Шәһәр – холык, авыл – гадәт

Кайбер галимнәр әдәбиятны авылныкына, шәһәрнекенә бүлеп йөртә. Сүз сәнгатен шул рәвешчә төркемләү узган гасырда бик озак кире кагылып килгән иде. Мин әле дә аны фән өчен шулкадәр кирәкле, мөһим бүленеш түгел, дип саныйм.

рифәӘлбәттә, төшенчәләрне сүз уңаеннан кулланырга мөмкин. Прозаны шул яссылыкта махсус анализлаган мәкаләләр бездә, артык тирәнгә төшмичә, теге яки бу әсәрдә, нигездә, авыл тормышын чагылдыру турында сөйли. Ә бит әдәби берәмлек хакында комплекслы – темасына, тасвир объектына, тормыш материалына, идея эчтәлегенә, образлар системасына, стиленә бәйле фикер йөрткәндә, «авыллыклары» болай да ачыла, тирәннән ачыла.

Язучыларны, әлеге дә баягы әсәрләрендә чагылдырган вакыйга-күренешләргә бәйле авыл һәм шәһәр язучыларына аеру да бар. Илленче елларда авыл тормышындагы традицион кыйммәтләрне күтәреп чыккан прозага мөнәсәбәттә туган һәм алтмышынчы еллар уртасыннан активлашып киткән «Авыл прозасы (әдәбияты)» термины Үзгәртеп кору елларыннан соң әдәбият гыйлемендә яңадан җанланды, бу төр әдәбиятны зур бер юнәлеш рәвешендә чагылдыру башланды. Бу табигый да иде, чөнки рус сүз сәнгатендә милли-мәдәни кыйммәтләргә төкереп караган әсәрләр ишәеп киткән заманда галимнәр  традицион әдәби стильне яшәтү сагына басты һәм укучыда милли-патриотик хисләрне ныгытуны кайгырту эшенә кереште.

Төп вазифасы миллилекнең саклануын кайгырту дип саналган «авыл прозасы» эченә, ниндидер чыгармалар белән, бөтен татар чәчмә әдәбияты сыеп бетә. Кылт итеп башка шул фикер килә: әлегә, Аллага шөкер, татар рухын югалтмаган әдәбиятыбызда, шәһәр тормышын чагылдырганда да, милли мәдәни кыйммәтләр алга сөрелә ләбаса! Тагын да шул ниндидер чыгармалар белән. Бөтен асылы шәһәрнеке икәнлеген сөйләгән әдип – шәһәр тормышын, бигрәк тә Казан яшьләрен белеп тасвирлаган Фатих Әмирхан прозасы күңелгә килә. Аның ХХ гасыр башында татарның аерым бер кыйсьменә рус мәдәниятенең тәэсирен, әкренләп үтеп керүен ачкан «Хәят» повестенда, геройларның традицияләргә мөнәсәбәте ничек кенә булмасын, төп каһарман укучыны үзендә татар кызына хас оялчанлыгын, әдәплелеген, нәзәкәтлелеген саклаганга һәм электән килгән гадәтләр кысасыннан артык чыкмаганга гашыйк итә.

Хезмәте диңгезчелек булган Миргазиян Юнысның әдәбиятыбызда бераз аерымрак торган прозасын искә төшерик. Сугыш чорындагы вакыйгаларны тасвирлыймы ул, ерак илләргә сәяхәтләрен язамы, һичбервакыт татар кешесенең бай эчке дөньясын чагылдырмый калмый, үз иле, әти-әнисе, ерак гасырлар кичеп килгән гореф-гадәтләр турында да уйландыра, туган илне ярату һәм сагыну хисе турында сөйли. «Биектә калу» әсәрендә төрле милләт кешеләре тасвирланса да, истә, беренче чиратта, татар кешеләренең язмышы кала, акылга аның уй-фикерләре сеңә, аларның тәрбиясе һәм гасырлар формалаштырган холкы турында уйланасың, автор тарафыннан икенче халыклар башында торган ил эчендәге татарның тарихи хәтере ныгытыла.

