Сәйдә Мөхәммәтҗанованы котлыйбыз!

12 нче гыйнвар, яшь булуына карамастан шактый танылган, барлык тыңлаучылар тарафыннан бик яратылган Сәйдә Мөхәммәтҗанованың туган көне.

TVccVardnac

Сәйдә чын мәгънәсендә милли рухлы, моңлы җырлы татар кызы. Аңа бүген 17 яшь тулды. Сәйдә, сине туган көнең белән котлыйбыз! Иң мөһиме, саулык-сәламәтлек, укуыңда һәм һәр эшеңдә, иҗатыңда зурдан-зур уңышлар телибез. Гел шундый шат күңелле, сөйкемле, мөләем булып кал, һәрчак бәхет нурына коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшә. Барасы юлларың якты, сикәлтәсез булсын!

Милләтебезнең яшь буыны арасында шундый талантлы, милли үзаңлы балалар булуы бик куанычлы!

Сәйдә турында тагын укы:

Сәйдә һәм Энҗе катнашында кыска метражлы фильм «Бүләк»

Сәйдә Мөхәммәтҗанова үзенең иҗат кичәсендә барысын да елаткан (ФОТО)

«Чок гүзәл! Машалла!» — Сәйдә Мөхәммәтҗанова төрек каналында «Идел бит ул, киң бит ул»ны җырлап кайтты (ВИДЕО)

 

Комментарий язарга