Казанның да үз йолдызнамәсе бар

«Идел» редакциясе урнашкан бина Игезәкләр һәм Кысла йолдызлыклары чигендә тора. Игезәкләр мәгълүматка омтыла, аларның яраткан сүзе дә «кызыксыну». Гадәттә, бу берәр төрле мәгълүмат белән кызыксынуны белдерә.

курамшинРоберт Курмашев тумышы белән Казаннан. КХТИны тәмамлагач, озак еллар Себердә эшли. Хәзерге вакытта ул «Казаноргсинтез» ААҖдә хезмәт куя. Робертның ике улы бар. Кече улы Тимур сәнгать һәм музыка мәктәпләрен тәмамлаган, скрипкада яратып уйный, бу уен коралыннан аерылмый. Олы улы Руслан да – музыкага гашыйк егет. Роберт технолог булып эшләү, балалар тәрбияләүдән тыш, буш вакытында астрология белән мавыга. Республикабызның, Казанның күп кенә билгеле затлары шәхси тормышларын корганда, карьера ясаганда ул төзегән йолдызнамәгә таяна.

– Роберт, химия технологиясе белән астрология арасында нинди уртаклык бар?

– Астрология өлкәсенә очраклы гына килеп эләктем. Шулай бервакыт 1989 елда дуслар киләсе ел өчен йолдызнамә, аның адәм балаларының киләчәгенә тәэсир итүе турында сөйләде. Миңа егерме ике яшь, институтта укып йөргән чагым. Бу мәгълүмат кызыклы тоелды. Фани дөньяга ник тууым, якыннарымның язмышы һәрвакыт кызыксындыра иде. Йолдызлар, Ай, Кояш, безне чолгап алган галәм билгеле бер чорда, туган урынга карап безгә тәэсир итәдер төсле тоелды. Шул елны астрология үземне борчыган сорауларга җавап табарга булышачагын аңладым. Читтән торып уку курсларына язылдым да, астрология белән шөгыльләнә башладым. Ләкин әлеге курсларны уздыручылар үзләре дә өйрәнчек кенә иде. Шуннан бирле астрологияне үзлегемнән өйрәнәм.

– Сезне астрология белән җитди шөгыльләнәсез дип әйтергә мөмкинме?

– Бу серле, мавыктыргыч дөньяны үзләштерә башлавыма егерме елдан артык гомеремне багышласам да, аны һөнәри эшчәнлегем дия алмыйм. Бу кызыксынуны тормышымдагы төп хобби дип әйтү күпкә дөресрәк булыр.

– Гадәттә, йолдызнамәне кешенең кайсы йолдызлыкта тууына бәйләп төзиләр. Беренче мәртәбә шәһәрләрнең, шул исәптән Казанның да йолдызнамәсе булуы турында сезнең авыздан ишеттем…

– Һәр каланың, халык яшәгән төбәкнең, кешеләрнеке төсле үк, йолдызнамәсе бар. Аны астрокартография ярдәмендә төзеп була. Мин дә Көнбатыш классик астрология мәктәбе кагыйдәләре буенча шәһәр картасын билгеләргә аердым һәм моның Казанда ничек эшләвен тикшереп карадым.

Бирегә мин ун ел элек Ямал-Ненец автоном округындагы Надым дигән газчылар каласыннан күченеп кайттым, Яңа Савин районында фатир сатып алдым. Гәрчә башкаланың тарихи үзәгенә якынрак урнашырга да мөмкинлегем бар иде. Соңыннан гына тоемлау хисе ярдәмендә йолдызнамә буенча үземә туры килгән урынны сайлаганымны аңладым.

– Кешеләр фатирны кесә калынлыгына, гадәтләренә карап сайламыймыни? Әйтик, күпләр шәһәр үзәгендә яшәүне мәртәбәле дип саный.

– Минемчә, яшәү урынын эчке сиземләү хисенә таянып сайлаучы ота. Шәһәрнең үзәгендә, Казансу елгасы ярында уңыш казанырга, купшылыкка омтылган кешеләр төпләнә. Ләкин бу – язмышка тискәре йогынты ясарга мөмкин.

– Миңа мәгълүм булганча, сез шәхси йолдызнамәләр төзисез. Кемгәдер яшәү урынын үзгәртергә тәкъдим иткәнегез бармы?

– Бар, ләкин сирәк кеше минем сүзгә колак сала. Күпләр моны җитди кабул итми.

– Казанны районнарга бүлү 1918 елда ук башлана. Ул заманда өч район – үзәктә Бауман, көньякта Пләтән һәм көнбатышта Тимер юл районнары була. Күптән түгел Казанның алты зур районын берләштерделәр, хәзер башкалада дүрт район бар. Астрология буенча мондый бүленеш мантыйкыймы?

