Санамагыз минем ялгышларны

Минем ялгышларны санамагыз
Үз ялгышым минем үземә.
Тормыш булгач ялгышлар күп була,
Абынмыйча бары түз генә… 

Санамагыз минем ялгышларны,
Укымагыз миңа нотык та.
Сез үзегез яшәп күрсәтегез
Ялгышмыйча башта тормышта…

Ялгышларны санау кирәк түгел,
Һәркемнең дә бардыр ялгышы.
Сезнең ялгыш минем ялгыш түгел,
Һәр кешенең үзенең язмышы…

***

Башны өскә чөеп,
Явыз караш җиргә сирпеп,
«Минем янда сез чүп кенә»,- диеп,
Өстән аска күз салмыйча йөреп
Абынырга мөмкин бер мәлне.
Үз-үзеңә артык бәя биреп,
Кеше тормышыннан читтә көлеп,
Күкрәк киереп, гайрәт чәчеп йөреп
Мавыкмагыз,
Мөмкин килү, биеклектән төшү көне.
Һәркем тигез…
Бүгенгесе биеклектә үтсә көннең,
Иртәгесе безгә билгесез.

***

Гаҗәп гүзәл безнең дөньябыз.
Яратканга матур дөньябыз!
Эчебездә моны яшерсәк тә
«Ямьсезлек»тән бик нык куркабыз.

Кеп-кечкенә мизгелне дә, хәтта
Мөмкин бик зур итеп күрергә.
Яратканга, бары яшәү җиңел безгә
Яратканга якты күңелдә.

Әгәр яратып карасаң,
Дөнья башка яктан ачыла,
Авыр чакта, ни генә булса да
Башка чыгу юлы табыла.

Яратканга, яратканга
Чәчәк ата, хәтта, күңел дә.
Ул хис яшәтә дә, өйрәтә дә
Матурлыкны күрә белергә.

Комментарий язарга