Мичель Сальгадо Казандагы Футбол паркының төп йолдызы булачак

Футбол буенча Казанда узачак дөнья чемпионаты паркы 5 майда ачылачак. Футбол паркы Үзәк стадион мәйданында урнаша. Паркта дөнья футболының элеккеге һәм бүгенге йолдызларын күрү мөмкинлеге булачак.

Әйтик, ProKazan.ru порталы Футбол паркының төп йолдызы булып Испания җыелма командасының һәм легендар «Реал» клубының уенчысы Мичел Сальгадо торачак, дип яза. Искәртеп узабыз, 20 июнь көнне дөнья чемпионаты уеннары кысаларында Казанда Испания җыелмасы Иран футболчылары белән уйнаячак.

Ә инде 24 июнь көнне Казанда Колумбия һәм Польша җыелма командалары уйнаячак. Әлеге уен кысаларында Колумбия җыелмасының легендар җанатары Густаво Льянос та килер дип көтелә.

3

ФОТО: sport.news.am

Комментарий язарга