Россия чемпионатына кемнәр бара?

Билбаулы көрәш буенча Зәйдә узачак Россия чемпионатында җиңү яулаган көрәшчеләр өч атнадан дөнья чемпионаты булып танылырга мөмкин. Планетар ярыш быел Казанда үтәчәк.

4-7 октябрь көннәрендә Зәй шәһәрендә билбаулы көрәш буенча Россия чемпионаты узачак. Ил беренчелегендә җиңүчеләр дөнья чемпионатында катнашу хокукына ия булачак. Бу хакта Зәйдәге ярышларны оештыручылар хәбәр итә.

Шунысын да истә тотыйк, дөнья чемпионаты быел 25-28 октябрь көннәрендә Казанда узар дип планлаштырылган.

Зәйдәге ярышларга Татарстан чемпионатында җиңү яулаган көрәшчеләр барачак. Исегезгә төшерәбез, республика беренчелеге быел май аенда Алексеевск бистәсендә узган иде. Анда җиңү яулаган көрәшчеләр белән таныштырып китү дә урынлы булыр:

Хатын-кызлар:

52 кг.: 1. Илүзә Харисова (Казан), 2. Регина Нуретдинова (Әлки), 3. Вероника Хәйруллина (Әлки), Алия Шиәхмәтова (Чаллы)

58 кг.: 1. Энҗе Юсупова (Кукмара/Мамадыш), 2. Наталья Кирсанова (Саба), 3. Аделя Газина (Чаллы), Ксения Хәйруллина (Әлки)

62 кг.: 1. Елена Фролова (Казан), 2. Гөлия Мөбәрәкшина (Мамадыш), 3. Марьяна Зиннәтуллина (Казан), Диана Игнатьева (Алексеевск)

76 кг.: 1. Екатерина Бусова (Зәй), 2. Ольга Романова (Зәй), 3. Гүзәлия Әсхәдуллина (Казан)

76+ кг.: 1. Римма Садыкова (Мамадыш), 2. Виктория Малыгина (Казан), 3. Гүзәл Зәйнуллина (Зәй)

Ир-егетләр, ирекле стиль:

57 кг.: 1. Тимур Латыйпов (Алексеевск), 2. Алмаз Юсупов (Кукмара), 3. Риназ Гарипов (Лаеш), Илназ Дәүләтшин (Алабуга)

62 кг.: 1. Габдеҗәлил Сөләйманов (Алексеевск), 2. Фәнил Әхмәтшин (Тукай), 3. Дмитрий Левашов (Зәй), Эльвир Хәйруллин (Әлки)

68 кг.: 1. Рөстәм Салахов (Зәй), 2. Андрон Абдуллин (Алексеевск), Айназир Гайнуллин (Саба)

75 кг.: 1. Булат Гадершин (Зәй), 2. Рамил Синәкәев (Лаеш), 3. Радик Гафуров (Әлмәт), Денис Байков (Чаллы)

82 кг.: 1. Ренас Кәлимуллин (Зәй/Менделеевск), 2. Рамил Алтынбаев (Саба), 3. Руслан Зиятдинов (Питрәч)

90 кг.: 1. Илнар Галимов (Алабуга), 2. Альберт Хәйретдинов (Чаллы), 3. Наил Хасьянов (Саба), Егор Такарлыков (Алабуга/Мамадыш)

100 кг.: 1. Дамир Адиятуллин (Питрәч), 2. Булат Мусин (Казан), 3. Фәнис Мөхәммәтшин (Мамадыш)

100+ кг.: 1. Марат Мөхәммәтҗанов (Түбән Кама), 2. Радик Салахов (Зәй), 3. Ирек Шәяхмәтов (Әлмәт), Ильяс Газизуллин (Чаллы)

Классик стиль:

57 кг.: 1. Алексей Абрамов (Алексеевск), 2. Риназ Гарипов (Лаеш), 3. Самат Музипов (Балтач)

62 кг.: 1. Илнар Закиров (Алексеевск), 2. Петр Ковшенин (Чистай), 3. Марат Гильмутдинов (Чаллы), Шамил Чевик (Балтач)

68 кг.: 1. Ислам Фаляхов (Алабуга), 2. Эдуард Менделуц (Казан, Ак Барс), Айназир Гайнуллин (Саба), Ирек Әхмәтханов (Балтач)

75 кг.: 1. Динар Кәримуллин (Теләче), 2. Илшат Фәзлиев (Мөслим), 3. Роман Фефелов (Казан), Ринат Шәйхетдинов (Чаллы)

82 кг.: 1. Азат Габдерәшитов (Зәй), 2. Айрат Хәйруллин (Ак Барс, Казан), 3. Рафил Низамутдинов (Саба), Максим Степанов (Мамадыш)

90 кг.: 1. Илмир Төхвәтуллин (Казан, Ак Барс), 2. Азат Кавиев (Алабуга), 3. Наил Хәсәнов (Саба)

100 кг.: 1. Эльдар Хәмитов (Зәй), 2. Марат Гайнетдинов (Казан), 3. Дмитрий Холин (Чаллы)

100+ кг.: 1. Фәрхәт Фәйзуллин (Питрәч), 2. Ранис Гыйләҗетдинов (Чаллы), 3. Аскар Сафин (Бөгелмә).

3

Комментарий язарга