Сандугач оясы (хикәя)

Язгы сулар ташып, әкрен генә җирләр кипшерде. Кышкы суыклар, бигрәкләр дә инде, күңелгә ниндидер салкынлык өсти. Бураннары, җанны өшетеп, йөрәкне айкый.


Йә Аллам! Җәй җитте бугай. Бигрәк матур шул җәй көннәре: җылы, кояшлы. Күңелләрне җылытып торган кебек. Яратам да инде шушы ел фасылын. Бакчалар яшеллеккә күмелде, бар дөнья ямь-яшел. Күрче ул җиләк-җимеш куакларын. Кура җиләге, карлыган, крыжовник барысы да, шау чәчәккә күмелеп утыралар бит.
Тик менә, шушы крыжовник куаклыгы гына, миңа бик күптәнге, йөрәгемдә тирән яра уеп калдырган бер хатирәне исемә төшереп тора. Инде күпме еллар узган бит, югыйсә…
Миңа җиде-сигез яшьләр тирәсе булгандыр. Иртә белән, бик матур итеп, чут-чут сайраган бер кош тавышына уянып киттем.
Әнием янына йөгереп килдем дә:
– Әнием, тыңлачы бер генә кош сайравын, нинди кошчык микән ул, шулай матур итеп сайрый торган? – дип, куануымнан сикерендем.Әнием шунда:
– Әйе, ишеттем кызым, ул – сандугач. Ике-өч көн сайрый инде безнең бакчабызда, – дип, елмаеп куйды. – Беләсеңме? – дип, дәвам итте тагын. – Ул безнең крыжовник куагында оя корган бит. Балам, зинһар, берүк оясын туздырма, тия күрмә! Сандугач оясына кагылырга ярамый. Ул оясын ташлап китсә, бәхетсезлек китерә, дип әйтәләр кызым, – диде дә, башымнан сыйпап, бит очыннан үбеп куйды.
Шулай итеп, әниемнең шул сүзләреннән соң, крыжовник куагын урап йөрергә тырыштым мин. Кайвакыт, ерактан күзәткәләп йөрсәм дә, якын килергә теләмәдем.
Көн артыннан көннәр узды, җиләк-җимеш өлгерә башлаган чаклар. Җиләкләр өлгергәч бигрәкләр дә тәмле шул, өлгергәч, ул әче крыжовник та, бик баллылана бит.
Шулай беркөнне, куак тулы кызыктырып утырган, баш бармагы зурлыгындагы эре-эре крыжовникны ашап карыйсы килүем өстенлек алдымы, әкрен генә куаклык янына килдем. Кош, оясында түгел ахрысы, – дип уйладым. Куаклык янына килеп җитүем булды, күрә дә алмый калдым, ялт итеп, кош очып та чыгып китте. Мин сабый бала, кош югында, барыбер мине күрми дип, ояга күз салдым. Ояда, кечкенә генә сандугач йомыркалары ята иде. Миңа әнием ояны туздырма диде, ә мин бит ояны туздырмыйм, бары, йомыркаларны гына тотып карыйм. Тиз генә тотып карыйм да, аннары, китәрмен дип уйладым. Әкрен генә ояга кулымны тыктым. Анда берничә, нәни генә, җып-җылы йомырка ята иде. Алны-артны карап тормадым, тизрәк сандугач кайтканчы дип, куаклык яныннан китү ягын карадым.
Күпмедер вакыт үткәннән соң, әнием миннән сорап куйды:
– Кызым, син сандугач оясына кагылмадыңмы, аны куркытмагансыңдыр бит, балам? Кайчаннан бирле, сандугачыбызның сайравы ишетелми, – дип көрсенеп куйды. Мин, уен белән мавыккан булып, ишетмәмешкә салыштым.
