«Сәламәт иртә»ле марафончылар

«Сәламәт иртә» дип исемләнгән интернет-марафонны инде күпләр ишетеп беләдер. Әмма анда катнашырга һәркемнең дә хәленнән килми шул. Ник дигәндә, моның өчен үз-үзеңә чакыру ташларга һәм үзеңне үзгәртергә кирәк. Проект егерме бер көн дәвам итә, әлеге марафон барышында кеше үзендә таңнан тору һәм иртәнге саф һава сулап, йөгереп кайту кебек яхшы гадәт формалаштыра ала. Әнә шундый гадәтне үзләштергән кайбер марафончылар белән «Идел» журналы да аралашып алды.

Раил Гатауллин, «Сәламәт иртә» проектының авторы:

Инде күптәннән иртүк торып, өй янында йөгереп керү гадәтен булдырырга теләп йөри идем. Көннәрнең берендә (2017 елның август аенда), кроссовки махсус сатып алдым да социаль челтәрдәге үз сәхифәмдә: «Иртәгәдән иртә торып йөгерергә чыгам, кем минем белән?!» – дип чакыру ташладым. Шул көнне үк республикабызның төрле районнарыннан унбишкә якын кеше минем белән бер үк вакытта иртән торып, йөгерергә чыгарга исәп тоттылар.

Проект тәмамлангач, барыбыз бергә Казанда Горький ял паркында иртәнге алтыда җыелып, бергәләп йөгереп алдык, дуслашып киттек. Әлеге гадәт үзе дә сакланып калды, иртә торырга, гимнастика ясарга өйрәндем. Марафон табигатькә якынрак булырга, эшләрне иртәдән дөрес итеп планлаштырырга һәм көн дәвамында башкарып чыгарга мөмкинлек бирә.

Икенче мәртәбә марафонны майдан ук оештырып җибәрдек, әлеге марафонда инде кырыктан артык кеше катнашты. Алар арасында яшьләр дә, өлкәннәр дә, татарстанлылар да, аннан читтә яшәүчеләр дә бар.

Проект елдан-ел ныгыр, күбрәк кеше сәламәт булыр, нык рухлы булыр, дип ышанып калам.

1

Гөлнара Гатауллина (43 яшь), Казан шәһәре балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе:

Балачактан спорт белән дус мин. Тормыштагы күңелсез вакыйгалардан, күңел төшенкелегеннән, нерв киеренкелегеннән дәвалый ул. Физик күнегүләрдән тыш, кышын чаңгыда, тимераякта шуам, ә җәен велосипедта йөрим һәм йөгерәм. Эштән соң, кичләрен йөгереп кайту арыганлыктан һәм көне буена җыелган тискәре хис-кичерешләрдән котылырга ярдәм итә. Социаль челтәрләрнең берсендә «Сәламәт иртә» проекты турында укып, кызыксынып киттем. Үземне сынап карарга булдым. Кичке йөгерү һәм иртәнге йөгерү арасында зур аерма барлыгына шунда гына төшендем. Һәр көнне иртән сабый баладай салмак кына йокысыннан уянган табигатьнең гүзәллеген, йомшак кына иркәләгән кояш нурларының җылысын, тын шәһәр тормышын, кошлар сайравын, чыклы үлән исе килеп торган һаваның сафлыгын тәүге мәртәбә шунда тойдым. Шул тойгылар белән үрелгән иртәнге йөгерү миңа көн дәвамында җитәрлек көч-куәт өстәде. Күп дуслар таптым, бер төркем марафончылар аерылмас дусларга әйләндек. Тормыш минем өчен яңа, якты ягы белән ачылгандай тоелды.

Өченче марафонга дусларым һәм туганнарымны да җәлеп итәчәкмен. Спортка битараф булмаган гаиләдә балалар да сәламәт, нык ихтыярлы, көчле рухлы булып үсә. Моны мин, бүгенге көндә республика җыелма командасында күп ярышларда катнашкан регбист улым белән үзем кебек физик күнегүләр, йөгерү белән мавыккан кызымның әнисе һәм спортка битараф булмаган иремнең тормыш юлдашы буларак, ышанып әйтәм.

