Бәхет

***
(Сиңа)
Кадерләрен җыям..
Язмышымда
Адымнардан тамган эзләрең.
Сине хәтта уйлар чагымда да
Тик бәхеткә тула күзләрем.

Кулларымны кулга алган чакта
Күзең нуры төшсә йөземә
Учларыңнан күчкән хисләреңнең
Җылылыгын тоям үземдә..

Җанымның бәхетле иреге
Бу якты хисләргә уралу
тынымда бәхетнең кадере
Кайвакыт… куркыта тын алу.

Мең карап туйгысыз күзләрең
елмаю булып көн сүтелә..
Якында сүзләрең…
Сүзләрең!
..һич бирмәмен сине беркемгә.

***
Иң нәни вакытта үчекләп,
Дусларың калдырып китсәләр..
Күз яше онытыла, сүз яше,
Әниең килә бит дисәләр..

Күңелең тулганда кайвакыт,
төнеңне мең уйлар киссәләр.
Сабырлык канатын җәядер,
Әниең белмәсен дисәләр..

Шатлыкка-шатлыклар өстәлсә,
Хыяллар чынарып кисәләр
Бар сулыш бәхеткә таплана,
Әниең мактады дисәләр..

Күкләрдән егылып канатсаң
Җаныңны, мең юллар эзсәләр
Тынычлык табыла, языла
Әниең юатыр дисәләр..

Җан дип җан кубарып урныннан,
Таң сөйрәп килде тик бер хәбәр.
… Нишләрсең, кинәттән беркөнне
Әниең авырый дисәләр.

БӘХЕТ

Илереп елар минутларым кача
Төтеннәрен чәчкән бухур сыман.
Җил сыйпаган саен җир тырнаган
артышлардай
Йөрәк хафиф булган!

Ни елаган, ни елмайган мәлдә
Бәхет кәнарыннан көлеп үтәм
Инсаннарның көзге-күзләрендә
Үз бәхетем чагылып кала микән?

Ярылырдай булып куя җаным
Аның белән дөньям тулган, җитми тыным
Йөрәгемә бәхет фирасәте,
Әни булдым бит мин! Әни булдым!

Комментарий язарга