«Үлеп кыстый сине миңа йөрәк…» (сораштыру)

Әйдәгез, шигърият турында сөйләшәбез. Вакыт узган саен шигърияткә дә, димәк, кеше күңеленә дә таләпләр үзгәрә микән? Күңелгә таләпләр…Хм, сәер яңгырый. Ә шулай да.

 «Идел» журналы сораштырулар үткәрүен дәвам итеп, яшь шагыйрьләр, шигырь сөючеләргә мөрәҗәгать итте.  Сорауларыбыз гади:

1. Пушкин тәрҗемәне «мәгърифәтнең почта атлары» дип атаган. Ә сез Шигъриятне ничек атар идегез?
2. Яраткан шигырегез нинди (кабат-кабат укый торган, яттан белә торган).

Җавапларны укыр алдыннан шуны әйтеп куям: җаваплар шигърияткә тартылуны 10 тапкыр арттыра. 🙂

Эльнар Байназаров яшь шагыйрь:

1. Шигърият — бу галәмгә, галәмне тоя алуыңа соклану, сокланудан туган ниндидер эчке җимерелү, чатнау, тетрәнүдер, һәм берникадәр дәрәҗәдә шигърият ул әфсен, әфсенгә хас көч — тулысы белән аңлашып бетмәгән, һәркемгә дә ачылмаган, сергә тугрылыгын саклый алган — андый көчкә ия булган сүз тезмәләре, авазлар берләшүе — шигырь. Андыена син кадерле кешеңне, истәлегеңне, үз-үзеңне яшерә, тоткарлый, коткара аласың.

2. Яраткан шигырьләр… Алар, бәлки, яратканнарым түгелдер дә, хәтергә уелганнары, баш миемне калтыратканнары. Аларны урамнан ялгызың кайтканда (киләчәктән куркып кайтканда) дога яисә антидога итеп кабатларга мөмкин (мин гадәти (дини) догаларның икесен генә беләм, икесе дә миндә кулланышта, әмма кайсыбер очракларда гадәти догаларга тел барып җитми, алар артык көчле һәм артык югары). Антидога исә Күккә каршылык белдерү теләгеннән әйтелә торган «әфсен».

Догаларым:
Йолдыз Миңнуллинаның — «Без кояшка каршы яссылыкта суынабыз, икебезгә ике вольфрам җебе — ват та, суын агыз» […]

Райнер Мария Рильке — Herr, es ist Zeit, der Sommer war sehr groß, leg deinen Schatten auf den Söhnen Uhren…

Марина Цветаева — В синее небо ширя глаза — так восклицаешь: будет гроза, на проходимца вскинувши бровь — так восклицаешь: будет любовь, сквозь равнодушья серые мхи — так восклицаю: будут стихи!

Антидога исә Иосиф Бродскийның «Одиночество» шигыре. Андагы ике юл — «ты можешь сомневаться в данности произведения искусства, и кстати самого зачатья Мадонной сына Иисуса» — минемчә, күкләрне рәнҗетә ала.

 Физәлия Дәүләтгәрәева язучы:

1.Үземне шагыйрә санамасам да, шигырьләр укырга яратам. Шигърият минем өчен – көндәлек тормыштан аерылып торган икенче бер хыялый чынбарлык.

2.Күңелемә хуш килгән шигырьне уку минем өчен медитациянең бер төре. Халисә Ширмән, Шәмсия Җиһангирова, Фәнис Яруллин, Зөлфәт, Нәфисә Хәбибдиярова иҗатын бик яратам. Халисә Ширмән кебек язар өчен кем булып туарга кирәктер ул, белмим. Шигырьләрен яттан ук белмәсәм дә, бик еш эзләп табып укыйм. Аның һәр дүртьюллыгына поэма эчтәлеге сыйган минемчә:
“ …Үләм, дисең.
Ә менә син
Үлмичә кара яшәп.
Мең газаптан мең терелеп,
Бер гади булып, яшьнәп,
Сызланып кара яшәп…”

7Yn5Ka8gfdE

Гүзәл Галләмова язучы:

Мин шигырь язу остасы түгел, язган әсәрләрем — проза. Язган шигырьләремне халыкка чыгарганым юк. Сценарийлар язганда яки чыгыш ясаганда гына кулланам.

