Сәламәт сукырлар…

Идрис һәм Руслан белән әңгәмә барышында күзләре күрмәүчеләр арасында утырган кебек хис итмәдем үземне. Әйтерсең, алар – безнең кебек үк сәламәт кешеләр, хәтта кайчагында оптимистрак та кебек тоела.

SONY DSC
Гарип сәламәтләр үрчегән заманда мөмкинлекләре чикле кешеләрнең батырлыгы – чын мәгънәсендә мактауга лаек күренеш. Күзләре күрмәүчеләрнең мөстәкыйль хәрәкәтләнүенә карап бер шаккатсаң, араларында парашют белән сикерүчеләр булуы турында ишеткәч, янә гаҗәпкә каласың. Бүген исә сүзем дайвинг белән шөгыльләнүче ир-егетләр турында барыр.

Идрис Хәертдинов белән Руслан Закиров Казандагы «Ярдәм» тернәкләндерү үзәгендә Брайль системасы буенча дәресләр бирә. Алар икесе дә Казаннан. Идрискә – 40, Русланга – 30 яшь.

Идрис урта мәктәп һәм Казан энергетика техникумында белем ала, 1995 елда ике күзе дә сукырая, шуңа да карамастан ул КДУның юридик факультетына укырга керә. 2001 елда уку йортын уңышлы тәмамлый. Аннары төзелеш оешмасында юрист булып эшли, «ТОРОС» иҗтимагый оешма рәисе вазыйфасын башкара. Әтисе белән яши.

Русланның туганда күз күреме бик яхшы була. 23 яшендә дөм сукырайган егет соңгы елларда бераз шәүләләр, предметларның якынаю яки ерагаюын абайлый башлаган. Ул да Идрис кебек КДУның юридик факультетын тәмамлый. Булачак хатыны белән «Сөләйман» мәчетендә таныша. Ярты ел аралашканнан соң, өйләнешеп тә куялар.

Икесе дә намазда. Руслан «Сөләйман» мәчетендә башта – атналык, аннарыайлык курсларда укый, шунда намазга баса, соңрак «Ярдәм» мәчетендә белем алуын дәвам итә. Идрискә беренчел дини белемне әнисе биргән. Даими кабатлап тормагач, барысы да онытыла. 2006 елда ул ислам дине нигезләрен яңадан өйрәнергә керешә. Намазга бераз соңрак баса.

«Дөресен әйтим, сукырайгач, бу сынау миңа ник бирелгән икән, дигән уйлар килгәләде килүен. Үз-үземне ничек бар шулай, авыруымны исә Аллаһның бер рәхмәте буларак кабул итәргә өйрәндем. Бәлки Раббым мине яман юлдан, начарлыклардан саклагандыр. Сукырайгач, үзем өчен бик күп яңалык ачтым. Бөтен энергиям акча эшләүдән иҗтимагый мөһим проектларны тормышка ашыруга күчте. Исламга килү дөньяга карашымны үзгәртте, барысын да җиңел кабул итәргә өйрәндем», – ди Идрис.

Яшьләр спортка да вакыт таба: өстәл теннисы уйныйлар, бассейнда йөзәләр.

Көннәрдән бер көнне, дайвинг белән шөгыльләнүче дусты, тагын бер гидрокостюмы булса, Идрисне үзе белән су астына алып төшәргә теләвен әйтә. Ул чагында Идрис бу сүзләргә әллә ни зур мәгънә бирми. Ә менә узган җәй, «Бентос» су астында йөзүчеләр клубы рәисе Ренат Галимов белән танышкач, иптәшенең сүзләре кылт итеп исенә төшмәсенме. Нишләп әле чыннан да чумып карамаска?! Алар, Руслан белән озак уйлап тормый, Ренат Галимов янына китәләр. Дөресен генә әйткәндә, бу фикер клуб рәисен гаҗәпләндерә. «Дөньяда мондый практика билгелеме икән? Хәер, кайчандыр су асты көймәсендә хезмәт иткән, соңыннан сукырайган һәм элеккеге шөгылен дәвам итүче берәү бар бугай. Тик Русиядә без – беренчеләр. Су астына төшкәнебез дә юк иде. Нибары көчле теләк һәм, берни күрмәсәк тә, без әле менә моны да булдыра алуыбызны башкаларга күрсәтәсе килде», – ди Идрис елмаеп.

