«Шамаиль» спектакленнән фоторепортаж

Якшәмбе кичендә театр, рәсем һәм бию сәнгате сөючеләр өчен шатлыклы көн булды. «Московский» мәдәният йортында «Шамаиль» —  биюле импровизацион перформанс  спектекль  күрсәттеләр.

IMG_0015

Әлеге спектакль, авторлар әйтүенә караганда, Россия һәм Татарстанның атказанган рәссамы Владимир Александрович Попов шамаиленең берсенә — «Аллах матурлыкны ярата» дигән мәгънәлесенә нигезләнгән.

IMG_0069

Тамаша режиссёр Туфан Имаметдинов, композитор Эльмир Низамов, артист Нурбәк Батулла белән хореограф Марсель Нуриевнең иҗат төркеменең җимеше.

IMG_0159 IMG_0311

Спектакльнең музыкаль бизәлеше, шиксез, аның иң яхшы ягы иде. Җырчы Мубай (Илдер  Мөбәрәкшин) тавышы белән тамашачыларны «тарнска кертте». IMG_0376 IMG_0426 IMG_0469

Тамашачылар спектаклне төрлечә кабул итте. Кемдер бик ошатты — ә кемдер спектакльне кызык дип тапмады.

Спектакльдән соң узган әңгәмәдә авторлар, бу әсәрне һәр кеше үзенчә аңларгы тиеш. Кем өчендер биюче ул рәссам пумаласы, кем өчендер татар халкы язмышы, кем өчендер рәссамның камиллеккә омтылуы, ләкин Алла дәрәҗәсендә камиллеккә ирешә алмавы турында.

IMG_9829

Калган фотолар безнең ВК социаль челтәр группасында: vk.com/idel_tat

 

 

Комментарий язарга