1. Шигъриятне иң матур иҗат төре дип саныйм.

2. Бүгенге көндәге шагыйрәләрдән Гөлүсә Батталова белән Люция Аблеева шигырьләрен яратып укыйм. Газинур Моратның шигырьләрен күптән укыган булсам да, эстетик энергиясе әле дә күңелемдә саклана.

Гөлүсә Батталова шагыйрә:

1.Шигъриятне күңел догасы дип әйтә алам.

2.Сибгат Хәким
Ул дулкыннар
Туган якта, күреним генә үрдән,
Шатлыгыннан арыш ду кубар:
Сөенчегә бүләк өмет итеп,
Кырлар буйлап йөгерер дулкыннар.

Кырлар буйлап йөгерер дулкыннар,
Кара-кучкыл… шундый төс кергән.
Йөгерер алар юлдан кайтып килгән
Атлар, машиналар өстеннән.

Алда авыл, әнкәй торган авыл,
Ветпунктны гына үтсеннәр,
Ул дулкыннар безнең иске зират
Коймасына ятып үксерләр.

Сәлахова Алсу яшь шагыйрә:

1.Шигърият-кешелекнең рухи халәте үлчәве, минемчә. Нинди темалар шагыйрьләр тарафыннан яратылып яктыртылса, шул мәсьәләләрнең безне, укучыларны, күбрәк дулкынландыруын аңлап була.
2.Яраткан шигырьләремнең берсе — Сибгат Хәкимнең «Клиндерләр эзлим, клиндерләр…» әсәре. Минем уемча, ул бала белән ананың мөнәсәбәтләрен тулысынча чагылдыра һәм мәхәббәт турындагы җылы шигырьләрнең иң матур үрнәге булып тора.

kX0PgQ1GuC0

Айгөл Абдрахманова язучы, журналист:
1. Чын шигърият — һәркемнең күңел йозагын ача ала торган ачкычтыр ул.
2. Яраткан шигырьләрем күп. Еш кына күңел халәтенә бәйле барлыкка килә инде ул яраткан шигырьләр. Берсен генә аерып әйтү бик читен.

Зилә Сабитова журналист:

1. Шигърият — сүзләрдән тәкыя үрү ул. Һәр чәчәккә(сүзгә) кагылып, белеп, аларны тоеп үрсәң (язсаң) камил һәм бөтен тәкыя (шигырь) килеп чыга.
2. Яттан белә торганы Ф.Кәримнең «Кыңгараулы яшел гармун»нан өзек. Ә болай еш телемә шигырьләрдән юллар килә, кайчак җавапны шигырь юллары белән кайтарам.

Энҗе Садыйкова язучы, фотограф:

1. Хиснең сүзле рәвеше;
2. Яраткан шагыйрем — Хәсән Туфан. Яраткан шигырем — «Сөйли торган материя». Сонгы куплетын яттан сөйләп йөрим.

Дания Нәгыймуллина шагыйрә:

1.Шигърият — ул минем өчен җан даруы.
2.Кабат-кабат укыла торган шигырь — Г.Тукайның «Туган тел»е. Соңгы вакытта декрет ялында булгач, балама гел шуны сөйлим, көйлим.

Сезне, кадерле укучылар, бу юллар илһамландыргандыр, бәлки. Югарыда әйтеп үтелгән шигырләрьне укыйсыгыз килгәндер. Күңел чишмәләрегез боздан арынып шигърият белән яңадан челтери башлаган икән, яңа хисләр, теләк, омтылышлар тормышыгызга юл яра дигән сүз.

Комментарий язарга