Салават Юсупов: Ильяска машина гына түгел, автобус бирер идем!

Ильяс Галимовны көрәштән озату чарасында, әлбәттә, аның тренеры Салават Юсупов та катнашты. Аннан шәкертенә карата кайбер сораулар бирергә булдык.

— Салават абый, Ильясның көрәштән китәм дигән карарын ничегрәк кабул иттегез?

— Кинем өчен көтелмәгән булмады, чөнки бу турыда инде ул берничә ел дәвамында әйтеп килә иде. “Мөмкинлегең бар икән – көрәш”, дип җавап бирә идем. Әлбәттә, көрәш – бик авыр спорт төре. Аның иң куркынычы – җәрәхәт бит. Әнә, узган ел да Ильясның биле чыгып алды, аннан тезләре дә борчып торды. Ә шөгыльләнергә кирәк, анысыз уңышка ирешеп булмый. Менә быел да Сабан туйларына марттан әзерләнә башлады ул.

— Көрәштән китүнең берәр чиге бармы аның, ничек уйлыйсыз?

— Күпләр оттыра башлагач китә, менә шулдыр инде аның чиге. Дөрес, Ильяска кагылмый бу сүзләр, әле аның оттырганы юк иде. Сәламәтлеген беренче планга куйды ул. Аның күпме тырышканын, шөгыльләнгәнен үзе белә дә, мин генә беләмдер инде. Әйтүе генә җиңел бит ул, тагын Ильяс җиңгән, тагын машина откан… Мин исә аның кадәр тырышлыкка машина гына түгел, автобус та бирер идем.

— Яшьләргә ничегрәк үрнәк итеп куеп булыр иде аны?

— Ихтыяр көче көчле анда. Спортзалга, әлбәттә, бар да йөри, барысының да көчле буласы килә, әмма бар да Ильяс кебек шөгыльләнә алмый. Минем шәкертләрем күп булды, әмма Галимов кебек үзен кулда тотканнары артык булмады. Аның төгәл максаты бар – беренче булу, һәрвакыт җиңү. Һәм ул шул максатка ирешү өчен кирәк икән көнен дә, төнен дә тырышачак. Яшьләргә дә шуны телим. Әле менә октябрьдә беренче зур ярышлар башлана бит инде. Бүгеннән инде шул ярышларга әзерләнә башларга кирәк. Әгәр дә соңга калмаган булса. Чучело атып кына көрәшче булып булмый, практика кирәк, көрәш ярышлары кирәк. Шөкер, бу яктан бүген хәлләр зарланырлык түгел. Без генә ул практика дия-дия, татарча да, үзбәкчә дә, аяк чалып та, чалмыйча да көрәшә идек.

— Ходайдан бирелгән сәләт белән генә көрәшеп буламы?

— Ходайдан биргән сәләтне дөрес итеп, максатчан итеп кулланганда гына, ниндидер уңышларга ия булырга мөмкин. Ләкин аның өчен дә барыбер тырышырга кирәк. Менә Айвар Билаловларга, Фәнил Минһаҗевларга, Раил Нургалиевларга Ходайдан  сәләт бирелгән иде, ләкин шуның белән генә тынычланып калсалар, алар да әллә ничәшәр тапкыр чемпионнар була алмаслар иде. Бүгенге көндә бигрәк тә, чөнки татарча көрәш, ни генә әйтсәләр дә, профессиональ дәрәҗәдә ул.

Әлбәттә, профессионналлар дигән сүзгә үзем ике яклы карыйм. Миңа да авылларга, Сабан туйларына кайткач, әйтәләр иде: син бит профессионал, әлбәттә, җиңәчәксең дип. Шунда мин болай итәм: әйе, мин үз эшемдә профессионал мастер, үз эшемне җиренә җиткереп эшлим. Ләкин мин эштән кайткач, үземдә ихтыяр көче табып әле спортзалга да китәм. Иртәнге дүрттә торам да, йөгерергә чыгып китәм, ә җидедә инде эштә булам. Ә сезгә кем комачаулый шулай ук шөгыльләнергә? Шуннан җаваплары табылмый иде.

— Танылган көрәшче, танылган остаз буларак кемнәрне татар көрәшенең алтын баганалары дип әйтәм алыр идегез?

— Габбас Әхмәдиев, Рәкыйп Хәмитов, Рәшит Сәмигуллин, Рөстәм Мухамов, Әүхәт Мөхәммәдиев, Данил Галиев, Раил Нургалиев, Ильяс Галимовларның барысын да мин нәкъ шундый үрнәк, татарны таныткан, көрәшне үз иткән шәхесләр дип саныйм. Исемлекне, әлбәттә, дәвам итәргә була. Шөкер, көрәшебез булды, бар һәм булыр да!

Cалават Cалават1

Комментарий язарга