Селфи – психик тайпылыш?

Әлбәттә, пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв): «Җир йөзендә тәкәбберләнмәгез», – ди. Селфи ясап интернетка кую игътибарны үзеңә җәлеп итү өчен эшләнә, дидек. Кеше аерылып торырга тели, тәкәбберләнә.

«Селфи» инглизчәдән «үзем», «үземне» дигәнне аңлата. Урысчалатып «себяшка» дип тә йөртәләр. Гади генә итеп әйткәндә, селфи – автопортретның бер төре, кешенең көзге яки монопод, ягъни махсус штатив ярдәмендә үзен фотога төшерүе ул.

Бер яктан караганда, селфи ясаган кеше бернинди хилафлык кылмый кебек. Әмма таяк һәрвакыт ике башлы шул. Даими рәвештә үзен фотога төшереп, шул сурәтне социаль челтәрләргә урнаштыру адәм баласының сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра. Бу хәл селфимания дип атала һәм рәсми төстә психик тайпылыш санала. Төрле белгечләр – табиблар, психологлар, дин әһелләре һ.б. да селфи ясауның адәм баласына тискәре йогынтысын ассызыклый. Әйтик, моннан берничә ел элек Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан Аббясов селфины тәнкыйтьләп чыкты. Хаҗ сәфәренә барган мөселман кардәшләребезнең изге Мәккә җирләре фонында үзләрен фотога төшереп, шул сурәтләрен социаль челтәрләргә урнаштыру белән мавыгуын хаҗ гыйбадәтен төгәл үтәүгә комачаулый, ихласлыкны киметә, дип белдерде ул. Ә инде селфи ясыйм дип төрле бәлагә таручылар саны арткач, Русиянең Эчке эшләр министрлыгы узган ел үзеңне фотога төшерү кагыйдәләре язылган кәгазьләр бастырырга мәҗбүр булды. Экстремаль шартларда – кулга корал тоткан килеш, тимер юлда, бина түбәсендә, күпердә, машина йөртеп барганда үзеңне фотога төшерергә маташу күңелсез тәмамланырга мөмкин. Әмма моңа карап кына селфи ясаучылар саны кимеми. Ни дисәң дә, замана гаджетлары кармагына бер эләктеңме, тиз генә ычкынам димә. Алар өермә кебек үзләренә суыра да ала, чынбарлыктан аерып, өнеңне дә, йокыңны да оныттыра.

«Селфи – Аллаһ Тәгаләнең кисәтүе»

Казанның «Туган Авылым» мәчете имам-хатыйбы Илнар хәзрәт Зиннәтуллин фикере

– Илнар хәзрәт, ислам динендә сурәт ясау тыела. Ләкин бүгенге яшәешне фотодан башка күз алдына китереп булмый. Селфи ярдәмендә һәр адымыбызны халык күз алдына чыгарып икеләтә гөнаһ кылмыйбызмы?

– Ислам диненең принцибы шундый: яшәештә ниндидер тискәре күренеш тарала икән, заманына карап, без аны рөхсәт итә алмыйбыз. Шәригатьтә тыелган эш-гамәлләр кыямәт көненә кадәр шулай калачак. Фотога төшәргә мөмкин, әмма сурәтне табыну максаты белән ясарга ярамый. Элек кешеләр рәсемне болай гына ясамаган бит: аларга йә табынганнар, йә дини тәгълиматтан чыгып эш иткәннәр. Әйтик, элек аллаларның сыннарын ясап, шуларга табынганнар. Фотога төшүебезнең максаты башка. Иң мөһиме – әдәп саклау. Беренчедән, гаурәт капланган булырга тиеш. Әйтик, хатын-кызлар, ирләр тиешенчә киенеп йөрми һәм шул халәттә фотога төшеп, сурәтен социаль челтәргә урнаштыра, дөньяга тарата икән, үзләренә өстәмә гөнаһ алалар. Кеше фотога үзен кимсетә, төрле шикле уйлар тудыра торган кыяфәттә дә төшмәскә тиеш. Икенчедән, интернетка куелган фотосурәтләр күз тиюгә бер сәбәп, сихерчеләргә бозым ясау өчен корал булып тора. Балаларның рәсемнәре белән аеруча сак кылану шарт.

