СӘЛӘТЛЕ ЯШЬЛӘР МӘКТӘБЕ: ТАТАРСТАН СӘЛӘТЛЕЛӘРЕНЕҢ ОЧРАШУ УРЫНЫ

Сезнең уйланганыгыз бармы, Татарстан яшьләре киләчәктә нинди булыр икән? Мәсәлән, 2030 елда? Хәзерге буын потенциаллы яшьләренең перспективасы нидә?

Сәләтлеләр мәктәбе бүгенге көннән үк сәләтне үстерергә, дус, ярдәмчел мохит тудырырга һәм аңа ярдәм итәргә кирәклелеген аңлый. Шуңа күрә, актив һәм сәләтле яшьләрне барлап, без аларны «Сәләтләрне ачу» Җәйге яшьләр мәктәбенә алып килдек.фото 1

Дүрт йөз катнашучы – сәләтле яшьләр вәкилләре, сигез көн буе берөзлексез үзләре өстендә эшләү, файдалы танышулар, алга таба компетенцияләрен үстерү һәм проектларын камилләштерү – 21-28 августта Яр Чаллы Дәүләт Педагогик Университет кысаларында үткәрелгән Җәйге Мәктәптә шундый иҗади мохит хөкем сөрде.

Сәләтле Яшьләр Мәктәбе 2016 (Молодежная Школа Талантов) – һәрбер аерым компетенцияле спектрны җентекләп өйрәнергә ярдәм итә торган сигез уникаль юнәлеш:

  • «Генераль конструктор» техник фикер йөртүне формалаштыра һәм югары технология өлкәсендә булган чишелешләрне барлыкка китерергә ярдәм итә,
  • «Эшмәкәрлек уеннары» – эшкәртелмәгән идеяләрне эшләп китәрлек стадиягә җиткерергә булыша,
  • «Фәнни ярышлар чемпионаты» халык алдында чыгыш ясау күнекмәләрен яхшыртуга этәргеч булып тора, фәнне кызыклы һәм интригалы итә,
  • «Сәләтлеләр кооперациясе» уй-фикерләрне халыкка хатасыз тәкъдим итәргә Республикада һәм илдә генә түгел, ә дөньякүләм матбугат чараларында кирәкле, туры килә торган текстлар язарга өйрәтә,
  • «HIPO-Акселератор» – югары потенциаллы, берничә урыннарда җиңү яулаган һәм казанышларга ирешкән яшьләрнең очрашу урыны, аларның җиңүләре актив рәвештә үсәргә һәм булган потенциалны кирәкле проектларга кертергә булыша.фото6

Шулай ук Сәләтлеләр мәктәбендә остазларга, әти-әниләргә, укытучыларга аерым программа бар. Бу гомуми программаның бер үзенчәлеге булып тора, чөнки сәләтле балалар белән бергә сәләтле һәм тәҗрибәле олылар эшләве бик мөһим.

«Эшмәкәрлек уеннары»ның тренеры, «Center-Game» компаниясенең җитәкчесе Олег Панин искәртеп узды: «Мин һәрбер катнашучыга глобаль рәвештә уйларга киңәш итәр идем. Һәрбер кешенең әйләнә-тирәдә дөньясын үзгәртергә мөмкинлеге бар, шуны аңларга кирәк, ләкин шунда ук океан суын кайнатып булмаганлыкны истә тотып, алга таба барырга, эшне хәзердән үк башларга кирәклеген онытмаска кирәк».

Җәйге мәктәп шуңа өйрәтә дә инде – баскан җирендә һәм шушы вакытта эшкә тотынырга, проектыңны тормышка ашырырга, шанс һәм мөмкинлекләреңә бәя биреп, сине ишетсеннәр өчен тырышырга кирәк.

