Россия җыелмасында бразилиялеләр бар, татарлар — юк

Бүген Россия җыелма командасының тренерлар штабы дөнья чемпионатына әзерләнәчәк уенчылар исемлеген игълан итте. Алар арасында «Рубин»нан дүрт уенчы – капкачы Сослан Джанаев һәм сакчылар Владимир Гранат, Руслан Камболов һәм Федор Кудряшев бар.

Россиянең футбол союзы игълан иткән составка тагын түбәндәге уенчылар кертелгән:

Капкачылар:

Игорь Акинфеев (ЦСКА Мәскәү)
Владимир Габулов («Брюгге» Бельгия)
Андрей Лунев («Зенит» Санкт-Петербург)

Сакчылар:

Илья Кутепов («Спартак» Мәскәү)
Роман Нойштедтер («Фенербахче» Төркия)
Константин Рауш («Динамо» Мәскәү)
Андрей Семёнов («Ахмат» Грозный)
Игорь Смольников («Зенит» Санкт-Петербург)
Марио Фернандес (ЦСКА Мәскәү)

Ярымсакчылар:

Юрий Газинский («Краснодар»)
Александр Головин (ЦСКА Мәскәү)
Алан Дзагоев (ЦСКА Москва)
Александр Ерохин («Зенит» Санкт-Петербург)
Юрий Жирков («Зенит» Санкт-Петербург)
Роман Зобнин («Спартак» Мәскәү)
Далер Кузяев («Зенит» Санкт-Петербург)
Антон Миранчук («Локомотив» Мәскәү)
Александр Самедов («Спартак» Мәскәү)
Александр Ташаев («Динамо» Мәскәү)
Денис Черышев («Вильярреал» Испания)

һөҗүмчеләр:
Артём Дзюба («Арсенал» Тула)
Алексей Миранчук («Локомотив» Мәскәү )
Фёдор Смолов («Краснодар»)
Фёдор Чалов (ЦСКА Мәскәү).

Шулай ук киңәйтелгән исемлектә тагын 7 уенчы бар:
капкачы: Маринато Гилерме («Локомотив» Мәскәү); сакчылар: Владислав Игнатьев («Локомотив» Мәскәү), Дмитрий Комбаров («Спартак» Мәскәү); ярымсакчылар: Денис Глушаков («Спартак» Мәскәү), Антон Швец («Ахмат» Грозный); һөҗүмчеләр: Антон Заболотный («Зенит» Санкт-Петербург), Дмитрий Полоз («Зенит» Санкт-Петербург).

Дөнья чемпионатына кадәр Россия җыелма командасы Австрия (30 май) һәм Төркия (5 июнь) футболчыларына каршы әзерлек очрашулары уздырыр дип көтелә.

Балтач

Комментарий язарга