3

Лилия Галиева (49 яшь), Иҗау шәһәре, Удмуртия, китапханәче:

Иртәләрен йөгерү минем өчен яңалык түгел, системасы гына бераз аксый. Әмонда көн дә эшкә баргандай чыгам. Ихтыяр көчен тагын бер кат сынадым. Миңа ошый, яңа дуслар табылды, бу бик шәп. Әйләнә-тирәмдәге кешеләр дә хуплыйлар, ләкин чыгарга, кушылырга әлегә батырлыклары җитми.

Гүзәл Галләмова (47 яшь), Лаеш районы Имәнкискә авылы, иҗатчы:

– Йөгерергә күптән хыяллана идем. «Сәламәт иртә» проекты моңа сәбәп булды – бик теләп катнашам. Иртән, табигать уянганда шулкадәр матур бу дөнья! Яшәү бүләк итеп бирелгән икән, сәламәтлек өстендә эшләргә дә кирәк бит! Табигать кочагында хозурланып йөгереп кайту – көн буена яхшы кәеф, рухи көч, аяк-кулга егәр бирә; табигать белән дуслаштыра, тормышны, үзеңне яратырга өйрәтә. Йөгерү ардырмый, киресенчә, тәндә көч-куәт арта бара, сәламәтлек яхшыра. Тән-гәүдә генә түгел, кеше рухи яктан да сәламәтләнә. Дөнья мәшәкате белән яшәгәндә, акча-мал өчен үзеңне аямыйча чапканда, көн дә күргән әйләнә-тирә табигате белән хозурлана алу, туган җиреңдә ныклы адымнар белән йөри-йөгерә алуыңа, яшәвеңә шөкер итә белү – рухи яктан камилләшүгә бер алгарыш инде ул.

Рәфидә Галимҗанова (19 яшь), Саба районы, студент:

– Дөресен әйткәндә, иртән йөгерергә күптәннән хыялланып йөрдем, ләкин ялкаулыгым көчлерәк булды. Социаль челтәрдә укыгач, бу проект минем өчен үзем дә сизмәстән, мотивациягә әйләнде. Бар яктан да яхшы тәэсир итте: спортка карата карашым үзгәрде, кеше фикеренә колак салмый башладым. Баштарак ояла идем, иртән марафон өчен фотога төшүемне күпләр аңламады. Хәзер дусларым да миңа кушылды.

2

Рамилә Хакимова (14 яшь), Казан шәһәре, укучы:

«Сәламәт иртә» проектында укытучым кушканга гына катнаша башлаган идем. Аннан егерме бер көн дәвамында һәр иртә торып, йөгерә алырмынмы дигән үзмаксат барлыкка килде. Дөрес, баштарак иртүк тора алмый интектем,

хәзер инде уянгач, урамга чабасы килеп тора. Шундый яхшы гадәт үзләштердем бит! Көн давамында үзеңне җиңелрәк хис итәсең.

Ләвисә Фәттахова (44 яшь), Казан шәһәре, туристлык компаниясе директоры:

– Үзем генә йөгереп калмадым, туган ягым Баулыга да хәбәр бирдем. Аннан бик актив булып Фәнисә Нуриева – олы кызымның балалар бакчасындагы тәрбиячесе катнашты. Егерме бер көн дәвамында Баулыдан килгән фотолар белән хозурландым. Марафон миңа максатка дөрес юл белән ирешергә, тормышта оптимист һәм позитив булырга өйрәтте. Бу рәхәтлекне иртәнге саф һаваны сулап йөгергән кеше генә аңлый.

