Серле үзгәреш

Без үзгәрешләр заманында яшибез. Рухи кыйммәтләр, кешеләрнең бер-берсенә булган мөнәсәбәте үзгәреш кичерә. Көндәлек тормыш мәшәкатьләрендә адашмас, зарарлы тәэсирләр йогынтысы колына әйләнмәс өчен кешегә рухи яктан үсү мөһим. 

2— Гөлнара, исламга килүең ничегрәк булды? Тормышыңда рухиятнең роле нинди?

— Исламга килүем бала чагыма барып тоташа. Әбиемнән догалар өйрәтүен сорый идем. Сүрәләрне ятлаган чагында аларның гаҗәеп көчен сиздем. Мәктәпне тәмамлап Питерга укырга килгәч, дин белән аңлы рәвештә кызыксына башладым. Яңа дуслар таптым. Бергәләшеп ислам нигезләрен өйрәндек. Гаиләм дә, Аллага шөкер, исламда. Ике балабыз бар. Мөселманнар белән аралашып яшибез. Гаиләнең максаты, минемчә, – балаларны үз-үзләре һәм әйләнә-тирә мохит белән гармониядә яшәргә һәм шул ук вакытта күршеләреңнең рухи кыйммәтләрен хөрмәтләргә өйрәтү. Ислам тормыш сынауларын узарга, аларны дөрес кабул итәргә ярдәм итә.

— Мөселман киемнәре тегә башлау идеясе кайчан барлыкка килде?

— Кечкенә чагымда ук курчакларга һәм үземә матур күлмәкләр уйлап табу белән мавыктым. Чәчәк һәм агач ботакларын җыеп, ботактан – курчак, чәчәк таҗыннан күлмәк ясый идем. Конфетларның ялтыравык, төрле төстәге фантикларын да еш куллана идем.

5Кызыма бер яшь тулгач, үз көчемне иҗатта сынап карарга булдым. Ул заманда мөселман киеме базары гарәп илләреннән китерелгән тауар белән генә чикләнде. Ә алар русия­дә яшәүчеләрнең традицияләрен, заманча тенденцияләрен исәпләми. Мин үзем ул чакларда хиҗап кия идем. Шуңа да сыйфатлы заманча кием дефицитын үз җилкәмдә татыдым.

Болар барысы һәм икътисад фәне буенча алган белемем шәхси бизнес ачып җибәрү – мөселман хатын-кызлары киемен җитештерү идеясенә китерде.  Төрле тегү фабрикалары һәм конструктор бюролары белән элемтә урнаштырылды. Беренче коллекциянең бик тиз сатылып бетүе дөрес юнәлештә баруыбызга дәлил иде. Моннан тыш без төрле креатив конкурслар оештырдык. Алар, үз чиратында, безне яңа идеяләргә канатландырды.

— Эш башлаган чорда нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килде?

6— Офисым да, хезмәткәрләрем дә, шәхси җитештерү цехы да юк иде. Петербургка күченеп килгәч, ачылачак кибеткә урын эзли башладым. Ул урын уңайлы, аренда буенча бәясе дә кулай булуы шарт. Андый урын табылды. Дизайн-студиябез Петербургның нәкъ үзәгендә урнашты. Озакламый җитештерү эше дә сафка басты, үзебезнең дизайнер, конструкторларыбыздан торган коллектив та оешты. Кем безгә чираттагы партияне тегеп бирер, кемнән лекалалар алырбыз дип хәзер борчыласы юк. Эш барышында ниндидер кыенлыклар туа, әлбәттә. Мәсәлән, доллар курсы күтәрелгәннән соң, кулай бәядән сыйфатлы тукыма табу авырлашты. Ләкин олы тәҗрибә һәм ныклы элемтәләр булу сәбәпле, без бу проблемаларны тиз арада хәл итәбез.

Әйтергә кирәк, нәкъ ун ел элек гүзәл затларыбызга «HAYAT» брендының беренче коллекциясе тәкъдим ителгән иде. Шул дәвердән башлап без клиентларны яңа модельләр белән куандырып торабыз. Юбилей уңаеннан италия челтәре, кул белән чигелгән бизәкле тукымалардан бәйрәм чараларына һәм шулай ук көндәлек тормышта кия торган күлмәкләр партиясе чыгарылды.

— Урамда җәй. Һава торышы бик эссе. Җәйге коллекцияне эшләгәндә нинди тукымаларга өстенлек бирәсең?

7— Җәй өчен натураль тукымалардан да яхшысы юк. Андый тукымадан тегелгән киемдә сез эссене сизмәячәксез. Кызганыч ки, бөтен җитештерүчеләр дә моны истә тотмый һәм сатып алучыларга синтетикадан эшләнгән тауарны арзан бәядән тәкъдим итә. Тик мондый киемнәрдә кешенең тәне суламый. Синтетикадан тегелгән күлмәкне эссе көнне киясез икән, бу – организмны кыздыруга туры юл. Нәтиҗәсе аяныч булырга мөмкин. Без, ябык кием теккәнгә күрә, тукыма сайлауга бик җитди якын киләбез. Күпчелек модельләребез  җитен, мамык, вискозадан җитештерелә. Әле күптән түгел йөз процент җитеннән эшләнгән туника һәм күлмәкләр сериясен чыгардык. Алар хәтта сатылып та бетә язды.

