Сәләтлеләр мәктәбе

Әгәр дә мин үземнең идеямне якты киләчәккә этәргеч икәнлеген аңласам, мин аны алга чыгарырга тырышачакмын!

Сәләтле кешенең юлы сикәлтәле һәм күпкырлы, уңышка ирешкәндә төрле сынауларга дучар булучан. Ул юл бездә сабыр булуны таләп итә, ихтыяр көчен тәрбияли һәм алар алдында сынып төшмәскә ярдәм итә. Һәр кеше алдында сайлау тора – шул юлны лаеклы үтеп, тарихта якты эзеңне калдырырга яки инде иң беренче уңышсызлыкта бирелергә.

Казан шәһәрендәге егерме сигезенче гимназиянең унынчы сыйныф укучысы Ярослава Вихарева алда торган кыенлыкларда бирешүчеләрдән түгел. Ул шәһәрдә һәм Русиякүләм олимпиадаларда еш катнаша, Сәләтлеләр Университеты кысаларында уза торган «Сәләтлеләрне ачу» Җәйге Яшьләр мәктәбендә укыган һәм «Фәнни ярышлар чемпионаты» конкурсының финалисты. Тугызынчы сыйныфтан ук ул хезмәт дәресләрен заманлаштыру турында уйлый башлый һәм «Киләчәктәге хезмәт дәресләре» исемле проектын чынга ашырырга тырыша. Бу проект югары технологияле киләчәк мәктәпләрнең идеяләрен чагылдыра. Яңалыклар заманында укучыларга тиз үзгәрә торган дөньяда укучыларга җайлашу бик мөһим. Ярослава әйтүенчә, «Бүгенге көндә укучыларнын фикер йортүләрендә яңалык җитми».

«Уйлап кына карагыз, егерме беренче гасырның хезмәт дәресендә безне шул ук рограмма буенча өйрәтәләр: алъяпкыч тегәбез яисә урындыклар ясыйбыз. Безгә үзгәрешләр, хезмәт дәресләрен заманлаштыру кирәк. Минем проектым мәктәп программасына яңа юнәлешләр кертүгә нигезләнгән: IT, икътисади белем алу, психология һәм эшмәкәрлек», – дип, унынчы сыйныф укучысы барыбызны да үзгәреш кертергә өнди.

Ярославага бу идея тугызынчы сыйныфны тәмамлагач килә, бу вакытта аның яшьтәшләренә үсү юнәлешен сайларга кирәк була. Ул һәм аның сыйныфташлары югары сыйныфта укырга телиләр, ләкин һәрберсе нинди юнәлештә барасын, аларга нәрсә кызык булачагын белеп бетермиләр:

«Мәктәптә нәкъ менә без заманча күнекмәләр һәм компетенцияләрне үстерергә, яңа һөнәрләрне өйрәнергә һәм үзләштерергә тиешбез дигән фикергә килдем. Чыннан да, шундый дәресләрне үткәргәндә, күп кенә кеше яңа һәм кызыклы фәннәрне өйрәнергә теләгәнне аңлады», – дип әйтә Ярослава.

«Киләчәктәге хезмәт дәресләре» проектын уйлап табучы Сәләтлеләр Университеты аның тормышында мөһим роль уйнаганын әйтте: «Минем өчен ул – мәхәббәт, үзенчәлекле кешеләр һәм яңа идеяләр! Синең белән бергә проектлар уйлап табучы, бирелгән кысалардан чыгып, гел алга баручы фикердәшләрне очрата торган мөхит тә ул. Университет безгә форумнарда катнашырга, абруйлы кешеләр белән танышырга һәм аралашырга мөмкинлек бирә. Монда син зур тәҗрибә аласың: мәсәлән, миңа үз идеям турында радиода сөйләргә мөмкинлек туды!»

Хәзер Ярослава проекты белән таныштырырга һәм аны төрле компания һәм оешмаларга тәкъдим итәргә теләп, төрле конкурсларда катнаша. Ул үзенең проектының уңышлы булуына ышана һәм, вакыты җиткәч, кирәкле җиргә эшкә урнашачагына бер дә өметләнми, чөнки безнең мәгариф системасына «бер йотым чиста һава» җитми. Яшь буын гына үзенә ни кирәклеген белә.

«Киләчәктәге хезмәт дәресләре» проекты кысаларында Казанның егерме сигезенче гимназиясендә дәресләр оештырылган иде. Дәрес өчен балалар техник иҗат үзәге «Факел» җәлеп ителде. Укучыларны роботлар белән тныштырганнар, аның техникасы һәм программалау, роботның файдасы һәм үзенчәлекләре турында сөйләгәннәр. Икътисади белем алу дәресләрендә «Сбербанк» хезмәткәрләре чыгыш ясаган, алар укучыларга банк карталары, аларны ничек куллану, акчаны ничек сакларга икәнлеге турында мәгълүмат җиткерде. Психология дәресләрендә стресстан котылырга ярдәм итә торган психологик тренинглар уздырылды. Алып баручы итеп, КФУдан Яшь психолог мәктәбе җитәкчесе Вероника Петрик билгеләнде.

Ярославаның проектын тормышка ашыру юлы тигез гынә бармаган. Яшьтәшләре арасыннан кыенлыкларга бирешми, үзгәрергә теләмәгәннәрне табарга кыен булган, шулай ук дәресләрне үткәрергә кирәкле экспертларны табу берникадәр авырлык тудырган. Ләкин аңа гаиләсе, Сәләтлеләр Университетындагы экспертлар ярдәмгә итә.

Укучы проектны уңышлы итеп чынга ашырырга булышкан принциплары хакында безнең белән дә уртаклашты: «Дөньяны тагын да яхшыртырга һәм укучыларның күзләрендә кызыксыну уты кабызырга кирәк! Икенче көнне онытылырлык мәгълүматны түгел, ә аларны яңа технологияләр, үз поетенциалын үстерә торган юнәлешләр белән кызыксындырырыга кирәк. Аларга бүгенге көндә кирәкле һәм үз тормышында куллана алырлык белемне генә бирергә тиешбез».

«Әгәр дә мин үземнең идеямнең якты киләчәккә этәргеч икәнлеген аңласам, мин аны алга чыгарырга тырышачакмын! Ялкауланганнарны селкетеп җибәрергә кирәк. Мин Сәләтлеләр Университетына, бигрәк тә аның башкарма директоры Айдар Фәрит улына бик рәхмәтлемен, ул миңа кирәк чакта ярдәм итте, идеяләр, фикерләр белән бүлеште. Шулай ук «Фәнни ярышлар чемпионаты»ның экспертлары – Анна Иванова һәм Айнур Зиннәтуллинга бик рәхмәтлемен, алар мине лаеклы итеп чыгыш ясарга, халык арасында үземне тота белергә өйрәтте. Әлбәттә, иң олы рәхмәтем – минем гаиләмә», – дип сүзен төгәлләде Ярослава.

Сәләтлеләр Университетына һәр көнне үзен һәм республикасының киләчәген үзгәртергә теләк белдергән югары потенциаллы яшьләр килә. Аларны бер нәрсә берләштерә: алар үз куллары белән дөньяны үзгәртергә телиләр һәм ышаналар, киләсе көн – алар кулында. Алан Кей әйтүенчә: «Киләчәкне багуның иң кулай ысулы – аны үзең уйлап табу».

 

Комментарий язарга