Сәхнә артында узган балачак хатирәләре

Оясында ни күрсә, очканда шул булыр, ди халык. Берәүгә дә сер түгел, күп артистларның балалары пәрдә артында яки әти-әниләре белән гастрольләргә йөреп үсә. Андыйларның күңелендә сакланган иң якты һәм иң җылы балачак хатирәләре дә театр белән бәйле була. Чөнки театр алар өчен икенче йортка әйләнә.

Без дә Г.Камал исемендәге академия театры артистларының ул-кызлары белән шул хакта сөйләштек. Хәер, күбесе хәзер үзләре үк тамшачыга яхшы  йөзләр инде.

милэушэ«Провокатор» идем»

Миләүшә Шәйхетдинова, Татарстанның атказанган артисты

– Ике яшьтән әти (Наил Шәйхетдинов, Русиянең һәм Татарстанның атказанган артисты) белән әни, үзләренә ияртеп, гастрольләргә алып йөрде. Мәктәпкә укырга кергәнче алардан калмадым. Русиянең төрле төбәкләрен, элеккеге союздаш дәүләтләрне – барысын да айкап чыктык. Барган һәр җирдә күпмедер вакыт яшәп тә алабыз, чөнки ул елларда гастрольләр утыз-кырык көн дәвам итә иде. Уфада хәтта җәйге лагерьга йөрергә өлгердем әле. Еш барган урыннарда «Шәйхетдиновларны үзебезгә алабыз», дип көтеп торучы билгеле гаиләләр бар, алар инде мунчасын да яга, тәмле ризыгын да пешерә, бәлешен дә сала, хәлләреннән килгәнчә кунак итәргә тырыша иде. Авылларда йөргәндә әниләрнең кичке спектакльгә кадәр дип, көндез урманнан җиләк җыеп кайтып кайнатма әзерләгәннәрен яхшы хәтерлим. Әнә шулай көндәлек мәшәкать театр тормышы белән янәшә атлый иде. Берсендә шундый хәл дә булды: Туфан Миңнуллинның пьесасы буенча куелган «Ак тәүбә, кара тәүбә» спектаклен уйныйлар. Имеш, студентлар авыл янәшәсендә палатка корып яши, вакыйгалар шунда бара. Сәхнә артында әниләр җиләк кайнатып маташа. Пәрдә ачылып та китә, борынга җиләк исе килеп бәрелә. «Боларның декорацияләреннән дә болын исе килә» дип, бөтен халык «аһ» иткән иде.

Шәһәрдә тукталганда әти белән музейларга, кинога йөрибез. Кунакханәләрдә үзебезнең эстрада җырчылары яки Мәскәү артистлары очрый. Бер юлы Илһам Шакиров белән шулай бергә туры килдек. Ә Уфадан пеләш баш белән кайткан идем. «Пеләшкә алсаң, чәче куе үсә», – дигәч, әни минем башны кырган. Ялтырап торган баш белән, өстәвенә чалбар киеп, Салават Юлаев һәйкәле янында төшкән фото әле дә бар. Моңа иң борчылган кеше әти булды…

«Туйлар узгач» спектаклендә балалар йортыннан алып кайткан сабый ролендә мине – ике яшьлек сабыйны сәхнәгә күтәреп алып чыгалар иде. Җиде яшьтә «Хәзинә» спектаклендә бит ярымлык роль бирделәр – әтисез үскән кызны уйнадым. Тамашадан соң һәр  артистның исемен әйт, баш ию гадәте бар. Мин дә баш ияргә бик яратканмын. Берсендә артистлар поездга соңга калган, ашыккач, исемнәрен әйтеп, баш иеп тормаганнар, спектакль бетүгә пәрдәне төшергәннәр. Гадәттәгечә үземнең фамилияне ишетмәгәч еларга тотынганмын. Әти, пәрдәнең бер почмагын күтәреп, «шул-шул рольдә Миләүшә Шәйхетдинова» дип, мин баш игәч кенә тынычланганмын. Билгеле, бу вакытта тамаша залында да берәү дә калмаган булган. Тик нишләтәсең, «артист» күңеле нечкә шул…

Тагын бер кызык хәл истә. Яшь актерлар спектакльдән соң кызлар белән танышырга ярата иде. Алар тәмле телләнеп торганда, өлкән артистлар мине котыртып җибәрә: тегеләр янына барып «әти, әйдә, сине әни чакыра» дим. Моңа яшьләр бик аптырый, ә өлкәннәрнең кәеф була. Менә шундый «провокатор» идем, кыскасы!

