат кына биреп баралар. Аны редакциядә эшләүчеләр үзләре дә эзләп таба бит. Пресс-конференцияләр уздыру форматы бу заманда көлке бит. Аңлашылмаган әйберләр бик күп инде. Заманча, дибез. Бөтен технологияләр кереп беткән, әмма барысы да искечә бара. Гармония алай булмый.

Компьютер, телефонга күчкәч, каләм белән язу күнекмәләрен югалтмадыгызмы әле?

Компьютерга, шигырь калыбы азмы-күпме әзер булгач кына утырам. Шигырьләрне башлап җибәрүе бик авыр. Тагын бер ягы: кәгазьдә үзем язганны үзем танымыйм. Аның сәбәбе дә бар – мин сулагай кеше. Тик бәләкәйдән уң кул белән язарга өйрәткәннәр. Шуңа күрә почерк ташка үлчим, язганда гына уң кул белән, калган эшләрне сул кул белән башкарам. Суфия онык сулагай булып чыкты, нәселдә бар, димәк.

Башкортстанда йөреп кайтуыгыз турында безнең басмаларда мәгълүмат булмады шикелле. Кызыксынмадылармы?

Мин үзгәрәк шул. Җитмеш китап чыгарып, нибары берсен тәкъдим итү чарасын үткәрдек. Анысы да туган ягымда. «И газиз якташларым» дигән китап турында монда белмиләр дә.

Социаль челтәрләр белән бәйле «постфольклор» термины кулланылышка кереп бара. Җырларның да бер челтәрдән икенчесенә күчә-күчә авторлары онытыла, димәк, халык авыз иҗатына әйләнә.

Моңа аптырыйсы юк, радио белән телевидение аның күптән башлады. Авторларын әйтмиләр бит.

Бүгенге көннәрегез ничегрәк уза?

Хәзер оныклар белән мәш киләбез. Алар минем дүртәү – дүрт кыз. Һаман да тормыш эчендә кайныйм. Журналистлар килеп тора, мәктәпләргә чакыралар. Язуга комачауласа да, булдыра алган кадәр актив яшәргә омтылырга кирәк.

3 4

Комментарий язарга