«Рубин» — «Уфа»: гадәти уенның гадәти булмаган яклары

Футбол буенча Россия чемпионатының чираттагы турында Казанның «Рубин» командасы Мәскәүдә җирле «Динамо» белән 0:0 исәбенә уйнады. Ә 7 майда исә казанлылар үз мәйданнарында «Уфа»футболчыларын кабул итәчәк.

Әлбәттә, «Уфа» белән уен турнир таблицасы хасиятләреннән караганда, әллә ни игътибарны җәлеп итми. Казан командасы быелгы сезонда инде Европа кубоклары зонасына керү турында хыяллана да алмыйдыр, шулай ук премьер-лигадан төшеп калу куркынычы да янамый кебек. Әмма күрше республика командасы белән матч безнең өчен — Казан һәм Татарстан өчен әһәмиятле булачак. Ни өчен?

Чөнки «Рубин» — «Уфа» очрашуы Казанда узачак футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлекне тикшерү нисбәтеннән тест режимында узачак. Дөнья чемпионатына бер айдан аз гына артыграк вакыт калып бара, димәк, планетар масштабта узучы чарага да ахыргы әзерлек эшләре бара дигән сүз. Казанлыларның җәй көне үтәчәк матчларны тиешле дәрәҗәдә кабул итәчәге шик уятмый анысы. Без гөрләтеп Универсиаданы да үткәрдек, төрле спорт төрләре буенча дөнья чемпионатларын да кабул итә беләбез, шул ук футбол буенча Конфедерация Кубогын да бик матур уздырдык. Кунаклар да бездән канәгать китә… Ләкин әзерлек матчларының кирәклеге, әһәмияте шик уятмый.

Беренче чиратта, безнекеләргә тамашачылар, җанатарлар белән эшләүне һәм дөнья чемпионаты уеннары узачак «Казан-Арена» стадионы тирәсендәге мәсьәләләрне хәл итү сорала кебек. Стадион тирәсендәге урамнарны ябып кую белән генә эш бетми бит. Шәхси машиналарны кайда калдыру, стадионга ничә метр яки чакрым транспорт хәрәкәтен чикләү, җәяүлеләр зонасы мәсьәләләре төгәл чишелеш табарга тиеш булачак.

7 майдагы матчка килгәндә, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов шәхси транспортны кайсы «нокта»ларда калдыру мөмкинлеген искәртеп узган иде. «Без якын тирәдәге машина кую урыннарын да тикшерергә булдык. Шәхси транспортта килүчеләргә безнең якын тирәдәге сәүдә үзәкләре белән килешү барлыгын искә төшерәсе иде. Алар: “Леруа Мерлен”, “Парк Хаус”, “Тандем”, “Метро” сәүдә үзәкләре», — диде ул журналистлар белән очрашуда.

Тамашачыларга килгәндә, матчка керү бушлай булачак. Тест режимында узгач, әлбәттә, стадионга киләчәк халыкның мөмкин кадәр күбрәк булуы сорала. Теләгән һәр кеше дә матчка эләгә ала. Моның өчен уен көнне 10:00 сәгатьтән башлап кассалардан билет алырга кирәк булачак.

«Рубин» — «Уфа» командалары арасындагы очрашу кичке 19.00 сәгатьтә башланачак.

02c35db4f65386fb371e91913107f564

Комментарий язарга