чулпан закирова

«Чуртан түгел мин, Чулпан!»

Чулпан Закирова, «Казан» ансамбле җитәкчесе:

– Үскәндә театрда сигез-ун кешелек «банда»быз бар һәм без һәрчак җыйнау идек. Бергә уйныйбыз, бергә йөрибез, бергә телевизор карыйбыз. Анда инде кемдер идәнгә утыра, кемдер урындыкка менеп кунаклый, кемдер яткан җиреннән йоклап ук китә. Иң яраткан шөгыльләребезнең берсе – зур-зур декорациялар арасында йөрү, безнең өчен ул ниндидер сихри урын иде. Урта Азиядә гастрольләргә баргач, ялгышмасам бу хәл Ташкентта булды, Хәлимә Искәндәрованың улы Игорь Носов әллә нишләп ачуыбызны чыгарды, барыбыз да аңа каршы төштек. Ничек арт сабагын укытырга? Кемнеңдер башына моны ишегалдындагы ташландык фонтанга тотып салу уе килде. Әллә төртеп төшердек, әллә әйберен ташладык, анысын хәтерләмим, ләкин Игорь пычрак суда «йөзде». Билгеле, аннары барыбызны да тезеп бастырып акылга утырттылар инде. Мондый шуклыклар гына дуслыкны бозмады. Әле дә күрешсәк сөйләшер сүз бетми. Искәндәр Хәйруллин, Зөлфирә Зарипованың улы Диас мәрхүм белән аеруча килешеп уйнаганны хәтерлим. Дөрес, Искәндәр ваксынырга яратмый, безнең белән өстән генә сөйләшә иде. Ә менә Ирек абый Баһман мине чуртан дип үртәргә яратуы белән күңелдә калды. Юлында очратса, әллә каян: «Нихәл, чуртан?», – дип эндәшә. Мин ышанам. «Чуртан түгел мин, Чулпан!» – дип кашымны җыерам. «Әй, тагын ялгыштым инде, – дигән була да, – Дөресе, чуртан бит әле?» – дип, үчекләвен дәвам итә. Мин үпкәлим…

Дания Нуруллинаның кызы Айсылу «Әлдермештән Әлмәндәр»дә малайны уйный. Мин исә ул үсеп китә дә, бу рольне миңа бирәләр дип хыялланып йөрим. Айсылу җырлаганда артыннан «без андый малай түгел, без мондый малай түгел» дип гел кабатлап торам. Берсендә спектакльне телевидениедә яздырдылар. Без шул тирәдә яшәгәч, мәктәптән соң әни янына студиягә кердем. Фирдәвес Хәйруллина күреп алды да: «Әйдә, кил әле кил, монда массага балалар кирәк», – дип, алып китте. Өстемдәге мәктәп формасын шәл белән каплап арбага менгезеп тә утырттылар. Без әнә шулай кайчак эшкә дә ярап куя – массага кереп чыга, сәхнә артында әйбер тотып тора яки алып килеп бирә идек. Файдаң тисә, бер башка үсеп китәсең, үзеңне кирәкле кишер яфрагы итеп тоясың инде. Малай ролен исә тәки уйнарга туры килмәде. Айсылудан соң аны башка балага тапшырдылар. Хәер, әни дә уйнавымны теләмәде. Үзенең рольләре күп булгач, «аптыратма әле дип» кенә җибәрә иде. Аның каравы, ундүрт яшьтән театрда эшли башлап, тугыз ел гомер шунда узды.