Һичшиксез, мәктәпнең барлык катнашучылары сәләтле. Күп кенә эре компанияләр актив рәвештә аларны үзләре белән хезмәттәшлек итәргә чакырдылар. Мәсәлән, «Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү» проекты авторы Диләрә Ваһапова Калининград өлкәсендә урнашкан «Сәләтле балаларны үстерү үзәге»ннән инвестицион чакыру алды. Инженерлык-техник өлкәсе буенча эшләнгән проект авторлары Роберт Зәкәрьянов, Тимур Корбангалиев һәм Георгий Тощевка бәхет тәтеде: алар «Киләчәккә лифт» исемле яшьләр-техник иҗаты мәктәбендә белем алачаклар.фото5

Шуны искәртеп узарга кирәк, күп кенә катнашучы Мәктәпкә тормышка ашырылган проект белән килгән. Мәсәлән, Йошкар-Ола шәһәреннән унсигез яшьлек Андрей Гаврилов «Эко-Русь» исемле үз кибетен ачкан. Анда йорт җиһазлары агач паллетлардан ясала; аңа тик проектын инвесторлар һәм сатып алучылар өчен җәлеп итә торган итеп ясарга кирәк.

Катнашучылар өчен иң авыр һәм дулкынландырганы – квалификацион имтихан. Ахыргы көнне катнашучылар Республиканың алдынгы тармаклы компания вәкилләренә үзләрен бары тик республиканың иң сәләтле һәм перспективалы яшьләре икәнлеген дәлилләргә тиеш иде. Мәктәптә узган көннәр дәвамында иң күп балл җыйган йөз катнашучыга Татарстан Республикасы территориясендә үзләренең проектларын тормышка ашырырга һәм алга бару өчен информацион яктан ярдәм итәчәкләр.

Җәйге мәктәпнең мохитен сүз белән генә әйтеп булмый, аны үзеңә сизәргә, үткән һәрбер лекциянең, экспертлар, тренерлар әйткән һәр киңәшнең зарурлыгын тоярга кирәк. Сәләтле Яшьләр мәктәбендә булган яшьләр үзләренең соклануларын яшермиләр, бик рәхәтләнеп хис-тойгыларын, уй-фикерләре белән башкалар белән дә уртаклашалар:

Радмир Епифанов: «Алга китеш сизелә! Без белгечләр белән киңәшләшәбез, үзебезнең проект турында сөйлибез, аларны яхшы якка үзгәртәбез, яңа мәгълүмат алабыз. Монда гына укуның файдалы икәнлеген, беркайчан да үз-үзеңә ышанычны югалтмаска һәм куйган максатларыңа ирешергә кирәклеген аңлыйсың».

Нурбәк Ганиятов: «Әгәр дә Җәйге Мәктәпкә кадәр ничек чыгыш ясавымны һәм хәзергесен чагыштырсам, үзгәреш барлыгын сизәм. Сәләтлеләр университеты бер атна эчендә миңа ораторлык өлкәсендә бик зур төзәтмәләр кертте».

Павел Климов: «Монда чыннан да бөтен кирәк булган сыйфатларның һәм компетенцияләрнең үсеше сизелә. Белем бирү программасы бик тыгыз һәм эчтәлекле. Аудитория белән эшли ала торган дәртле кешеләр күп. Мин бик шат».

Җәйге Яшьләр Мәктәбе «Сәләтләрне ачу» катнашучылар өчен проектлар чишелеше өлкәсендә яхшы башлангыч булып тора. Аларның нәтиҗәсе декабрьдә үтәчәк форумда билгеле була. Ул ел саен булачак алга китеш һәм сәләтлеләр белән идарә итү өлкәсендә тәҗрибә белән уртаклаша торган Татарстан Республикасы һәм Русия Федерациясендә үзәк мәйданга әвереләчәк.фото3

Сәләтле Яшьләр Мәктәбе катнашучылар өчен акылга сыймаслык мөмкинлекләргә беренче адым булды. Максималь рәвештә кирәкле белем, тәҗрибә һәм күнекмәләр алгач, алар сынауларга әзер. Ә Сәләтлеләр Университеты, үз чиратында, аларга төрле яктан ярдәм итәргә, проектларын чынга ашырырга, тормышны яхшы якка үзгәртергә гел әзер. Шикләнмәгез дә, Татарстандагы сәләтле яшьләренең гениаль проектлары турында сез бер тапкыр гына ишетмәссез!

Комментарий язарга