Тәүге эксперимент бассейнда уза. Махсус костюмнарга киенгән егетләрнең ике метр ярым тирәнлектә өстән-аска, астан-өскә рәхәтләнеп йөзеп йөргәнен күзәткән инструкторның хәтта үзенең дә йомык күз белән йөзеп карау теләге туа. Тәҗрибә уңышлы үткәч, алар узган елның сентябрендә Казан янындагы Зәңгәр күлгә барырга тәвәккәлли. Монда су температурасы ел дәвамында нибары дүрт-алты градус җылы. Су астына сәяхәт кылыр алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнәләр. Инструктор аларны кулларыннан җитәкләп суга чума. Хәлләрен төрле кул кысу сигналлары аша белешә. Әйтик, ул дайверның кулын бер тапкыр кысса, «хәлең ничек?» дип сорый; дайвер, хәле начарайса, инструкторның кулын бер тапкыр кысарга һәм селкергә тиеш; су өстенә күтәрелергә теләсә, кулны өч тапкыр кысарга кирәк…

Егетләр Зәңгәр күлгә кылган сәяхәттән канәгать калган. Иң кызыгы – алар рөхсәт ителгән тугыз метр урынына унике метр тирәнлеккә төшә. фикер клуб рәисен гаҗәпләндерә. «Дөньяда мондый практика билгелеме икән? Хәер, кайчандыр су асты көймәсендә хезмәт иткән, соңыннан сукырайган һәм элеккеге шөгылен дәвам итүче берәү бар бугай. Тик Русиядә без – беренчеләр. Су астына төшкәнебез дә юк иде. Нибары көчле теләк һәм, берни күрмәсәк тә, без әле менә моны да булдыра алуыбызны башкаларга күрсәтәсе килде», – ди Идрис елмаеп.

Тәүге эксперимент бассейнда уза. Махсус костюмнарга киенгән егетләрнең ике метр ярым тирәнлектә өстән-аска, астан-өскә рәхәтләнеп йөзеп йөргәнен күзәткән инструкторның хәтта үзенең дә йомык күз белән йөзеп карау теләге туа. Тәҗрибә уңышлы үткәч, алар узган елның сентябрендә Казан янындагы Зәңгәр күлгә барырга тәвәккәлли. Монда су температурасы ел дәвамында нибары дүрт-алты градус җылы. Су астына сәяхәт кылыр алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнәләр. Инструктор аларны кулларыннан җитәкләп суга чума. Хәлләрен төрле кул кысу сигналлары аша белешә. Әйтик, ул дайверның кулын бер тапкыр кысса, «хәлең ничек?» дип сорый; дайвер, хәле начарайса, инструкторның кулын бер тапкыр кысарга һәм селкергә тиеш; су өстенә күтәрелергә теләсә, кулны өч тапкыр кысарга кирәк… Егетләр Зәңгәр күлгә кылган сәяхәттән канәгать калган. Иң кызыгы – алар рөхсәт ителгән тугыз метр урынына унике метр тирәнлеккә төшә.

Янәшәдә инструктор булгач, кыенлык та, курку да тоймадык», – дип искә ала Идрис. Егетләрнең, суга мөстәкыйль төшәргә рөхсәт бирә торган сертификатлары булмаса да, су астына төшкән дигән документлары бар хәзер.

Идрис һәм Руслан белән әңгәмә барышында күзләре күрмәүчеләр арасында утырган кебек хис итмәдем үземне. Әйтерсең, алар – безнең кебек үк сәламәт кешеләр, хәтта кайчагында оптимистрак та кебек тоела. Ләкин шулай да дөм караңгылыкта гомер итүчеләр, көн саен диярлек, төрле кыенлыклар белән күзгә-күз очраша: белем алу, эшкә урнашу дисеңме, шәһәр һәм район үзәкләрендә тротуарларга куелган машиналар, гомумән, җәмгыятьнең күзле сукыр булуы хәлне кыенлаштыра.