Мәскәүгә баргач, ике атна «Россия» кунакханәсендә яшәдек. Спектакльләр МХАТта уза. Миңа унике яшьләр тирәсе. Кызыл мәйдан аша Тверьская урамы буйлап үзем генә театрга барам. Беренче эш итеп буфетка керәм дә бутерброд алып ашыйм. Аның тәмле әле дә авызда тора.

Театрның иске бинасы (бүгенге Тинчурин театры) күңелгә аеруча якын. Бала вакытта баскычтагы һәр тактаны белә идек бит. Әле дә, анда кергәч, менә моннан йөри, тегеннән уза идек дип, еш искә алам. Хәзер ул бина кечкенә булып тоела, ә бала чакта гаять зур күренә, мохите дә бөтенләй башка иде.

айгуль бариева«Әтигә тискәре образ бирүләре ачуны китерә иде»

Айгөл Бариева, Татарстанның атказанган артисты:

– Заманында Марсель Сәлимҗанов «Антоний һәм Клеопатра» дигән спектакль чыгарды. Төп рольдә – Алсу Гайнуллина. Ул бик шаулап узды. Бер күренештә күп-күп солдатлар катнашырга тиеш иде. Мәскәүгә гастрольгә баргач, моның өчен махсус чын солдатларны алып килделәр. Алар бихисап, йөздән артык булгандыр. Чыгалар да, чыгаралар, бетмиләр генә. Шушы күренеш әле дә күз алдымнан китми. Ни кызганыч, спектакль катлаулы булгач һәм чыгымнар таләп иткәч, озак бармады.

Безнең балачак сәхнә артында уйнап, әти-әнигә ияреп гастрольләрдә йөреп узды инде. Театрның иске бинасында баскычтан чабып төшүләр, куышып йөрүләр! Ни гаҗәп, шелтә белдерүче дә, ачуланучы да юк иде. Берара бакча бирделәр, шунда җыела башладык. Кичен аллеяда учак ягабыз, Искәндәр Хәйруллин гитара алып чыга, җырлыйбыз. Ерак түгел чишмә бар. Иртә-кич салкын су белән коенырга йөрибез. Казлар кебек тезелешеп китәбез, тезелешеп кайтабыз… Әй, күңелле, безгә – балаларга бернинди лагерь кирәк түгел иде. Тик менә әти ни өчендер мине спектакльләрдә катнаштырырга теләмәде. Сәхнәгә беренче мәртәбә ундүрт яшемдә генә аның белән дуэт җырларга чыктым. Әни белән икәү әтинең уйнаганын бирелеп-бирелеп карый идек. Аңа гел тискәре образлар эләгә, шул ачуны китерә иде. Һәркемнең үз әтисен герой итеп күрәсе килә бит! Хәзер инде үземнең балалар театрга тартыла, моны күреп  сөенәм. Миңа ул рухи азык кына биреп калмый, ә балачакка, яшьлегемә алып кайта, шуннан көч алам.

булат«Өч балык тартып чыгарам дигәндә кармак төпкә эләкте» 

Булат Хисмәтов, баянчы:

– Театр дигәч, иң элек, аның исен сизгәндәй булам, грим бүлмәләрендә, сәхнә артында йөгереп уйнаулар, кече зал күз алдына килә. Декорация арасында йөргәндә, театр тылсымлы дөнья, хәзер менә хәзинә табарбыз кебек тоела иде. Күңелдә бер-бер артлы балачак хатирәләре яңара башлый. Илдар Хәйруллин «Сөембикә егет сайлый» дигән спектакль куйды. Репетиция бара. Тамаша залында карап утырам. Режиссер әтигә искәрмәләр бирә, бер күренешне кат-кат кабатлыйлар, шомарталар. Әти өчен борчылып утыру йөземә чыккан, күрәсең. Бермәлне Илдар абый миңа төртеп күрсәтә һәм: «Кара малаеңны! Синең өчен ничек янып утыра», – ди әтигә һәм икәүләшеп көлешәләр.

