Шаккаттырасы иде

Эт елы узып бара. Чагыштырмача тыныч булды ул. Чиратта – дуңгыз елы. Шүрләтә бераз. Эт эт инде ул, һәрхәлдә, бүре түгел. Хуҗасының тугры дусты, ачуландырган чакта гына усал җан иясе. Ә дуңгыз… Чыннан да, куркыта бераз.

Көнчыгыш календаренә ышанып та куясың бит әле ул. 2016 елда әнә маймылланып алдык. Узган ел әтәчләндек. Үзебез, хөкүмәт, һава торышы… Быел, әйткәнемчә, һава торышы да тотрыклы булды, без дә үзебезне тыныч тоттык (интернетта, Фейсбукта «этләнеп» утыруларны санамаганда), пенсия реформасына да буйсындык, хуҗалар сүзен кабул иттек. Әйе, бар нәрсәне дә берсүзсез кабул итәргә өйрәнеп барабыз бугай.

«Идел» журналы өчен дә, Аллага шөкер, тыныч булды бу ел. Язылучылар саны тотрыклы – укучылар саны да, барысын да шаккаттырып күтәрелеп тә китми, дус булмаганнарны сөендереп, түбән дә тәгәрәми. Әлбәттә, әнә шаккаттыруның шаһиты буласы килә. Күпләр басма матбугатның тиражлары кимүендә интернетны гаепли. Анда гына түгел сәбәп. Барыбыз да күреп-ишетеп торабыз: югары мөнбәрләрдә төп ике нәрсә турында сөйләшәләр – югары технологияләр һәм эшмәкәрлек. Бу юнәлештә, атна саен булмаса да, ай саен конференция-симпозиумнар, семинар-утырышлар узып тора. Ә матбугат буенча, я булмаса, әдәбият-сәнгать үсешен күрсәтә алырдай конференция-семинарлар еш узамы? Узган очракта да анда президентлар, барлык министрлар, башка түрәләр катнашамы? Юк шул. Җитәкчеләр бер хәл, бар бит гадәти тормыш алып баручы гади кешеләр. Аларның да бик азлары гына балаларына татар китаплары, татар газета-журналлары алдыра. Берничә кулның ун бармагы да җитәр иде андыйларны санарга. Ләкин балаларының кулларында яңа смартфоннар да, планшетлар… Инде, һичьюгы, шунда электрон басмалар, китаплар йөкләнсен иде дә бит…

Узган айда гына Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгының бер утырышында катнашырга туры килде. Ведомствоның киләчәккә эш юнәлешләре дә билгеләнде анда. Беләсезме, беренче планда шул ук IT һәм эшмәкәрлек. Инде балалар аңында да эшмәкәрлек культурасы булдыру, аларны да мәктәптән үк сатарга-алырга өйрәтү турында сөйләшәләр. Шунда үзе сүз алып чыгышы ясаган бер адвокат ханымның сүзләре истә калды. «Җәмәгать, без визуаль дөнья корып маташканда, чынбарлыкта ил буенча җинаятьчел төркемнәр аякка баса башлады. Үзәгендә яшьләр тора. Беренчедән, яшь буын тормыш дәрәҗәсе белән канәгать түгел, икенчедән, туксанынчы елларда канлы җинаять кылучылар акрынлап төрмәләрдән чыга башлады. Шул проблемага күбрәк игътибар юнәлтергә кирәкмиме икән?» Уйланырлык реплика. Менә бу инде чыннан да проблема.
Сүз уңаеннан, 2018 елда республикада Яшьләр эшләре буенча аерым ведомство барлыкка килү чыннан да вакыйга булды. Яшь министр, яшь урынбасарлар, яшь команда. Аларга зур бурыч йөкләнгән. Министр Дамир Илдус улы Фәттахов белдергәнчә, бу өлкәдә дә илнең башка төбәкләре безгә карап тора икән: нишләрләр, нинди сәясәт алып барырлар, уңай тәҗрибә булырмы, янәсе. Нишлисең, Татарстан абсолют күп өлкә-юнәлешләрдә лидер санала икән, димәк, яшьләр сәясәте өлкәсендә дә без флагман булырга тиешбездер.

Аерым казанышларга килгәндә, «иделче»ләр, артык өрми-кычкырмый яңа үрләр яулавын дәвам итте. Футбол буенча Русиядә узган дөнья чемпионаты да, Русия Президентын сайлаулар да бездән башка узмады. «Әдәби журналга бу кирәкме соң?» дигән сораулар яңгыраса да, без һәрбер вакыйганың үзәгендә булырга тырыштык (безнең эш журнал бастыру белән генә чикләнмәгәнен, аерым матбугат чарасы буларак теркәлгән сайтыбызны, социаль челтәрләрдәге төркем-аккаунтларны алып баруыбыздан хәбәрдардыр, мөгаен). Моның өчен редакциябез Мактау грамоталарына да, Рәхмәт хатларына да ия булды. Баш мөхәррир урынбасары Гөлүсә Закированың иң дәрәҗәле «Журналистикада исем» номинациясендә җиңү яулавын һәм «Бәллүр каләм»гә ия булуын зур шатлык буларак кабул иттек. Ил күләмендә уздырылган «Многоликая Россия» конкурсында өч җиңүченең берсе булдык. «Милләтара мөнәсәбәтләр» конкурсында да ел саен җиңү яулыйбыз. Рус телендә чыгучы журналыбыз да, яңа мөхәррир Айсылу Хафизова килгәч, бөтенләй башкача – заманча эшләү юнәлешенә өстенлек бирә башлады. «Идел» журналы быел да барлык күрсәткечләр буенча «Ел лидеры» буларак танылды.

Кадерле дуслар! Киләчәккә планнар турында уртаклашып торасым килми. Аерым үзгәрешләрне, яңалыкларны журнал битләрендә үзегез дә күрерсез әле. Шунысы да онытмыйк: 2019 елда «Идел»гә 30 яшь тула! Кеше гомерендә дә 30 яшь ул әле яңа тормыш башлаган чор булып исәпләнә. Тәҗрибә тупланган, дуслар – абүнәчеләребез, иганәчеләребез бар, көч-куәт ташып тора. Димәк, нәрсәдән куркырга да, нәрсәгә борчылырга? Эшләргә дә, эшләргә! Сезнең белән берлектә, сезнең белән тандемда эшләнсен иде бу эшләр!

Киләчәктә дә бергә булыйк, бердәм булыйк!

 

Комментарий язарга