Роза Туфитуллованы олылап

Шушы көннәрдә танылган журналист Роза Туфитуллова олуг юбилеен билгеләп үтте. Туган көнендә аңа «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены тапшырылды.

Узган ял көннәрендә Казанда танылган журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Роза Туфитуллованың туган көнен — юбилеен билгеләп уздылар. Тантаналы чарага Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, республиканың Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, Роза апаның хезмәттәшләре, фикердәшләре, якташлары, дуслары һәм туганнары җыелган иде.

Римма Атлас кызы Ратникова юбиляр исеменә иң җылы теләкләрен җиткереп, республика җитәкчелеге исеменнән «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды. Бу көнне кичәгә килгән һәркем дә Роза Рәхмәтулла кызы турында хатирәләре белән уртаклашты, әлеге сүзләрдән соң мондый зур бүләкнең очраклы булмавына инану барлыкка килде.Орден за заслуги пд РТ

Әйтик, танылган җәмәгать эшлеклесе Дания Салих кызы Дәүләтшина Роза апа белән «Азат хатын» журналын «Сөембикә»гә әверелдерү тарихына тукталды. «Без аның белән бөтен Мәскәүне ерып чыктык һәм барыбер үз дигәнебезгә ирештек. Матбугат министрына бәреп кереп, татарның кем икәнен аңлаттык, нинди гозер белән килүебезне төшендердек һәм җиңеп тә чыктык. Нинди еллар бит! «Сөембикә»дә эшләүчеләрнең һәрберсен белә идем, чөнки редколлегиядә булдым, эчтәлек белән танышып бардым. Рәхмәт Сезгә журнал өчен! Рәхмәт Сезгә көрәшегез һәм җиңүләрегез өчен!»

«Татмедиа» АҖ генераль директоры киңәшчесе, халык шагыйре Равил Фәйзуллин исә соңгы көннәрдә республика басмаларында Роза Туфитуллова турында күпсанлы язмалар чыгуын икәртте һәм аның моңа чыннан да лаек икәнлеген ассызыклады. Юбилярның гаилә дуслары Римзил һәм Зилә Вәлиевлар исә Роза апаның кешелеклелеге, чын дус икәнлеген раслады. Ә Зилә Рәхимҗан кызы аны Татарстанның бер бренды икәнлеген дә искәртте.

Юбилярны шулай ук аның остазлары (Венера апа Иксанова үзе генә ни тора!), «Яшь ленинчы», «Сөембикә» журналларындагы хезмәттәшләре, райондашлары һәм авылдашлары да котлады.

Белешмә өчен.

РТуфитулловаРоза Рәхмәтулла кызы Туфитуллова 1945 елның 17 октябрендә Татарстанның Аксубай районында урнашкан Яңа Үзи авылында туа. «Филология» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлый. Телевидениедә балалар өчен тапшырулар мөхәррире булып эшли. 1973 елдан 1986 елга кадәр «Яшь ленинчы» газетасында әдәби хезмәткәр, корреспондент һәм баш мөхәррир вазифаларын башкара. Ике ел дәвамында «Ялкын» журналына җитәкчелек итә. Ә 1988 елдан 1999 елга кадәр «Азат хатын» («Сөембикә») журналында баш мөхәррир булып эшли. 1992-2002 елларда Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары, бөтен дөнья татар хатын-кызларын берләштергән «Ак калфак» берләшмәсе рәисе. 1999-2004 елларда Дәүләт Советы депутаты.

Комментарий язарга