– Кайберәүләр ашаган ризыгын, кигән киемен, юлында очраган эт-мәчене дә, фотога төшереп, интернетка урнаштыра. Бу чирме? Ислам дине моңа ничек карый?

– Бу – кешегә игътибар җирмәү турында сөйли, аның популяр буласы килә. Ә икенче берәүләр шул сурәтләрне карап утыра. Ягъни аларда кеше тормышы белән кызыксыну инстинкты уяна. Монысы да – авыру.

– Монысы гайбәт хөкеменә кермиме соң?

– Башкаларның тормышында казыну – гайбәт сөйләүдән дә зуррак гөнаһ. Аллаһ Тәгалә: «Кешеләрне тикшереп, шымчылык итеп йөрмәгез», – дип кисәтә. Башкаларның фотосурәтләрен караганда да күбебез кимчелек эзли бит.

– Селфи ясыйм, дип бәлагә юлыгучылар бар. Бу кешелек дөньясына җибәрелгән бер кисәтү түгелме икән?

– Түбә, кран, күпер ише биек урыннарга менеп, андый җирдән егылып төшеп үлү – мәгънәсез үлем. Шуңа да тиктомалдан фотога төшереп йөрү хупланылмый. Ә монда кеше үзен харап иткән икән, аның шушы гамәле үзенә кул салу хөкеменә керергә мөмкин. Әлбәттә, бу – кисәтү. Адәм балалары кирәкмәгән эш белән шөгыльләнә башласа, Аллаһ Тәгалә шулар аша зыян җибәрә. Җәмгыятьтә файдалы эш-гамәлләр бихисап, ә без вакытны суга салып, ясалма популярлык ясап йөрибез. Гомумән, ислам дине махсус рәвештә дан-шөһрәткә омтылуны хупламый. Үзеңне мактап, ялган популярлык казану – шайтан гамәле. Алла сакласын, тәкәбберлеккә дә китерергә мөмкин.

– Моның җәзасы да буламы?

– Әлбәттә, пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв): «Җир йөзендә тәкәбберләнмәгез», – ди. Селфи ясап интернетка кую игътибарны үзеңә җәлеп итү өчен эшләнә, дидек. Кеше аерылып торырга тели, тәкәбберләнә. Рәсүлебез: «Йөзенә карап кешеләрне мактамагыз», – ди хәтта. Ә социаль челтәргә рәсем кую мактануга тиң. Бигрәк тә инде кызлар үзләрен төрле яклап төшерергә ярата. Пәйгамбәребез: «Кешенең күңелендә, йөрәгендә бер генә тамчы тәкәбберлек булса да, җәннәткә кермәс», – ди.

– Димәк, бер мәртәбә селфи ясап та күпме гөнаһ кылабыз?

– Әйе. Ләкин аның яхшы ягы да бар. Әйтик, Президент мәчеттә үзен селфига төшеп социаль челтәргә урнаштырса, моңа «илбашы да Аллаһ йортына гыйбадәт кылырга йөри, ә син өйдә утырасың», дигән мәгънә салырга мөмкин.

– Үзегез социаль челтәрләрдә бармы?

– «Фейсбук», «Вконтакте» челтәрләрендә мәчет эшчәнлеге белән таныштырып барырга тырышам.

– Селфи ясап мавыгучыларга нәрсә киңәш итәр идегез?

– Хәзер үзебезнең эш-гамәлләребезгә башкалардан бәя көтәбез. Шул ук социаль челтәрдәге фотоларга да күпме лайк куйганнар, нинди комментарий калдырганнар дип карыйбыз. Ә бит адәм баласының үзен ихтирам итүе, яратуы мөһиме. Шул чагында ялган популярлыкның да кирәге калмый. Вакытның да кадерен белегез. Социаль челтәрдәге аралашу күрешеп сөйләшүне алыштыра алмый. Бер күрешү – бер гомер, ди бит татар халкы.

