Салават Җамалиев: Авылдашлар да минем турыда сорашып тора

14-19 октябрь көннәрендә Абу-Дабида эшче һөнәрләр буенча 44нче Worldskills дөнья чемпионаты узачак. Бәйгедә 77 илдән 1300ләп яшь һөнәр ияләре катнашачак. Россия җыелма командасы составына Татарстаннан да 8 вәкил кергән. Шуларның берсе — Салават Җамалиев.

Әлеге ярышларга сайлап алу бәйгесендә П.В.Дементьев исемендәге Казан авиатехник көллиятеннән Салават Җамалиевның катнашуы турында язган идек инде. Спас районының Йолдыз авылы егете киләчәген техника өлкәсендә күрә башлагач, 10нчы сыйныфтан соң шәһәргә китеп бара:

— Мин үземне эш кешесе дип саныйм. Мәктәптә тагын бер елга каласы килмәде. Мин мотоцикллар белән кызыксынам. Үзем ватам, төзәтәм, ясыйм дигәндәй, куллар да шул эшкә тартты. Мәктәптә уку дәверендә техник ягымны күрсәтә алмадым. Ә көллияттә мин үземне таптым. Паралар вакытында укытучылар кереп, бәйгедә катнашырга теләүчеләр бармы, дип сорадылар. Шәһәр балалары бик талпынмадылар. Укытучылар минем мотоцикллар белән шөгыльләнгәнемне беләләр иде. Шуңа нәкъ миңа катнашырга тәкъдим ясаганнардыр. Әйе, мәктәптә уку елларында үземне күрсәтә алмасам да, көллияттә алган һөнәремне нәкъ менә бу бәйгедә күрсәттем. Юнәлешем — металл битләрен эшкәртү (обработка листового металла). Ярышта металл битләреннән инструментлар өчен тартма ясарга туры килде. Хәзерге заман кешеләре аның эшләнелешен дә, хәтта кем ясаганын да белми. Аның өчен бармы бар ул. Ә бәйге менә шул юнәлештә эшләүче яшьләрне, аларның сәләтен күрсәтә. Кемдер үзен белем дөньясында ача ала, ә кемдер эшче һөнәрдә. Менә мин дә үземне шул эшчеләр рәтенә кертәм.

Ә дөнья чемпионатына Салават ничек эләккән соң?

— Кинәт кенә металл конструкцияләр җитештерү юнәлешендә ярышып карарга тәкъдим иттеләр. Мин аптырап тормадым, шунда ук ризалаштым. Әлеге чемпионат буенча күп кенә үзебезнең шәһәрләрдә катнашып, ярышып йөрергә туры килде. Көн аралары бик тыгыз иде. Бик күп кенә психологик яктан әзерләү булды. Яшермим, бик каты арытты, ләкин шундый ярышларда гына үзеңә бик күп тәҗрибә җыеп калу мөмкинлеге бар. Россия шәһәрләрен йөреп бетергәннән соң ун көн ял бирделәр. Ярышлар үткәннән соң “Салават, син Россия җыелма командасы белән Абу-Дабига барасың” дип әйттеләр. Әлбәттә, мин бу сүзләргә ышана алмадым. Тагын бер тапкыр яныма килеп әйттеләр. Авылдагы әти-әниемне, туганнарымны сагындым. Авыл кешеләре дә “Салават бу көннәрдә кая ярыша, ә бүген ул нинди шәһәрдә” сорыйлар икән. Яныңда шундый кешеләр була торып, синең хәлеңне сорап торгач, син бу кешеләргә ышанып, сагынып, яңа көч җыеп үзеңнән үзең әзерләнә башлыйсың”, — ди Спас районының Йолдызлы авылы егете Салават Җамалиев.

Ә без исә Салаватка һәм аның командасана күп иттереп уңышлар теләп, зур-зур җиңүләрне көтеп калабыз.

Салават

Комментарий язарга