Рух гармониясенә сукмак

Сентябрь аенда айкидо буенча халыкара семинарда катнашу өчен Италиягә Татарстаннан «Айкидо Айкикай интернациональ оешмасы» җитәкчеләре Александр Сивков белән Алексей Мищенко барачак. Япония көрәш серләре белән узган гасырның 70 елларында шөгыльләнә башлаган әлеге шәхесләр белән безгә дә очрашу насыйп булды. «Илет» спорт лагерена барган көнне биредә кече һәм өлкән яшьтәге укучылар өчен имтихан уздырылды. Иң бәхетле дүрт спортчы исә дәрәҗәле кара билбауларга ия булды.

– Александр Леонидович, без камикадзе, самурай, нунчаки, иероглиф кебек япон сүзләре белән бераз таныш. «Айкидо» төшенчәсе белән дә таныштырып китсәгез иде…

– Айкидо – ул гармония дигән сүз. Әлеге сугыш сәнгатенең башында Морихей Уэсиба тора. Аның асылы кеше тәненең биомеханик үзенчәлекләренә таянып, физик зыян салмыйча көндәшеңне җиңүгә кайтып кала. Ул озак еллар дәвамында төрле сугыш сәнгате стильләрен өйрәнеп, гармониягә ирешүдә үз фәлсәфәсен, юлын тапкан. Икенче төрле әйткәндә, әгәр дә үзеңне, якыннарыңны якларга телисең икән, син сугышчы юлына басарга тиеш. Японнарда «юл» дигәндә, тормыш юлы, үзең сайлаган юл мәгънәләре тәгаенләнә.

– Ә үзегез бу сугыш сәнгатенә ничек килеп эләктегез?

– Мин Каратэ Киокушинкай белән 1977 елда шөгыльләнә башладым. Ул чакта, әлбәттә, рәсми рәвештә бу төрләр тыелган, әмма тыелган һәр нәрсәнең җимеше татлырак була дигәндәй, яшеренеп булса да кызыксына идек. Безнең «подпольщиклар» төркеме ун кешедән дә артмады, остазыбыз – Фәрит Шәймәрданов. Аңа ул чакта егерме биш яшь кенә булса да, без аны «Бабай» дип атый идек. Нәкъ менә ул миндә Көнчыгыш илләре сугыш төрләренә мәхәббәт чаткылары кабызды, әлеге чаткылар тора-бара ялкынга әверелде. Минем аны сүндерү теләге, хәер, моңа хокукым да юк. Киокушинкай буенча уңышларга ирешә башлаган дәвердә тәүге тапкыр Айкидо турында ишеттем. Ниһаять, 1987 елда аны өйрәнә башладым.

Айкидо турында сөйләгәндә, башка сугыш сәнгате төрләрендәге кебек үк, биредә дә укучы (кю) һәм мастер, оста (дан) дәрәҗәләре бар. Ягъни һәр кеше Айкидо Айкикай системасында үз урынын белергә тиеш. Токиода рәсми оешмабыз урнашкан. Бездәге федерация 2015 елда танылу алды. Бүгенге көндә мин һәм Мищенко Айкидо Айкикайның бишенче данына ия.

– Русиядә айкидоны үз канаты астына алган оешмалар бармы? Татарстанда вәзгыять ничегрәк?

– Русиядәге иң эре оешмалар булып Русиянең айкидо Милли советы, Айкикай Айкидо федерациясе һәм Айкидо федерациясе санала. Дөрес, кечерәк һәм ваграк берләшмәләр дә иң башта торган Япониядәге оешма вәкилләре булып санала. Шул исәптән, безнең федерация дә. Айкидо белән күп кенә сәясәтчеләр, бизнесменнар шөгыльләнә. Әйтик, Милли советын өченче дан иясе Сергей Кириенко җитәкли. Казанда да ваграк төркемнәр бар, алар Русия­дәге оешмаларга буйсына. Безнең «Айкидо Айкикай интернациональ оешма» исә турыдан-туры Япония белән бәйләнештә эш алып бара. Без 1991 елда Казан Айки клубы базасында теркәлү уздык. Рәсми танылу ни бирә соң? Беренче нәүбәттә, бу – зур җаваплылык дигән сүз. Халыкара оешмалар алдында, шәхсән Морихей Уесиба алдында. Әлбәттә, укучыларыбыз, шәкертләребез алдында җаваплылык зур. Шуңа да без Япония стандартлары буенча эш алып барабыз.