Без әдәбиятны милли умырткага утыртканда да гына саклап калачакбыз. Бүгенге мегаполисларны тасвирлыймы ул, бетеп барган авылда, урманда ялгыз көн кичереп яткан ниндидер карт-карчыкны сурәтлиме – милләтне яшәтү идеясенә хезмәт итәргә тиеш. Телгә балта чабылган елларда бу аеруча мөһимләшә. Халыкара конференцияләрдә милли укыту күптән юкка чыккан җирләрдән галимнәр килә. Төрки телдә сөйләгәнне аңлыйбыз, диюгә карамастан, русча чыгыш ясыйлар, безнең чыгышларын бөтенләй аңламыйлар, чөнки инде милли фән беткән. Кайберәүләрнең, мөстәкыйль иле юк Кавказ халыклары русча гына укыса да, үз телләрен белә, шуларны үрнәк итегез, дигән фикере белән килешмим, чөнки аларда да яшьләрнең тел белүе «аш бүлмәсе»неке дәрәҗәсендә, алар зур әдәбиятта чагылган телдән ерак тора, чөнки инде чын мәгънәсендәге сүз сәнгате «үлгән».

Халыкның тел белүен һәм алга таба яшәячәкме-юкмы икәнлеген әдәбиятының сыйфаты сөйли. Әгәр шушы заманда туган һәм чорның югары сәнгатилек таләпләренә җавап биргән нәфис әдәбияты юк икән, ул халык үлеменә бездән дә якынрак тора. Әлбәттә, горур һәм һавалы кавказлыларның холык сыйфатлары беркая да китмәс, иреккә, әти-әнигә, дингә, хатын-кызга мөнәсәбәтләре дә үзгәрмәс, әмма барыбер дә «телсез» милләт булып калырлар. Диннәрен, милли традицияләрен саклаган, әмма ана телен тәмам оныткан Польша татарлары – шуның бер мисалыдыр.

Ничә миллион халкы булган Төркиядән кайттым. Таныш галимнәрем, тел бетә, дип кайгырышып утыра. Аурупага күченгәннәрнең оныклары инде төрекчә аңламый, әдәби сөйләм корамаланды, чит алынмалар тулды, прозабызның теле ярлыланды, диләр. Алманга өйләнгәннәрнең дә балалары алман языла башлаган, чөнки җирле милләт сыйфатында яшәү җиңелрәк. Бәхәссез, үз иле булган төрекләрнең әдәбияты да, ана теле дә сакланыр. Алай да… Бүгенге үзгәрешләргә битараф калсалар, ул да – вакыт эше генә.

Татар әдәбиятының, нигездә, авылныкы булуы әдипләренең авылдан чыгуына бәйле. Алар шундагы материалны яхшы белә. Икенчедән, шәһәр тормышын чагылдыруга күңел ятмый, кул тартмый. Яшьләрнең шул хактагы әсәрләре сирәк-мирәк күренә. Күпчелек очракта кызыксыз, төссез, тонык, тупаслыкка, дорфалыкка урын күп бирелгән була. Укыйсы килми. Әдипләр авылда гына яшәп калган төп укучы ихтыяҗын да исәпкә ала. Почта айга бер генә килә. Хат ташучы аклана – бу микрорайонда газета-журналларга Сез генә языласыз, ди. Әле бит чын язучы булыр өчен саф ана телендә сөйләшергә дә кирәк. Соңгы вакытта яшь каләм ияләренең рус белән артык катнашмаган Актанышта күбрәк булуы табигый.

Авылда яшәп тә чын зур язучы булырга мөмкинме, дигән сорауны еш бирәләр. Мөмкин. Югары белем алсаң, аралашкан даирәң югары мәдәнияткә, ачык хөр фикергә ия булса, чын мәгънәсендә сәнгатьле иҗат ителгән әдәбияттан һәм сәнгатьнең башка төрләреннән яхшы хәбәрдар һәм табигый талантка да ия икәнсең…  Фоат Садриевны шундыйлардан саныйм. Шул ук вакытта, рухи үсүең өчен, шәһәр белән тыгыз бәйләнештәлегең кирәк. Халыкка танылу – бер нәрсә, сине әдәби һәм гыйльми җәмәгатьчелекнең югары бәяләве – икенче. Фоат абый әнә шуңа да иреште.

Еш кына авыл кешеләреннән дә, анда кайтырга теләүчеләрдән дә анда хәзер аралашырлык кешеләр табу кыенлыгы турында ишетәм. Милли, икътисади проблемалар турында гәп кора алмыйсың, кызыксынган әйберләре башка, диләр. Шулайдыр. Авылдагыларның яшәү рәвеше һәм шартлары шәһәрнекеннән берни белән аерылмаса да, ихтыяҗ башка. Икенчедән, алар теге яки бу фикри хәрәкәтләрдән ерак тора, күпләре хәтта хәбәрсез. Безнең яшьлектә дә шулай иде ул. Без дә «Азатлык»ны Казанга килгәч кенә тыңлый башладык. Без дә студент елларында гына милләт язмышы турында ачынып сөйләшергә керештек. Әле анда да каләм тибрәткән дусларыбыз белән – тар тирәлектә генә.

