Салкын!!! – диеп кычкырасы килә…

Cалкынмы?

Өшим, туңам имеш…

Салкынлыктан…

Түгел!!! Җансызлыктан бары күңел өши,

Каз тәннәрен тоям бәгыремдә.. Үле карашлардан.

–Салкын!!! – диеп кычкырасы килә…

Җирдә генә калмас, күк ишетсен!

…Саңгырау аһәң…

Салкын сулыш гүя сулар һава.

Салкын! Җылы кирәк!, — диеп… сарыланам…

Җавап итеп

Каеннарның сарылары бары дәшә…

Яшәү җылысы да – җәй томаны гүя,

Рәшә булып хәтер-истәлеккә дәшә…

Салкын!

Җылыт, зинһар!

Бер җанымны җылыт, бер кулымны…

Җылы өр дә…

Аннан кояш багар күзләремә…

Яңгыр тамчылары чыкка әверелер, җылыныр да…

Елмай!

Синең җылылыктан көз кояшы балкып җылыныр да,

Җир өстенә ягар кайнар тыннан…

Әкият!

Комментарий язарга