«Селфидан зыян күрүчеләр бездә дә бар»

закировБалалар республика клиник хастаханәсенең анестезиология һәм реанимация бүлеге мөдире, анестезиолог-реаниматолог Игорь Закиров:

– Төрле бәлагә юлыгып, сәламәтлегенә зыян килгән авыр хәлдәге балалар һәм үсмерләрнең күбесе безнең бүлектә дәвалана. Хәзер инде кешеләрне харап итә торган яңа афәт барлыкка килде, ул – селфи. Селфи ясаганда имгәнгән пациентларыбыз да юк түгел: узган җәйдә Казанда экстремаль шартларда селфи ясыйбыз дип, егет белән кыз күпердән егылып төшеп, югары көчәнешле электр чыбыкларына эләккән. Аларның тәне бик нык пешкән иде. Кызны хәтта Түбән Новгородка пешкән кешеләрне дәвалый торган үзәккә җибәрергә туры килде. Мондый бәлагә тарымас өчен, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау шарт. Беренчедән, баланың, үсмернең селфига мөнәсәбәтен билгеләргә кирәк. Модага ияргән очракта да кеше үз йөзен югалтмаска тиеш. Икенчедән, әти-әниләр ул-кызларына гомер өчен куркыныч урында фотога төшүнең акылсызлык икәнен аңлатырга бурычлы. Өченчедән, бала, үсмер үзен фотога төшерү, шул сурәтне интернетка кую белән артык мавыга икән, аны психолог яки психотерапевтка күрсәтергә киңәш итәм.

«Селфи комплекслардан котылырга ярдәм итә»

Рамил Гарифуллин, психотерапевт, психология фәннәре кандидаты, доцент:

гарифуллин– Селфимания – ул бәйлелек. Бәйлелек исә депрессиягә китерә. Ягъни кеше селфи ясамый торса, күңел төшенкелегенә бирелә, яшәү ямен югалта. Аның өчен селфи кыйммәткә әйләнә. Дөрес, алкоголизм, наркотик матдәләргә бәйлелек белән чагыштырганда, селфимания күпкә куркынычсызрак. Ләкин аның да зыянлы яклары бар. Кеше селфи белән мавыгып китеп, мөһим эшләрен калдыра, үсештән туктый, үзенең иреген чикли, укуында, хезмәт урынында проблемалар башлана, гаиләсенә игътибары кими. Аңа «яраткан эш» белән шөгыльләнергә комачауласалар, ачуы кабара, дорфага әйләнә, тупас сөйләшә, бәхәсләшә. Шул рәвешле үз дөньясына бикләнә.

Селфиның уңай ягы да юк түгел. Һәркем үзенең кимчелекле якларын белә, шуннан кимсенә. Селфи шул җитешсезлекләрдән котылырга булыша. Һәммәбез дә башкаларның фикеренә мохтаҗ бит. Әлбәттә, кеше иллюзия тудырырга тиеш түгел, чынбарлыктан читләшергә ярамый. Юкса, адәм баласының җәмгыятьтән аерылуы ихтимал. Шуңа да чама хисен онытырга ярамый. Ә аның чикләрен билгеләү җиңел. Селфи ясамый башлаганда депрессиягә биреләсез, ачуыгыз чыга, күңелегезне канәгатьсезлек хисе биләп ала, допингка, ягъни селфига тартыласыз икән, димәк, хафаланырлык урын бар. Кичекмәстән тормыш кыйммәтләрен үзгәртергә кирәк. Андый очракта селфига алмашка күңел рәхәтлеге бирә торган башка шөгыль табу зарур.

«Көнгә берничә мәртәбә селфи ясыйм»

Гөлназ Сираева, җырчы

гульназ– Көнгә ике-өч селфи ясап социаль челтәргә урнаштырам. Әлбәттә, коры сурәт кенә куймыйм, фото астына берничә җөмлә белән үз фикеремне, теләк-ниятләремне язам. Моның өчен күп вакыт кирәкми, боларны машинада барганда яки берәрсен көтеп торганда да эшләргә өлгерәм. Йөзем тамашачыга әзме-күпме таныш булгач, көндәлек тормышымның кайбер мизгелләрен халыкка җиткереп тору иҗатымны яратучылар өчен кызыктыр дип уйлыйм. Икенчедән, әлеге гамәл эшемдә дә булыша, үзенә күрә игътибарны җәлеп итү ысулы, ә мактану, үземне күрсәтү түгел. Шуңа да, селфи матур күлмәк киеп, макияж ясатып фотога төшүгә әйләнеп калмасын, ә мәгънәсе дә булсын иде, дигән теләктә калам.

Комментарий язарга