Сенегалдан үрнәк ал: футболдан соң чүп-чарыңны җыештыр!

Сенегал белән Польша командалары арасында футбол буенча матч узганнан соң, игътибар Сенегал командасының җиңүенә түгел, ә шул команданың җанатарларына юнәлде. Юнәлмәслек тә түгел шул! Мәскәүдә узган уеннан соң, алар трибунадагы чүп-чарны капчыкларга тутыра башладылар!

Шундый ук хәлне Япония һәм Колумбия арасындагы матчтан соң күзәтергә туры килде. Япония җанатарлары Саранскидагы ”Мордовия Арена” стадионына килгәндә үк үзләре белән чүп капчыклары алып килгәннәр иде. Һәм иң кызыгы, алар үзләренең чүпләрен генә җыеп калмыйча, Колумбия җанатарлары утырган урыннарны да чүп-чардан арындырды. Әлеге кешеләргә АФӘРИН диясе генә кала!

Чемпионат вакытында төрле илдә чүпне җыю төрлечә башкарыла. Россиядә чүп-чарны аерып җыю буенча программа кабул ителмәсә дә, дөнья чемпионаты вакытында нәкъ тә шул программа буенча чисталык буенча тәртип урнаштырыла. Россия өчен аерып җыю эксперимент буларак кына кертелә. Әлеге экспериментка 2015 елдан бирле әзерләнгәннәр. Моңа кадәр чүпне аерып җыю, хәтта Сочида узган Олимпиада уеннарында да күзәтелмәгән иде.

Чемпионатны оештыручылар әйтүенчә, һәр матчтан соң стадионнардан 6-10 тонна чүп-чар җыела икән. Турнир вакытында бөтен 12 стадионнан, фан зоналардан һәм стадионнан 2 чакрым радиуста чүп-чар җыюда 2 потоклы система кулланалар. Ягъни чүп-чар 2 контейнерга җыела. Яшел этикеткалыга кәгазь, пластиктан ясалган савыт-саба, алюмин банкалар; көрәненә исә башка төрле чүп тутырыла. Чүп-чарны шушы ике төрле контейнерга җыйганнан соң махсус чүп җыю пунктларына илтәләр. Анда әлеге контейнерларны кулдан тагын бер кат сортлыйлар. Мәсәлән, Мәскәүдә җыелган шешәләр Тверь шәһәрендәге махсус эшкәртү заводына китә. Кәгазьдән һәм картоннан ясалганнары макулатура эшкәртү филиалларына озатыла. Чемпионатта чүп-чарны эшкәртү өлкәсендә 5000гә якын кеше хезмәт куя.

Чемпионат беткәч, әлеге контейнерларны башка стадионнарга һәм спорт мәктәпләренә тапшырачаклар. Шулай ук оештыручылар әлеге инфраструктураның бер өлешен 2019 елда Красноярск шәһәрендә узачак Универсиадага җибәрергә дигән фикердә.

Чм

Комментарий язарга