Теплоход белән Әстерханга кузгалдык. Илдус Габдрахманов спиннинг алган. Аңарчы балыктан курка идем, шул чагында бу хисне җиңдем. Балыгы да тиз каба бит! Марсель Сәлимҗанов яныма килде дә: «Сине бер салганда өч балык тартып чыгара дип дөрес сөйлиләрме ул?» – ди. Мин, сабый, аның шаяртуына ышанып: «Әйе, менә карап торыгыз», – дип, ашыга-кабалана кармакны суга ташлыйм. Ә ул, чукынчык, Пушкин әкиятендәге кебек уралып аска кереп китә дә төпкә эләгә, соңыннан көч-хәл белән тартып алам. Марсель абый рәхәтләнеп көлә. Икенче мәртәбә килүендә исә, дөрестән дә, әллә ике, әллә өч балык тотып күрсәттем. Анда шунысы да кызык иде: теплоходның «борынында» чехонь каба, ә миңа ул ошамый, артык хәрәкәтчән. Шуңа да балыкны судноның «койрык» ягыннан каптыра идем.

Бервакыт Ләйсән Дусаева белән дуслашып киттек. Миңа – ун, аңа – унтугыз яшь. Икәүләшеп сөйләшәбез, серләшәбез. Шул чагында ул миңа кыз буларак күп әйберләрне аңлатты һәм аның киңәшләре әле дә тормышта ярдәм итә. Ике арадагы самими дуслык та җылылыгын югалтмый: Ләйсән белән күрешкән саен сөенеп очрашабыз. Бик еш: «Кечкенә генә малай идең, нинди егет булып үсеп җиттең бит», – дип, шаяртырга да онытмый.

vwHtC2T0xHg«Сәхнәдә елап җибәрдем»

Илсөяр Хисмәтова:

– 2000 елда теплоход белән Әстерханга гастрольләргә кузгалдык. Мин – алты яшьлек бала «Әлдермештән Әлмәндәр»дә малайны уйныйм. Бу – сүзләре дә булган беренче зур ролем, юлда Марсель Сәлимҗанов, Шәүкәт Биктимеров белән уйнарга өйрәнәбез. Марсель абыйның тавышы калын, яңгырап тора һәм аннан бераз шүрләгәнем истә. Кат-кат репетиция дә ясадык инде, югыйсә, тик барыбер, сәхнәгә чыккач, сүзләрне оныттым бит! Шәүкәт абый, талантлы шәхес, эшне аңлап алып, җайлап җибәрде, уйнап чыктык. Спектакль беткәч, театрның элеккеге директоры Шамил Закиров мәрхүм тәм-томнар салынган пакет тоттырды. Анда нинди генә шоколад, нинди генә сок юк… Әмма миндә диатез, берсен дә ашарга ярамый, телне генә тидереп карыйлар. Аның каравы абыем рәхәтләнде.

Шул ук елны «Әлдермештән Әлмәндәр» белән Уфага бардык. Спектакльдән соң шагыйрь Рамил Чурагулов сәхнәгә менеп, «Молодец! Шәп уйныйсың, егет!» дигән сүзләр белән чәчәк бүләк итте. Ахырдан мине күрергә грим бүлмәсенә керде. Нәкъ шул вакытта әни башымнан парикны салдыра һәм озын куе чәчем таралып килеп төшә. Рамил абый авызын ачып катып кала, күзе маңгаена менә. Кыз бала ничек шулай уйный ала дип шакката ул.

«Әни килде» спектаклендә бала – Рузия Мотыйгуллина һәм Илдус Әхмәтҗановның кызы булып уйнадым. Туй күренеше. Яшьләр икенче катка менеп китә. Мин ярыктан аларны күзәтәм. Шул чагында берәү арттан килеп артсанымны чәбәкли. Рузия апа, образга кереп китеп, катлырак сугып җибәргән икән, мин авыртудан еларга тотындым. Ләкин бу бик тә урынлы килеп чыкты, тамашачыны ышанды. Гомумән, нечкә күңелле мин. Телевизордан «Әлдермештән Әлмәндәр» күрсәтсәләр дә бала вакытымны сагынып еларга керешәм. «Гөргөри кияүләре»ендә әти Васька дигән кеше уйнаганда Үринә аны сайламаганда да балавыз сыга башлый һәм һәр спектакль саен шул хәл кабатлана иде.

 

Комментарий язарга