— Күлмәкләр – «HAYAT» брендының төп  юнәлеше. Ләкин, белүемчә, син моның белән генә чикләнмәгәнсең.

— Клиентларыбызның ихтыяҗын канәгатьләндерү бик мөһим. Ә алар төрле. Шуңа да бездә casual, спортив һәм классик стильдә башкарылган модельләрне дә очратырга мөмкин. Бәйрәм чараларына кияр өчен тегелгән киемнәр дә бар. Чәчәк рәсеме төшерелгән, җиңел тукымадан эшләнгән күлмәкләр аеруча популяр.  Аларны теләсә кайсы уңайдан кияргә була.

Мөселман су коену киеменә аерым тукталасым килә. Без Русиядә буркини – ябык купальник тегүдә беренчеләрдән булдык. Җитештерүдә югары сыйфатлы тукыма – лайкра кулланыла. Өстәвенә, һәр купальник алучыга уңайлы сумка бүләк итү дә каралган. Быел без аны кояшлы сары төстә башкардык. Буркиниларның чираттагы коллекциясе фирәзә һәм мәрҗән төсләрдә, диңгез белән ассоцияцияләнә.

Кибет киштәләрендәге баш киемнәренең дә нинди генә төре юк: хиҗап астыннан кия торганнары, башлык, палантин, берничә секундта бөркәнә торган бони-трансформерлар. Баш киеме модельләрен гел яңартабыз. Аларны тагы да уңайлы, матур һәм заманча ясарга тырышабыз.

Нәни мөселманнар өчен дә киемнәр тегәбез – «әнинеке кебек» күлмәк сериясе, итәк, сарафан, күлмәк,  баш киемнәре, хәтта буркинилар да.

3— «HAYAT» бренды гаять киң кырлы. Ул мөселманнарның һәм гомумән зәвекълы кием кияргә яратучыларның ихтыяҗын һәрвакыт истә тота. Бу матурлыкны кайдан сатып алырга була соң?

— Бүгенге көндә ике кибетебез бар: Санкт-Петербург һәм Казанда. Шулай ук Русия һәм чит илләрдә кибетләр челтәре эшли. Клиентларыбыз арасында танылган шәхесләрнең булуы безгә җаваплылык өсти, югары планканы тотарга этәргеч бирә.

Мин Татарстанны бик яратам. Монда туганнарым күп. Казанда кибет ачылуга аеруча шатмын. Безнең яңа күлмәкләрне беренчеләрдән булып Татарстан кызларының  күрә алуы сөендерә.  Ассортимент даими тулылана һәм  «HAYAT» модельләренең Казандагы кибеткә тиз арада килеп җитүен тәэмин итәргә тырышабыз.

— Гөлнара, мин сиңа гаилә иминлеге һәм иҗатыңның шаулап чәчәк атуын телим! Аралашуыбызның соңында кызларыбызга теләк-тәкъдимнәреңне ирештерсәң иде.

1— Яшь кызлар мода йогынтысына тиз бирелүчән. Трендта булу, заманча киенүче иптәш кызы яки танылган шәхескә охшарга тырышу күпчелек яшьләрнең стилен билгели дә инде. Гомуми мода тенденцияләре дә кием сайлауга шулай ук йогынты ясамый калмый. Мисал өчен, киң таралган унисекс һәм «ир-ат җилкәсеннән» форматындагы киемнәр аеруча популяр хәзер. Бу шул ук джинсы, иркен футболка, сузыла торган киң свитерлар. Хатын-кызларның гардеробында ир-ат киемнәре күбрәк. Ә бит асылда хатын-кыз киеме булып һәрвакыт күлмәк һәм итәк саналган. Озын күлмәк хәзер дә нәфислек белән ассоцияцияләнә. Аны кию­гә, гүзәл затларыбызның йөреше, хәрәкәте, үз-үзен тотышы үзгәрә, алардан бөтенләй башка энергетика бөркелә. Күлмәк хатын-кызның тышкы кыяфәтен генә түгел, эчке дөньясын да үзгәртә.

Кием сайлауга аңлы рәвештә якын килергә киңәш итәм. Башкалар стилен күчермәскә, үз-үзеңне тыңларга,  буй-сын үзенчәлекләрен, төс-кыяфәтеңне истә тотарга кирәк. Үз стилегезне эзләгез, ләкин шуны онытмагыз: хатын-кыз ир-аттан аерылырга тиеш. Һәм иң төп аермаларның берсе – кием.

www.hayat-line.ru
8-800-234-50-34
hayat_line
vk.com/hayat_line
fb.com/club.hayat

Санкт-Петербург шәһ., Стремянная ур., 3 Б йорт

Казан шәһ., Париж Коммунасы ур., 10/72 йорт, Восточный СҮ, 2 нче кат

Комментарий язарга