– Лагерь эшчәнлеге белән дә таныштырып китсәгез иде.

– Быел без җәйге лагерьны унсигезенче тапкыр оештырдык. Шул еллар эчендә бай тәҗрибә тупладык. Әлбәттә, мондый мөмкинлек тудырган һәрбер кешегә рәхмәт әйтәсебез килә. Күнегүләр өчен уңайлы территория, менә дигән персонал, сыйфатлы туклану, хәерхаһлы мөнәсәбәт – тагын ни кирәк! Режимны тоту,  даими күнегүләр, саф һава, су коену – болар бар да билгеле бер күнекмәләр булдырырга һәм малайлардан чын ир-егетләр тәрбияләргә мөмкинлек бирә. Смена унсигез көн дәвам итә. Шуның аз дигәндә уналтысы – көчле күнегүләр белән бәйле. Менә бүген исә егетләр имтихан тапшырды. Өлкәннәрдән Константин Задорожный, Кәрим Вәлиев, Александр Дубровин һәм Илья Колчин катлаулы сынаулар аша кара билбауларга ия булдылар.

– Кара билбау… Шәп! Аңа ирешү җиңелләрдән түгелдер…

– Әлбәттә, айкидо техникасына ия булу өчен бик нык тырышырга, көч түгәргә кирәк. Егетләр татамида ун-унике ел көч түгә, барлык семинарларда катнаша (без елына ике тапкыр халыкара чаралар да уздырабыз), җиде яшеннән бер генә лагерьны да калдырмый… Боларның барысы да аларга уңышлы төстә Дан тест узарга мөмкинлек бирде. Алар кечкенәдән, кара билбауга бары иң бирелгәннәр һәм түземнәр генә ирешәчәк, дигән фикерне ишетеп үсте. Табигый сайлану бездә дә гаделлек максатыннан эшли. Әйтик, алты-җиде яшендә без йөз кешене алабыз. Ун-унике елдан исә шуларның берсе генә кара билбауга ия була. Йөз кара билбаудан берсе генә остаз (учитель) дәрәҗәсенә күтәрелә. Бездән нинди остазлар чыккандыр – анысын бәяли алмыйбыз. Без бары эшлибез генә. Безне беләләр, шәһәрдә, республикада, илдә… Күпләр бездә шөгыльләнүләре белән горурлана, рәхмәт җиткерә. Үз остазларыңны оныту, истәлек булмау – сугышчы үз юлында очратырга мөмкин булган иң начар нәрсә.

– Ничә яшьтән сездә шөгыльләнергә мөмкин соң?

– Менә хәзер сез күзәткән егетләр бездә биш-алты яшеннән шөгыльләнә. Кече төркемебез бар (алты-унбер яшьлек малайлар), анда күбрәк уен аспекты урын ала, бу спорт залы атмосферасына күнегү өчен кирәк. Унбер-унике яшьтә балаларны Академиягә күчерәбез. Академия оештыру Токиода хупланды, ул чакта әле кураторыбыз мәрхүм Шихан Хонбу Додзё Масатаке Фудзита иде (сигезенче дан). Күнегүләр атнасына өч тапкыр сәгать ярым бара. Даими практика укучыларыбызга үз тәннәре белән идарә итү мөмкинлеге бирә. Айкидо техникасы бит көндәшең һөҗүме белән кушылып, энергияне һөҗүм итүчегә юнәлдерүгә корылган. Нигезе шундый кыска һәм аңлаешлы булса да, моның артында озак еллар шөгыльләнү, өйрәнү тора. Бу шул ук үз юлыңны табуга кайтып кала.

