Саба хоккейчылары

Җәй уртасында авыл малайларының хоккей уйнаганнарын күргәнегез бармы? Элегрәк бу чынга ашмаслык хыял булса, хәзерге заман балаларыннан көнләшергә генә кала. Саба районы Лесхоз авылындагы катокта без дә булдык. Һәм шаклар каттык. Биредә районның барлык авылларыннан боз шугалагында кәшәкә белән алка куарга теләгән һәр малай, кыз шөгыльләнә ала. Автобус белән бушлай алып киләләр, дәресләр тәмам булгач, кире илтеп тә куялар.

Шулай итеп, Саба районының «Черные пантеры» хоккей командасы уенын карадык без бүген.

IMG_8383

«Кара каплан» малайлары

«Черные пантеры»га 2005 елда туган малайлар йөри. Алар Сабадан, Көек, Шәмәрдән, Шекше авылларыннан. Атнага биш тапкыр күнекмәләр алалар, ә бер көн уенга багышлана. Атна буе үзләштергән күнекмәләр әнә шул уенда күренә дә инде. Җәен үзләренә лагерь да оештырылган, Иске Икшермә кадет-интернат мәктәбе базасында яшәп, сәламәлекләрен ныгытып, Лесхоз катогына да йөргәннәр. Яшь хоккейчыларның уңышлары да бар инде, ничә ел дәвамында тренерлары Илнур Галимҗанов кул астында хоккей серләренә төшенеп, республикакүләм ярышларда да катнашканнар. Экипировка белән тәэмин итү, турнирларга йөрү, анда балаларны ашату, кундыру мәсьәләсен дә район җитәкчелеге балалар файдасына хәл итеп куйган.

– Спорт мәктәбенә килгән һәр баланы кабул итеп, һәркайсы белән шөгыльләнәбез, – ди Саба балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Илнур Галимҗанов. – Килгәндә тимераякта басып тора белмәгәннәре дә була. Күпмедер вакыттан соң, техниканы үзләштергәч, иң яхшы уенчыга да әйләнеп китәләр.

Шулайдыр, элегрәк биредә канат ныгыткан танылган хоккейчылар да бар бит. Саба егетләре Марсель Ибраһимов («Ак барс»та уйнап, инде ЦСКА уенчысы булган), Руслан Галимҗанов («Ак барс»), Илдар Ахунов («Ирбис»), Раил Шәрипов (Әлмәтнең «Спутник» командасында), кызлардан Алсу Рәхимова, Ландыш Фәләхова – зур хоккейда үзен сынаган спортчыларны саный китсәң, шактыйга җыела. 2013 елда Русиякүләм «Алтын шайба» турнирында, Чехиядә җиңеп кайталар. Бу – зур җиңүләрнең кайберләре генә. Тренер исә, иң зур җиңүебез алда ди, менә бүген тырышып алка куган «Кара каплан» малайларына өмет баглый.

IMG_8395

Мәтәлчек атудан башлана

Спортның сәламәт яшәү чыганагы булуын, организмны тонуста тотуын һәр укыган кеше белә. Акыллы әти-әниләр баласын спортка тартып кына калмый, үзләре үрнәгендә гомер буе сәламәт яшәү рәвешен дә сеңдерә.

– Хоккейның гаҗәеп үзлекләре бар, – ди яшь хоккейчы Миланның әнисе Лидия Сөнгатуллина. – Дөнья күләмендә иң популяр спорт төре булганга гына түгел. Көчле шәхес сыйфатлары тәрбияли ул, чыдамлыкка өйрәтә. Егет кешегә холыкны чыныктыру да кирәк бит әле.

Тренер Илнур Галимҗанов та заман балаларның сәламәтлеккә йомшак булуын искәртә.

– Машинага гына утырып йөриләр, мәктәптә дә гел диярлек утырып үткәрәләр, хәрәкәт аз. Хәтта мәтәлчек тә ата белмиләр. Шуңа күрә, иң беренче дөрес итеп мәтәлчек атарга өйрәтәбез үзләрен. Алар аңа шатлана инде. Мобиль телефон, планшет, компьютерлар да үз эшен эшли: балаларның күзләре начар. Әле бүген генә журналдан җитмешенче еллар белән чагыштырып үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләрен укыган идем, ул чорда балалар чыннан да сәламәтрәк булган икән. Ә хоккей элементларында җиңел атлетика да, бадминтон алымнары да бар. Тимераякта йөргәндә аяк мускуллары ныгый, этү-төртүләр була, димәк, көрәш алымнары да кулланыла. Анысы да монысы: балалар чыдам булырга өйрәнә, җиңүгә омтылыш, азарт барлыкка килә һәм… командада эшләргә өйрәнә. Математикасыз да булмый: баш эшләтү кирәк бит. Тимераяк шуып бара, кирәкле урында аякны бөгеп борыла белмәсәң, хата ясыйсың, ә алка читкә китә. Шулай да, балаларны куркыту ягында түгелмен. Әгәр күнекмәләрне үзләштерми икән – уенга чыкмаячак, ә запас уенчы эскәмиясендә утыру – алар өчен иң читене.

 

Бердәм команда

Командада әти-әниләрнең күпчелеге балалар белән бергә турнирларга йөрергә тырыша икән. – Бик мавыктыргыч сәяхәт кебек ул, – ди Лидия ханым. – Вакытны кибетләрдә, шәһәр урамнарында үткәргәнче, хоккей дип җан аткан балаң янында булу күпкә файдалырак! Без әти-әниләр үзебез дә бердәм командага әйләндек. Һәр бала үзебезнеке кебек якын. Уеннарга җан атарга дип дусларны да чакырабыз. Шәһәр җирендә иртәнге сәгать бишләрдә малайларын бозга күнекмәләргә йөртүчеләр турында да ишетеп беләбез. Йокысы туймаган ул баланың көне буе укыйсы да бар бит әле. Ә безне бәхет басты: аларга уңайлы вакытта йөртә алабыз. Мөмкинлекләр тудырган өчен җирле хакимияткә, тренерыбыз Илнур Камил улына, автобус йөртүчебез Николай абыйга да рәхмәтлебез!

«Черные пантеры» хоккей командасы Татарстан беренчелегендә призлы урыннар яулаган инде. «Җиңгән саен һәр балага медаль да бирелә, бу аларга стимул булып тора, – ди Илнур Камил улы. – Һәр уенда, хәтта җиңеп чыкмасаң да, үзен яхшы яктан күрсәткән уенчыны билгеләү гадәте бар».

Илнур Галимҗанов үзе Сабаның олылар җыелма командасында да уйный. «Без балачакта кар яуганын зарыгып көтә идек. Анда шугалак ясап, кар яуган саен чистартып торсак та, күңел гел хоккей тартмачыгына тарта иде. Ә хәзер менә күрегез, нинди шартлар тудырылган. Балаларга тырышып уйныйсы һәм… яңадан-яңа уңышларга ирешәсе генә».

Комментарий язарга