– Һәр шәһәр шартлы рәвештә зоналарга бүленә. Кошлар очкан биеклектән караганда, Казан түгәрәкне хәтерләтә. Аны дүрт зонага аерырга мөмкин. Шуларның өчесе – беренче, икенче һәм дүртенчеләре актив санала. Өченче зона Идел елгасы җәйрәп яткан урынга туры килә һәм ул ачык кала. Районнар тигез үсмәгәнгә күрә, шәһәрдә торгынлык кичерә торган урыннар күп.

– Казанны кайчан түгәрәкләп бетереп булачак һәм ул шәһәр үсешенә тәэсир итәчәкме?

– Казаннан ерак түгел Иннополис төзү вәзгыятьне үзгәртергә мөмкин. Ләкин Идел елгасы аша мәркәзебез белән Түбән Ослан арасында күпер салмый торып бу хәл күзәтелмәячәк. Астрология күзлегеннән караганда, Иннополиска нигез салынган урын уңышлы сайланган. Бу зонаның энергетикасы уңай, инновацион технологияләр үсеше өчен яхшы җирлек. Киләчәктә анда Калифорниядәге бик күп гыйльми оешмалар, предприятиеләр, Калифорния университетының борынгы кампусы урнашкан Беркли шәһәренә охшаш фәнни үзәк булачак.

– Бездә Смарт-сити да төзелә бит әле. Ул шәһәр боҗрасына эләгәме?

– Смарт-сити, берсүзсез, Казанның бер кисәгенә әйләнәчәк. Ә менә Иннополис шәһәр зонасына эләкми. Бу ике территориянең йолдызнамәсен һәм республика җитәкчеләренең нинди генә эшкә тотынсалар да куйган максатларына ирешүләрен игътибарга алсак, әлеге проектлар уңышлы тәмамланыр дип уйлыйм.

– Вахитов районы – Казанның йөрәге. Ул тарихи үзәк, музей, югары уку йортларын колачлый. Вахитов районы нинди йолдызлык астында туган кешеләрне үзенә күбрәк тарта?

– Шәһәрнең бу зонасында яшәргә, эшләргә теләгән затлар Арыслан йолдызлыгы белән бәйле булса хәерле. Андый кешеләргә активлык, бераз гына агрессивлык хас. Хокук саклау структураларының шәһәрнең бу өлешендә нигезләнүе дә шуның белән аңлатыла.
Кремль, Маяковский, Некрасов, Тельман урамнарында, гадәттә, иҗат кешеләре, фән зыялылары яшәгән.

– «Идел» журналы редакциясе Казанның Мәскәү районы «Кәҗә бистәсе» метро станциясе янында урнашкан. Заманында биредә шул исемдәге бистә булган. Астрология буенча ул ничек тасвирлана?

– Редакция урнашкан бина Игезәкләр һәм Кысла йолдызлыклары чигендә тора. Игезәкләр мәгълүматка омтыла, аларның яраткан сүзе дә «кызыксыну». Гадәттә, бу берәр төрле мәгълүмат белән кызыксынуны белдерә. Яңалык агымы, үзгәреш, үсеш (динамика) булганда, Игезәкләр өстенлек ала. Аларга да арадашчы ролендә мәгълүматны башкаларга җиткерү кызык. Игезәкләр фән, реклама эшчәнлеге белән шөгыльләнә ала. Кыслалар исә интровертивлар, күбрәк өйдә утырып кына иҗат итәргә яраталар.

– Мин Игезәк йолдызлыгында туганмын. Миңа кайда яшәү хәерле?

– Казанда Игезәкләрнең районы – Квартал. Анда урамнар киң, иркен, бернинди басым сизелми.

– Сазлыклы, суга якын урыннар күбрәк Балыкларга килешә дип уйлый идем…

– Казанда Балыкларның территориясе – Азино. Баланс өчен киләчәктә анда океанариум яки башка эре сулы объект төзергә киңәш итәм.

– 2015 елны Казан өчен ничек тасвирлар идегез?

– Универсиададан соң барлыкка килгән тәнәфес ахырына якынлашып килә, яңа үсеш чоры башлана. Алда инвестицияләр агымы көтелә. Көнчыгыш йолдызнамәсе буенча 12 елдан торган циклда Юпитер планетасы йолдызлыклар буенча күчеп йөри. 2015 елда ул Кыз йолдызлыгына туры килә. Астрологиядә Юпитерны «олы бәхет» дип атыйлар. Шәһәр архитектурасында нокталы үзгәрешләр булачак, глобаль үзгәртүләр көтелми. Казанда Кыз йолдызлыгы зонасы Киров районына туры килә. Икътисадый авырлыклар булуга карамастан, 2015 елда бу районның актив үсүе көтелә. Идел, Казансу елгаларының ярлары да төзекләндереләчәк.

Үзгәрешләр язга таба башланачак. Август ахырында туган һәм җаваплы вазыйфа үтәгән кешеләрнең язмышында мөһим вакыйгалар булырга мөмкин. Кызлар исә күченеп йөрергә мөмкин.

Сөмбел ТАИШЕВА

Комментарий язарга