Җаны-тәне тулы җыр-моң иде!

Аның хәтта дөньяга килүе дә гади генә булмаган. Сара апа үзе миңа бу хакта 1978 елны болай дип сөйләде: «Мин, тумас борын ук, әнкәйләр белән кунакка барам. Кунаклар ашап-эчеп, шаулашып-гөрләшеп утырганда: «Мин монда!» – дип разбой салам. Халык аптыраша. Бала төрергә әйбер тапмыйлар. Әткәйнең күлмәген салдырып, көлә-көлә: «Әйдә, әтисенең сөекле кызы булсын!» – дип, шуңа төрәләр». 1906 елның 1 ноябрендә була бу. Һәм… мәҗлес барганда дөньяга килгән Бибисара әтисе Гарифның һәм әнисе Бибигайшәнең генә түгел, татар халкының да сөекле кызына әйләнә! Ләкин адәм баласының тормышы халыкка гына бәйле түгел шул. Шактый катлаулы тормыш кичерергә, сөенечләрне дә, көенечләрне дә мул татырга туры килә бу кыз балага!26216

Сара апабызның җыр сәнгатенә юлы махсус уку йортлары аша да үтә, әлбәттә. Ләкин музыка ягыннан да һәм гомумән шәхес буларак та ул иң әүвәл туган халкыннан көч-куәт ала. Ошбу бала гаҗәеп шәхес – Фатиха Аитова үз акчасына бар иткән кызлар мәктәбендә укый. 1906 елда туган Сара апа белән бергә әлеге мәктәп тә гел үсә бара. 1909 елда башлангыч мәктәп буларак ачылса, 1913 елда 6 сыйныфлы мәктәпкә әйләнә, 1916 елда инде 8 сыйныфлы гимназия була, 1918 елда исә икенче баскыч мәктәп итеп үзгәртелә.sad_6

«Әнкәй гарәпчә укый-яза белә иде. Шунлыктан борынгы әдәбиятыбызны, тарихыбызны бик бирелеп укыды, өйрәнде, – кызы Әлфия Айдарская хатирәсеннән бу («Сагыналар сине якын дуслар» дигән истәлекләр китабы). – Культура, сәнгатебезнең борынгы шәрекъ классик үрнәкләрен борынгыча язылышында оригиналдан укып белгәнгә, гыйлем иясе иде. Коръәнне гарәп мәкамнәре белән көйләп яттан укый иде».

Гаиләдә дә шәп тәрбия бирәләр Сара апага. «Әткәйне гел рәхмәтләр әйтеп искә алам, – дип сөйләде ул миңа. – Өйгә китап-журнал ташый иде, без укысын дип («Аң» һәм «Ак юл» журналлары исә үзләре килеп торган. – Р.Ю.). Матур рәсемнәр күреп, Микеланджело, Рафаэльләрне белеп үстек. Граммофон уйнаттык, гармун шыгырдаттык (5-6 яшеннән үк уйный башлый гармунны.– Р.Ю.)». Юкса 11 яшеннән Архангельскига илтеп кибеткә малайлыкка бирелгән гап-гади татар кешесе була бит инде Гариф абый. Әхлак сабаклары да ала әле аңардан Сара апа. «Әткәй әллә каян юксылларны, акчасы беткән тәҗрибәсез шәкертләрне ияртеп кайтыр, аларны ашатып-эчертеп, үз чалбарын киертеп, юлына 5 тәңкә (хәзерге 5 сум гына түгел инде бу. – Р.Ю.) чыгарыр иде».

«Җырчы булып китүем шулай да әнкәйдәндер, – диде Сара апа. – Табигать биргән чын талант бар иде аңарда». Борынгы җырларны белүе дә әнисеннән һәм әбисе Нәгыймәдән инде. Аитова мәктәбендә һәм педагогия техникумында укыганда хорга йөри. Революциягә кадәр, димәк, әле 11 яше дә тулганчы, «Шәрекъ» клубы концертларында катнаша. Театр сәхнәсенә аяк басып карау исә 1921 елны була. Педтехникум үзешчәннәре «Бүз егет»не куялар. Кормаши шул исемдәге шигъри дастан буенча эшләгән бу драманы. 15 яшьлек Бибисара уйнап-җырлап Сәхипҗамал ролен, ягъни төп рольне башкара. Бу хәйрия спектакле халыкны күп җыеп, хәзерге Тинчурин театры бинасында куела. Резонанс зур була. Бибисараны исә шуннан соң Мәскәү консерваториясенең җиңеләйтеп укытыла торган бүлегенә җибәрәләр.
sadykova_ajdarski
Шул 1922 елны Мәскәүгә Газиз Айдарский да килә – Луначарский исемендәге театр институтында укырга дип. Казанда Сәхипҗамал итеп һәм «Таһир-Зөһрә»нең Таһиры итеп күреп, бер-берсенә маңгай күзләре генә түгел, күңел күзләре дә төшеп өлгергән бу ике талант иясе ике елдан кавышалар… Илгиз Мәҗитов менә ни ди: «Сара апа турында уйлау белән аның, беренче чиратта, гаҗәеп моңлы җырчы булуы искә төшә. Шуңа күрәдер дә заманында Казанның иң матур егете – мәшһүр артист Газиз Айдарский өйләнгән бит аңа. Газиз Айдарский артыннан бик шәп бай кызлары йөргән… Сөйкемле Сара апа да үз-үзен тотышы, моңы, нәфис тавышы белән бөтен егетләрне үзенә караткан… («Калфаклы сандугач» китабы.)
SADYKOVA_Sara15
1925 елда Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәммәтов һәм Василий Виноградов «Сания» дигән беренче татар операсын иҗат итәләр. Төп автор Габәши була монда. Фатих Әмирхан болай дип язган: «Сания» операсындагы төп рольне С.Габәши С.Садыйкованың чылтырап аккан чишмәдәй саф тавышын күздә тотып иҗат итә. Яшь җырчы Казан тамашачылары алдында зур сынауны бик уңышлы үтә, сәнгать сөючеләрнең күңелендә истә калырлык гүзәл кыз Сания ролен тудыра». Габәши дә Мәскәүгә җибәргән хатында болай ди: «Үзегезгә мәгълүм, Сания роле, Сара, сиңа багышлап язылды… Шуңа күрә сиңа майның 15е, бик соң булса, 20ләрендә монда булырга кирәк». Ләкин Сара апабыз «Сания»нең беренче куелышларында катнаша алмый шул. Чөнки… кызлары Әлфия дөньяга килгән була! Ләкин премьерада Санияне барыбер дә Гариф белән Бибигайшә кызы уйный: Сара ападан бер яшькә генә кечерәк Разия ул! Әмма сәнгатькә кагылышлы язмалар-хезмәтләрдә Разия апа исеме телгә алынмый диярлек. Шөкер, аның турында сөйләрлек кеше бар әле.

Комментарий язарга