Сәләт Биләр Форумы 6 сменада узачак!

Тимур Сөләйманов: “Безнең төп максат: балалар өчен мөмкинлекләр мохитен булдыру һәм иң көчле остазлар, укытучыларны сәлкешләр белән бергә җыеп, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булдыру”.

Кичә «Сәләт» йортында «Сәләт»нең җәйге форумнарының эшчәнлегенә багышланган пресс-конференция булып узды. Журналистлар һәм әти-әниләр белән очрашуга “Сәләт” фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, “Сәләт” яшьләр үзәгенең директоры Айгөл Абдрахманова, җәйге форумнарның уку-укыту программасы җитәкчесе Элина Насибуллина килде. Җанлы аралашу белән беррәттән, очрашу туры эфир форматында да барды. Форумның инстаграм аккаунтында барлык кешеләр дә үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таба һәм тәкъдимнәрен җиткерә алды.

Оештыручылар белдергәнчә, быел VII Сәләт Биләр Форумы 6 смена форматында узачак. Һәр сменаның үз төсе, тематикасы һәм катнашучылары. Алар түбәндәгеләр:

SOFT BILER FORUM. Форум программасы күз алдында төрле форматтагы белем бирү чараларыннан, профильле лабораторияләр, спорт-күңел ачу, иҗади мәйданчыкларыннан тора. Остаханәләр, танылган экспертлар белән очрашулар белән беррәттән, шулай ук төрле өлкәләрдә уңышка ирешкән яшьләрнең уникаль тәҗрибәсе һәм аларның уңыш тарихлары белән уртаклашу сессияләре планлаштырылган.

ARTS BILER FORUM. Форумның төп максаты итеп сәләтле балаларның, яшьләрнең, остазларның музыка, бию һәм театр сәнгате өлкәсендә иҗади потенциалын ачыклау, ачу, гамәлгә ашыру платформасын булдыру санала.

SELET BILER FORUМ – ел нәтиҗәләре буенча Сәләт оешмасы эшенең кульминацион өлеше. Смена кысаларында Биләр музей-тыюлыгы территориясенең үсеш механизмнары турында фикер алышу, Татарстан Республикасы һәм Рәсәйнең әйдәп баручы экспертлар һәм галимнәрдән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләреннән остаханәләр, шулай ук лабораторияләрнең профессиональ пробалар үткәрелчәк.

IT BILER FORUM. Әлеге смена кысаларында актуаль булган нәтиҗәле мәгълүматны эзләү һәм эшкәртү инструментларына, инновацион продуктлар һәм ясалма интеллектны үстерүгә багышланган профиль остаханәләр, белем бирү мәйданчыклары планлаштырылган.

LEADERS BILER FORUM. Төрле һөнәри өлкәләрдә танылган лидерлар катнашында белем бирү сессияләре һәм остаханәләр планлаштырылган: фән һәм сәнгать, иҗтимагый-сәяси эшчәнлек һәм спорт, мәгариф һәм бизнес.

MEDIA BILER FORUM. Сменада Татарстан Республикасының балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларының лидерлары – яшь журналистлар, блогерлар, практик һәм теоретик профильле белемне үстерүдә кызыксынган яшьләр катнашачак.

Һәрбер сменада Татарстанның барлык районнарыннан, шулай ук Россия Федерациясенең утыздан артык регионыннан катнашучылар җыелачак. Татарстан президенты белән берлектә тормышка ашырылып килгән яңа проект кысаларында төрле илләрдән килгән балалар да сәләт аланнарында катнаша алачак. Аларның форумнарда да катнашу мөмкинлеге бар.

Уку-укыту программасы да бик кызыклы булачак дип ышандыралар оештыручылар. “12-15 мәйданчык эшләячәк һәм һәр көнне 30-40 спикер чыгыш ясар дип көтелә. Балалар өчен кызыклы һәм файдалы булган информацияләр яңа төрле формада күрсәтеләчәк. Зур масштаблы квест үткәреләчәк. Дәрес бирү формасы да үзгә. Мәктәптә укучы өстәл артында утырса, сәләттә исә дәресләр гомумән башка форматта үткәрелә. Панель дискуссияләр, дебатлар, тестлар, квестлар, төрле уеннар. Безнең уку-укыту формалары бик кызыклы”, – дип билгеләп үтте Элина Насибуллина. 

Сәләт Биләр Форумы 21 июннән – 7 августка кадәр эшләп киләчәк. Быел Җәйге аланнарда һәм форумнарда барлыгы 20 меңнән артык кеше катнашачак, – дип белдерде Тимур Сөләйманов. Шулай ук пресс-конференциядә Сәләт Биләр форумының рәсми сайтын да ачып җибәрделәр (biler.selet.biz). Сайтка кереп һәр кеше үзе теләгән форумны сайлап, аның турында мәгълүмат белән таныша, кызыксындырган сорауларга җавап таба ала.

3

Комментарий язарга