«Шальная» — иң яхшысы

27 нче октябрь “Ак Барс” яшьләр үзәгендә КВН Студентлар лигасының финалы булып узды. Казан шәһәреннән “Казанская прописка”, “Шальная”, “Сборная съемной квартиры” һәм Яр Чаллы шәһәреннән “Нечего терять” командалары катнашты. Аларның чыгышын мәртәбәле жюри әгъзалары бәяләде.

Финал 4  өлештән торды. Беренче өлештә – визиткада – командалар үзләре белән таныштырдылар, икенче өлештә залда утыручы тамашачылар биргән сорауларга оригиналь һәм кызыклы җаваплар бирделәр, өчен өлештә җәмгыятебездә еш очрый торган гыйбрәтле хәлләрне чагылдырган стэмнар күрсәтелде, соңгы өлеш музыкага багышланган иде. Барлык командалар да биремнәрне югары дәрәҗәдә эшләп чыкса да, жюри әгъзасы һәркайсына үз бәясен бирде, һәм, нәтиҗәдә Казан шәһәренең “Шальная” командасы җиңүгә иреште.

квн

Комментарий язарга