«Салават күпере» әти-әниләрне бүләкләде

Бүген «Салават күпере» балалар журналы редакциясе коллективы «Яңалык өстә» бәйгесендә җиңүчеләрне котлады һәм бүләкләр тапшыру тантанасы оештырды.

Әлеге бәйге быел май аенда журнал битләрендә һәм социаль челтәрләрдә игълан ителде. Бәйге шартлары буенча, «Салават күпере» укучыларының әти-әниләре журналны әзерләү процессына кушылырга һәм үз идеяләрен җиткерергә тиеш иде.

Жюри әгъзалары игътибарына республиканың 23 районыннан 120 конкурс эше килгән. Җиңүчеләрне сайлап алуның төп шартлары: яңалык, идеяның үзенчәлеге, журналда сәхифәнең кулланыллышы, аудитория арасында ихтыяҗ булу.

«Яңалык өстә» бәйгесендә җиңүчеләр акчалата сертификат белән бүләкләнделәр.

1 урын — 10 000 сум — Рамилә Мортазина (Түбән Кама шәһәре)
2 урын — 7 000 сум — Кадрия Хөснуллина (Әлмәт районы, Яңа Кәшер авылы)
3 урын — 5 000 сум — Лилия Хәлилова (Әлки районы, Базарлы Матак авылы)

Кызыксындыру бүләге — 3 000 сум — Нурисә Хәсәнова (Кукмара районы, Олыяз авылы)

2

Комментарий язарга