Миләүшә Гафурова (17 яшь), Казан шәһәре, КФУ студенты:

Унөч яшьтән бирле иртән йөгерәм, ләкин арган чакта яки бик чыгасы килмәгәндә, атнага бер чыкмый кала ала идем. «Сәламәт иртә» проектында алай эшләп булмый, арысаң да, яңгыр булса да, бердәнбер өченче парга бара торган, йокларга мөмкинлек булган көн булса да, йөгерергә чыгасың, чөнки җиңеләсе килми. Ихтыяр көчен дә, тәртипне дә арттырды ул. Проектта минем өчен иң авыры йөгергәннән соң сәхифәгә фото урнаштыру булды. Анда катнашканчы, социаль челтәрдә бердәнбер фотосурәтем тора иде, хәзер әллә ничәү. Танышларымның да күбесе миңа кушылды. Тик алар да, минем кебек, фото куярга теләми: «Без болай гына йөгерәбез, фотоларны сиңа җибәрербез», диделәр.

Чулпан Галиева (36 яшь), Казан шәһәре, журналист:

– «Иртәгә башлыйм»нар белән үземне алдап яшәп ятканда, «Сәламәт иртә» проекты турында ишеттем. Күп нәрсә куркытты мине: ялгыш йоклап калсам, бер-ике көннән туктасам, җитмәсә, селфи төшәргә кирәк… Урамда фотога төшеп йөрергә яратмыйм, бөтен кеше миңа карап торадыр кебек. Бу да бер курку бит. Алар әле бик күп. Проектка килүемнең төп максаты – үземне, дөресрәге, менә шушы фобияләремне җиңү иде. Ике көндә Харуки Муракаминың йөгерү турындагы мәгълүм китабын укып чыктым. Аның: «Ерак дистанциягә чапканда җиңү кирәк икән, без кичәге үзебезне җиңәргә тиеш», дигән юлларын девиз итеп алып, будильникны иртәнге сәгать бишкә көйләп, төнге унике тулып киткәндә йокларга яттым. Үзем белән көрәшергә исәп.
Ышанасызмы, сәгать саен уяна-уяна йокладым, имтихан тапшырасым бар, диярсең! Тагын ике төнем шулай узды әле. Димәк, миндә көрәш башланган! Дәртләнеп ике көн йөгереп кайткач, өченче көннән кәеф төшә башлады. Сәламәтлеккә авыр кебек, кичтән һич кенә дә вакытында йокларга ятып булмый, иртән гаиләмә иртәнге аш өлгертергә кирәк… Әле тагын мең сәбәп таптым!

Андый-мондый башыма туктап калу турында уйлар керә калса дип, алдан ук ике чарасын күреп куйган идем. Беренчесе, эшләп тапкан акчамны сарыф итеп, махсус марафон өчен генә спорт киеме һәм кроссовки сатып алдым. Үземә сүз бирдем: әгәр туктап калам икән, бу киемнәрне (димәк, үз акчамны) чүплеккә чыгарам. Икенчесе, ике танышымны кодалап, иртән җылы юрган астыннан тартып чыгардым. Туктап калсам, алар күзенә ничек карармын?

Җиденче көнне, беләсезме, иртән ни булды? Яхшы гына йөгереп, дистанция, вакыт буенча үз рекордларымны узып киттем (кичәге минемне җиңдем була бит бу!). Тирләп чыктым, ни хикмәт: сулышым капмады. Селфи төшү дә алай ук авыр түгел кебек тоела башлады. Кичтән әтисе селфи-таяк та алып кайтып бирде бит әле, җитмәсә (туктый калсам, чүплеккә чыгасы тагын бер акча тозагы артты, димәк). Икенчедән, мин чыкканда көн болытлы, яңгыр явар сыман иде, бераздан көтмәгәндә кояш чыкты! Өченчедән, мине дә алып чык, дигән саен, ун яшьлек улымны, күчеш сынауларыңны тапшырып бетер, укың беткәч, алып чыгам, ардыра ул, дип туктатып килә идем. Җиденче көнне бала миңа: «Әни, миңа гел ардыра дисең, ә үзең, кара, иртән үк кәефең күтәренке диде! Баламның бу сүзләре миңа Мураками девизыннан да ныграк тәэсир итте. Иртәгә тагын йөгерергә чыгам!

Фотолар социаль челтәрдән алынд4

Комментарий язарга