Шәймиевтән. Ихлас күңелдән.

Казан Кремлендә ТР беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең «Ихлас күңелдән» («От души – для души») китабы тәкъдим ителде.

Китапта «Яңарыш» фонды Попечительләр советы Рәисе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча Махсус илчесе Минтимер Шәймиевнең сайлап алынган чыгышлары һәм интервьюлар урын алган. Бик затлы, калын басма. Басылып чыгу вакыты да 4-7 сентябрь көннәрендә республикабызда Дәүләт Киңәшчесе канаты астында үткән – мәдәниятара диалог буенча Казан форумына нисбәтле. Өч телдә – татар, рус, инглиз телләрендә дөнья күрүе дә бик үтемле. Проект авторы һәм җитәкчесе – Нурсөя Шәйдуллина.

Минтимер Шәймиевнең диннәр арасында, мәдәниятара татулыкны булдыру турындагы үтемле фикерләре һәрвакыт актуаль булып кала. Китапны укып карыйк әле. Менә, мәсәлән, «Комсомольская правда» газетасына биргән интервьюдан (2008, 21 июнь) бер өзек.

«– Минтимер Шәрипович, Сез Сабан туенда нинди ярышларда катнашасыз?

– Сабан туенда югары кимәлдәге яки бөтен кеше дә катнаша алмый торган уен төрләре бар. Мәсәлән, атта чабу яки көрәштә катнашу бөтен кешенең дә кулыннан килми. Кечкенәдән үк күп вакытны спортка багышларга, күнегүләр ясарга, яшьтәшләрең арасыннан аерылып торырга кирәк. Мин балачакта андый була алмадым. Мин иң гади ярышларда гына катнаша идем, яхшы гына йөгерә идем. Капчык киеп сикергәнем дә булды. Ничек кенә ошатсам да, күз бәйләп чүлмәк вату уенында катнашмадым. Нишләп моңа тотынырга кыюлыгым җитмәде икән, дип уйлап куям. Хәзер инде җавабын да табам: мин җиңелүдән курыкканмындыр, мөгаен. Шуңа күрә, аңлы рәвештәме, юкмы – мин җиңеп чыгуыма ышанычым булмаган уеннарга яки гамәлләргә катнашмаганмын. Бу минем – гомерлек кагыйдәм: берәр эшкә тотынсаң, җиңәргә кирәк, җиңәргә көчең җитмәвен тоясың икән, тотынмавың хәерлерәк».

фото: ТИ

фото: ТИ

Яки «Татарстан яшьләре» газетасында чыккан (2007, 1 сентябрь) интервьюны күздән кичерик. «Без күп балалы гаиләдә үстек. Ачлык елмы, нинди генә ел булмасын, урманда нәрсә өлгерә, җыеп кына тора идек. Беркем дә әйтмәгән-өйрәтмәгән, үзеннән үзе аңлашыла торган бер закон бар иде: чикләвекме ул, карлыганмы, кура җиләгеме, бөрлегәнме – башта үзең белән алган савытка, бер бөртек тә кабып карамыйча, әти белән әнигә җыясың. Бала бит, ашыйсы да килә, җиләкне кабарга дип тә алып карыйсың, тик барыбер яңадан кире салып куясың. Ничек кенә булмасын, әүвәл әти-әни өлеше. Аннан соң аны иркенләп, абый-сеңел, башкалар өчен җыясың. Менә шундый гадәт. Шуңа ихтыяр көче җитә иде…»

Китапны тәкъдим итүдә замандашлары бик матур фикерләр ирештерде. ЮНЕСКО белгече, «Россотрудничество» федераль агенты җитәкчесе Элеонора Митрофанова чыгышыннан: «Сезнең тормыш юлыгыз халкыгызга мәхәббәт, аның рухи дөньясын аңлау һәм аның ихтыяҗларына хезмәт итү белән сугарылган, – диде. Рус һәм татар, ислам һәм христиан дине арасында балансны саклау, дөньяда мәдәниара диалог булдыру рецепты шуннан гыйбарәт. Бу китапта, толерантлык, башкаларга хөрмәт, төрле мәдәниятләрне берләштерүдә сүз һәм гамәлнең бербөтен булуы кабат чагылыш тапкан».

Форумда катнашкан чит ил кунаклары, Шәймиевнең «Без булдырабыз!» гыйбарәсен, сайлау алды кампанияләрендә Американың элеккеге президенты Барак Обама да файдалануын искә алды. Дәүләт Киңәшчесе, киң күңеллелек белдереп, елмая гына: мәдәниятара диалог әнә шундый була ул!

9e7dd85a-29e2-49df-877d-fb8cefc8d949

Комментарий язарга