Сәйдә Мөхәммәтҗанова үзенең иҗат кичәсендә барысын да елаткан (ФОТО)

Яшь күренекле җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанованың Америка башкаласы Вашингтонда иҗат кичәсе булып узды. Анда якташ йолдызчыгыбыз 18 җыр башкарган: арада мөнәҗәтләр дә, эстрада җырлары да бар.

business-gazeta хәбәр итүенчә Сәйдәне Америкада бик җылы каршы алганнар. Анда ул экскурсиягә барып Капитолий белән Ак йортны күргән. Вашингтон Сабантуенда да чыгыш ясаган. Искиткеч көчле, матур, моңлы тавышы белән Сәйдә тамашачыларның күңелләрен кузгаткан, күпләр күз яшен тыя алмаган.

Сәйдә “Голос. Дети” телепроектында “Су буйлап” татар милли җырын  җырлап. конкурста икенче урын алды.

Үзе 5 яшьтән  җырлый башлаган. Төрле халыкара җыр  фестивальләренең лауреаты. Беренче “Балачактан килми китәсе” аталган альбомын чыгарды. Сәйдәнең репертуарына татар халык җырлары, мөнәҗитләр, төрле (татар, урыс, инглиз, гарәб, төрөк һәм башка) телләрдәге җырлар керә.

Матбугат.ру

Комментарий язарга