«Кешеләрнең әдәпсезлеге белән еш кына очрашырга туры килә, – ди Идрис. – Төп юлдашчыбыз таяк белән тирә-юньне айкыйбыз. Шулай берсендә алдагы машинага агач юлдашым белән тигәнмен. Каршыма 18 яшьләрдәге егет әллә каян атылып килеп чыкмасынмы! И дулый бу миңа, и дулый, хәтта яный ук башлады. Ышанмады… Ул минем дөм сукыр булуыма ышанмады, җитмәсә, «сукыр булгач, өйдә утыр, аша һәм т…», дип мыскылларга да оялмады. Әлбәттә, төрле кешеләр бар. Араларында ярдәм итәргә әзерләре дә шактый. Сукырларның психологик проблемалары турында әйтәсе дә юк. Еш кына Казандагы «Ярдәм» тернәкләндерү үзәгенә сукырайган һәм алга таба яшәү мәгънәсен таба алмаучы яшьләр, өлкәннәр килә. Алар арасында үз-үзләренә кул салу дәрәҗәсенә барып җиткәннәре дә очрый. Сынау алдында сыгылып калмаска, күңелләрендә алга таба тормышны дәвам итә алачакларына ышаныч тудыру – безнең төп бурычыбыз. Аллаһка, динебезгә якынаеп, Коръән, намаз ярдәмендә аякка басу турында сүз бара монда», – ди Идрис көр тавыш белән.

«Ярдәм» – Русиядәге күзләре күрмәүче һәм начар күрүчеләр өчен оештырылган уку-тернәкләндерү үзәге. Монда сукырлар өчен бөтен шартлар да тудырылган. Юл чыгымнарыннан башлап, уку, ашау, яшәү – бөтенесе дә бушка. Монда алар Коръән укырга, компьютерда эшләргә өйрәнә, рухи тернәкләнү уза, мөстәкыйль хәрәкәтләнергә ияләшә, махсус шахмат һәм шашкаларда уйнап, бармакларның тою көчен арттыра.

Уку курслары бер ай дәвам итә. Идрис белән Руслан беренче атналарда шәкертләрне Брайль системасы буенча укырга өйрәтә. Калган ике атнада шул биргән белемнәрне ныгыта. «Мәчеттәге дәресләр белән генә чикләнмичә, өйдә дә яхшылап шөгыльләнергә, бармакларны укуга күнектерергә кирәк», – ди Идрис.

Ир-егет нинди булырга тиеш дигән сорауга Идрис: «Тәвәккәл, үзенең һәр адымы өчен җавап бирергә һәм, иң мөһиме, Кеше булырга тиеш! – ди. – Әгәр дә син инвалид икән, алга таба яшәргә көч табарга тиеш. Дөньяда зур уңышларга ирешкән бик күп инвалидлар билгеле. Әйтик, РФ Дәүләт Думасы депутатлары Олег Смолин, Владимир Вшивцев. Соңгысы дөньяда күзләре күрмәүчеләрдән беренче булып парашюттан сикерүче булып танылган». Күрмәүчеләр интернет аша аралаша, хәтта акча да эшли икән. Әйтик, сайтларга мәкаләләр язу, консультацияләр бирү, текстлар тәрҗемә итү. Теге яки бу эшне башкара алуы бары кешенең теләгеннән, белем һәм һөнәри осталыгыннан гына тора. Компьютер экранындагы бөтен мәгълүмат, фото һәм рәсемнәрдән кала, JAWS программасы ярдәмендә яңгыратыла.

Яраткан әдәби китаплар турында сүз киткәч, Идрис – А. Дюманың «Өч мушкетер», «Граф Монте-Кристо», Руслан исә урыс классиклары иҗаты белән кызыксынуы хакында әйтте. Элегрәк Идрис «Boney M», «ABBA», «Мираж», «Ласковый май» төркемнәренең фанаты булса, Руслан «Queen», «Scorpions», «Gorky Park» иҗатын якын күрә.

Мөгаллимлек эше, дини белем алу, дайвинг белән мавыгу өстенә, алар мәдәният һәм сәнгать белән дә даими кызыксынып тора, театр һәм музейларга бик теләп йөри.

Киләчәккә корган планнары турында сүз йөрткәндә, егетләр дайвинг белән шөгыльләнүләрен ныклап дәвам итәргә тели. Өстәвенә, Идрис Төньяк полюска һәм чит илләргә сәяхәт кылмакчы була икән.

Менә шундый алар – сәламәт сукырлар. Кинәт күрми башлау, үз-үзеңне кулга алу, дөм караңгы дөньяда яңадан яшәргә өйрәнү – зур батырлык, минемчә. Ә безгә алардан нибары үрнәк алырга, юк-барга зарланмаска, тормыштан канәгать булып яшәргә өйрәнәсе кала.

Ландыш ФАЗУЛЛИНА

Комментарий язарга