– Укучыларыгыз күпме?

– Татарстанда биш йөздән артык кеше шөгыльләнә. Казанда әлеге япон сугыш сәнгате белән йөздән артык бала һәм яшүсмер мавыга. Үзәк төркемнәр «Динамо» спорт комплексында, Казан медицина университеты залында урнашкан. Серов урамы, 7 йортагы «Электроконтакт» мәдәният йортында иң тәҗрибәле остазларыбызның берсе, дүртенче данга ия Рафаэль Мусин җитәкчелегендә күнегүләр бара. Сүз уңаенда, шөгыльләнүчеләр арасында кызлар да бар. Гадәттә, алар абыйларына ияреп килә. Башка оешмалардан безгә күчүчеләр һәм бездә калучылар да очрап тора. 

– Спортның күп кенә элиталы төрләре белән шөгыльләнергә ата-аналарның акчасы җитеп бетми…

– Моннан берничә ел элек миңа Физик культура һәм спорт буенча федераль агентлык җитәкчесе Вячес­лав Фетисов җитәкчелегендә узган спорт буенча коллегия утырышында катнашырга туры килде. Шунда ул бер дөрес фикер җиткергән иде: «Спорт бушка булырга тиеш түгел». Һәм дустының малае хакында сөйләп күрсәтте. Тегесе хоккей экипировкасы белән ярдәм итүен сораган. Ләкин беренче уңышсызлыктан соң ук малае хоккей белән шөгыльләнүдән баш тарткан. Нәтиҗәдә ике мең долларлык хоккей формасы чоланнарында эленеп тора ди…

Японнар нәрсәгә дә булса ирешергә теләсәң, бик көчле теләк (японча – Fudosin) кирәклеген искәртә. Бөтен дөньяда айкидо күнегүләре түләүле нигездә алып барыла. Без зал арендасы өчен дә түлибез, ягъни оешмабыз уставы нигезендә чыгымнар керемнәр белән капланып бара. Эшчәнлегебез турында International Aikido Organization оешмасының халыкара бүлеге белән таныштырып барабыз.

Ягъни без – ачык оешма. Укучыларыбызның ата-аналары күнегүләрне күзәтеп тора ала. Гәрчә безнең ишекләребез барлык теләүчеләр өчен ачык булмаса да. Айкидо бит әле ул җаваплылык, максатчанлыкка этәрә, мәктәпкә, аннан югары уку йортларында да яхшы укуга китерә. Чирек саен укучыларыбызның билгеләре белән танышабыз, күп кенә фәннәрдән, физкультураны әйтеп тә тормыйм, билгеләрнең яхшырганын күзәтәбез.

Укучы айкидо техникасын өйрәнгәндә, япон терминологиясе белән таныша. Биш яшьлек балалар да японча саный белә. 2000 еллар башында без «Цветок сакуры» дигән балалар якшәмбе студиясе программасын булдырдык, балалар япон теле белән таныша башлады, Япония тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксыну артты. Бу проект янәдән торгызып җибәрелер дип өметләнәбез.

Әйе, Татарстан Хөкүмәте спорт оешмаларына даими ярдәм итеп тора. Гәрчә кайбер түрәләр, шул ук Вячеслав Фетисов трибунадан дәүләт ярдәменнән башка да яши белә башладык дип белдергән иде. Без дә берәр яхшы күңелле, юмарт иганәче килеп чыгар да, ниһаять, без дә үз спорт залыбызда шөгыльләнә, япон теле, мәдәниятенә өйрәтә башларбыз дип өметләнәбез. Әлегә без үз идеяләребезгә инанабыз, безнең белән булучыларга файда итәбез дигән ышанычта калабыз. Бу – шул ук юл. Безнең юл.

Айкидо2

Белешмә:

АЙКИДО өч иероглифтан тора.

АЙ – гармония,

КИ – рух, тормыш энергиясе,

ДО – юл, сукмак, ысул.

Рух гармониясенә юл дигәнне аңлата.

Комментарий язарга