Ә йөрәгем, шул чакта, туктыймы дип торам. Әти-әниемнең өйдә юклыгын чамалап кына тордым да, йөгердем куаклык янына. Йөгереп килдем дә, әкрен генә ояга күз салдым, кош юк, ә йомыркалар ята иде. Кулымны ояга тыктым. Йөрәгем чымырдап куйды! Йомыркалар, боз кебек сап-салкын иде. Җиргә капландым да, чирәмне тырнап, үкси-үкси еладым. Бары, әниемнең әйткән сүзләре генә, яңгырап ишетелгән кебек булды:
«Сандугач оясына кагылырга ярамый, оясын ташлап китәр, ә аны, бәхетсезлек китерә, – дип әйтәләр кызым!»
Бу сүзләр, колагымда бик озак яңгырап торды.
Берничә елдан туган нигезебезне кайгы җилләре кага башлагач, минем җаным өзгәләнде, үземне гаепле тоеп, йөрәгемдә әнкәемнең сүзләре, төер булып утырды…
Бүгенгедәй бит күз алларымда, үзәк өзгеч кайгы килгән көн!
Ул елны, апрель буе көннәр җылы, кояшлы торды. Ай ахырына җирләр кипшергән иде инде…
Таң атып килә, көн яктыруга таба. Төн генә, бик озак узган кебек тоелды. Йөз бөтерелгәнмендер, башта мең төрле уй. Төне буе, әнием өйрәткән догаларны, кат-кат укып яттым. Күрше бүлмәдә әтием дә үзенә урын тапмый бер торды, бер ятты. Йокы кермидер инде, борчыла әти җаным. Ничек борчылмасын, бүген бит апам, иң олы кызы пычак астына керергә тиеш. Йөрәк бит ул, уңышлы гына үтсә иде дип кайгыра әткәем. Әнием апам янында, калада хастаханәдә.
Иртәдән көн болытлы, ямьсез булды. Көндезге аш вакыты узып киткән тур иде. Капкадан керергәме-кермәскәме дип, уңайсызланып кына, авылыбызның хат ташучы кызы күренде. Аның кулында телеграмма иде. Кулына алып укый башлау белән, әтиемнең күзләреннән яшь тамчылары агып төште.
– Әтием, ни булды, ник елыйсың? – дип сорадым мин.
– Кызым, апаң! – диде дә, әтием мине күкрәгенә кысып, үксеп елап җибәрде.
Әтиемнең бөтен гәүдәсе калтырый иде.
Шулай итеп, авылыбызның матур гаиләләренең берсе булып саналган, бәхеттән ташып торган нигезебезгә, башка да сыйдыра алмаслык зур кайгы килде. Әле, егерме яше дә туларга өлгермәгән баласын югалту кайгысы, әти-әниемнең нурлы йөзләренә сары сагыш төсе салды.
Кайгы, ялгыз йөрми, диләр бит. Озак та үтми, баласын югалту кайгысыннан, бер көн дә еламый калмаган әтием, тагын әбием, бер-бер артлы гүр ияләре булып куйды. Ул гынамы соң?! Кайгы җиле, бу нигезне дулый-дулый актара, айкый диярсең.
Бөтен көчен җыеп, эчке кайгыларына тешен кысып, калган балалары хакына түзәргә һәм яшәргә тиешле ананың да гомере кыска була шул…
Яшәү дәверендә кеше башы ниләр генә күрми, кичерми. Ходай Тәгаләнең камчылый-камчылый сынавы шул микән? Әллә инде яратканыма бирермен, яратканымны алырмын дигән сүзләре, барысы да рас килеп, шушы нигезгә кагылды микәнни соң?! Бигрәкләр дә кешелекле, изге күңелле кешеләр иде шул әти-әнием…
Йа Раббым! Теге вакытта әниемнең сүзләрен тыңлаган булсам, бу кайгылар бәлки булмаган булыр иде. Йөрәгемә, зур яра булып, уелып калмас иде бу – “Сандугач оясы”. Үз-үземне тиргәп, йөрәгемне телгәләп, үкенеп яшәмәс идем мин гомерем буена!

Комментарий язарга