Авылда торып, аның түбән зәвыклы укучысына йөз тотып язучылар һәм үтә популярлашучылар күбәеп китте. Бу – милләтнең артка китешеннән бер фалдыр. Әдәбиятыбыз да үзенең формалашу чорына чигенә. Теле фәнни эшләнгән кысалардан чыкты, матурлыгын югалтты, урамныкына әверелде. Иң борчыганы: кайберәүләрнең иҗатлары белән әдәбиятыбызга, халыкның культурасына, үзаңына зур зыян салуларын күрүләренә карамастан, кайбер талантлы каләм ияләребез дә, шәхси мәнфәгатьләрен күздә тотып, шундыйларны мактап языштыргалый. Кемдер теге яки бу прозаикның китабын редакцияләшкән, икенче берсе сәхнәгә куярга булышкан, өченчесе…

Авылда яшәүчеләргә проза язу, бер караганда, җиңел дә. Материал аяк астында. Көн саен теге яки бу хәлләр булып тора. Мөхәммәт ага Мәһдиев тә, материал эзләп, гелән Казан-Арча арасын таптады. Ул әнә үзенә якын һәм таныш материалдан татар тормышын башка халыклар да яратырлык итеп тасвирлады. Әдип, кич утырганда гайбәт итеп сөйләгән хәлләр кебек истә калган – теге моны яраткан, бу аңа хыянәт иткән, әмма өченче кешедән бала тапкан, дигән сюжетлар белән истә калырлык әдәбият тудыру юлыннан китмәде. Бүген гавам арасында иҗатлары үтә популяр «авыл ханымнары» прозасы, милли әдәбиятыбызны алга илтүдән битәр, артка сөйри. Кайберәүләр милләтне яшәтәчәк идеяләр белән янмый, теләсә ничек популярлашуны алга куя. Әгәр без иҗатыбызда халыкның иң мөһим һәм иң гүзәл сыйфатларын, шул исәптән теленең һәм уйларының матурлыгын пропагандаламыйбыз, әгәр милләтне үзен, динен һәм телен саклау өчен җанын бирергә хәзерлеген аз гына да күрсәтмибез икән, ул нинди әдәбиятка карарга тиеш? «Авыл прозасы»на бирелгән билгеләмәләр акта кара белән аның милли-дини кыйммәтләрне (ә тел аның иң мөһиме!) алга сөргәнлеген сөйли. Авыл прозасы дигәндә, соңгы вакытта аңа бик хаклы рәвештә, авылда яшәгән кешеләр тормышын тасвирлаудан тыш, Галимҗан Ибраһимов, Гомәр Бәширов, Шәйхи Маннур һәм башка үз-үзләренә таләпчән әдипләребездән килгән сәнгати һәм стиль үзенчәлекләрен дә кертеп карыйлар. Ә моны әле авылда яшәү генә хәл итми. Шәһәрдә торсаң да, зур мәдәният эченә керерлек, аны аңларлык – акылың, шуңа хезмәт итәрлек талантың җитмәскә мөмкин. Шулай да әлегә зур әдәбият татарлыгын тәмам югалтмаган калаларда туа. Русларда шундый бер мәкаль бар: шәһәр – холык, авыл – гадәт. Бик тирән мәгънә салынган монда. Милләтен саклауны алга куйган татар язучысы бигрәк тә, кайда туса да, традицияләрдә тәрбияләнергә, әмма үзфикергә, аерылып торган холыкка ия булырга тиеш. Безне авыл үчтекиләп үстерә, шәһәр зур көрәшләр өчен көтеп ала.

фоат садриев

Фотода: Халыкка танылу – бер нәрсә, сине әдәби һәм гыйльми җәмәгатьчелекнең югары бәяләве – икенче. Фоат Садриев әнә шуңа да иреште.

Төп вазифасы миллилекнең саклануын кайгырту дип саналган «авыл прозасы» эченә, ниндидер чыгармалар белән, бөтен татар чәчмә әдәбияты сыеп бетә.

Татар әдәбиятының, нигездә, авылныкы булуы әдипләренең авылдан чыгуына бәйле. Алар шундагы материалны яхшы белә. Икенчедән, шәһәр тормышын чагылдыруга күңел ятмый, кул тартмый. Яшьләрнең шул хактагы әсәрләре сирәк-мирәк күренә.

 

Комментарий язарга