Мәҗбүрилектән башланган җиңүләр

Шашка дигән спорт төренә елдан ел төрле яшьтәге уенчылар тартыла. Әлеге спорт төренең кайбер нечкәлекләре белән безне Татарстан җыелма командасы уенчысы Рәшит Мирзәлалов таныштырды.

— Минем исемем Мирзәлалов Рәшит Булат улы. Мин Татарстанның көньяк-көнчыгышында Бөгелмә шәһәрендә туганмын.

— Рәшит, син күптәннән шашка уены белән кызыксынасыңмы?

— Икенче сыйныфта безнең мәктәпкә минем булачак тренерым Акҗигитов Радик Боязитович килде, әмма мин беренче вакытта шашкага барырга теләмәдем. Мине ул мәҗбүр итте дисәң дә була, янәсе уен күңелле булачак. Бер айдан соң инде мин шахмат белән дә кызыксына башладым. Менә мин инде 13 елдан артык шашканы ташлый алмыйм. Беренче чиратта, мин тренерыма бик рәхмәтле, чөнки ул миңа бик күп нәрсәне өйрәтте.

— Шашка синең өчен нәрсә ул?

— «Шашка — уен, эчтәлеге буенча — сәнгать, ә уен кыенлыклары буенча — фән» дигән гыйбарә бар. Бу, мөгаен, әлеге сорауга иң дөрес җаваптыр.

— Син шашка уенының перспективасын нидә күрәсең?

— Иң беренче чиратта, шашкалар сине бар нәрсәне алдан исәпләргә һәм күрә белергә өйрәтә. Яшәештә дә бу системаны кулланасың. Бар нәрсәне үлчәп һәм җитди рәвештә хәл итеп эш итәсең.

-Үзеңнең уңышларың белән син канәгатьме?

— Мин үземә бик тәнкыйди карыйм, шуңа күрә мин уңышларымнан канәгать булуым икеле. Чын спортчы бер урында таптанырга тиеш түгел. Татарларда әйтәләр бит әле “АЛГА!” дип, димәк шулай кирәк.

— Җир йөзендә бик күп спорт төрләре бар. Белгәнемчә, син алдан волейбол белән дә кызыксынгансың. Шулай да, ни өчен шашка уенын сайладың?

— Ничек булса да, шулай килеп чыкты, мин хәтта үзем дә аңламый калдым. Мин шашка һәм шахмат белән дә шөгыльләндем. Аннары ниндидер мизгелдә шашка буенча шәһәр турнирында катнашырга туры килде. Көтмәгәндә аны оттым, аннары инде шашка белән генә шөгыльләндем, ә шахмат бөтенләй онытылды. Кайда нәтиҗәләрең бар, шунда тартыласың инде. Ни куаныч, минем разрядым бар. Мин — Россиянең спорт мастеры. Бу нормативны үтәү һәм исемне алу бик авыр булды. Мин 2008 елда КМСны алуга ук, 2013 елда Казанда дөнья кубогы этабында да спорт мастеры булуы максатын куйдым.

— Иң катлаулы матч ничегрәк узды?

— Минем уема беренче нәрсә килде – бу җиңелү, шуның аркасында 13 яшькәчә егетләр арасында Россия беренчелеген дә призерлар өчлегенә кермәдем. Бик үкенечле булды, елаганымны да хәтерлим. Ирешелгәннәрдә тукталып калырга җыенмыйм. Әлбәттә, хәзер дәресләргә вакыт күп түгел, тик мин барыбер атнага берничә партия уйнарга тырышам. Уенны яңа башлаучыларга иренмәскә һәм күп шөгыльләнергә киңәш итәм. Син шашка белән шөгыльләнгәндә, сиңа кызык та булмаска мөмкин, әмма ярышларга баргач кына, китаплар укып күпме вакытыңны бушка үткәрмәвенне аңлыйсың. Шашка ярдәмендә мин күп кенә шәһәрләрне күрә алдым, күп кенә кешеләр белән таныштым, бик күп бүләкләр алдым.

— Күп шәһәрләрдә булдым дисең, ә менә Татарстанда бу уен яхшы үсеш алганмы?

— Татарстанда шашка бик яхшы үсеш алган. Казанда Р. Нәҗметдинов исеменәге балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе бар. Хәзер мин анда шөгыльләнәм һәм кайвакыт ярышларга чыгам. Хәзер без март башында Ярославльдә узачак яшьләр арасында Россия беренчелегенә әзерләнәбез.

1

Комментарий язарга